Казанда тагын фаҗига

Казанда тагын фаҗига

тагын бар планетага танылып алды. Бик уңышлы үткән Универсиада шаукымыннан айнырга өлгермәдек, монысы күңелсез танылу булды.

ТАТАРСТАН ТЫНЫЧСЫЗ ТӨБӘК

Шимбә көнне Түбән Камада билгесез кешеләр Түбәнкаманефтехим ширкәтенә дүрт ракета очырган, дигән хәбәр бар. Аларның берсе дүртенче колония биләмәләренә төшкән, калганнары 800 метр очып барган. Шулай ук Алексеевск районында да шартлаткыч табылган диделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада җәмәгать, сәнәгать һәм икътисад корылмаларының иминлеген тәэмин итү чараларын ныгытырга боерык бирде.

Шул ук көннең кичендә Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында ике чиркәүгә ут төрткәннәр. Гыйбадәтханәләрне өлешчә коткарганнар, зыян күрүчеләр юк.

Әйе, республикабызны әледән-әле куркыныч төбәк итәргә маташуны мин гел сизеп торам. Әле күптән түгел ваһһабилар, Хизбут-тахрирчылар, террорчы-экстремистлар белән республикабыз шыплап тулган дип исбатларга тырышканнар иде. Шуңа бу хәбәрләргә ышанып та бетә алмадым. Ничек инде, ракета кадәр ракета очырта алсыннар?! Өстәвенә, рәтле-башлы рәсми белдерүләр, аңлатмалар да булмады. Дөрес, әлеге вакыйгаларның шулай мәгълүмат яссылыгында шартлаткыч «бомба» була алмавында, икенче бер дә сәбәпчедер. «» су асты көймәсе фаҗигасе белән тиңләштерерлек терәндергеч вакыйга – Казан халыкара һава аланында самолет мәтәлде. Пассажирлар да, экипаж да, тулысы белән һәлак булды. Кайберәүләр өстә саналган вакыйгаларны бер чылбырга тезәргә маташса да, хәтта авиаһаләкәттән дә терроризм эзләрен күрергә тырышса да, самолет шартлау вакыйгасында террорчылык баштан ук төп версия булмады. Башлыча, экипажның ялгышы һәм техник җитешсезлек төп сәбәпләр булырга мөмкин дип фаразланды.

КУРКЫНЫЧ МӘХШӘР

Мәскәүдән Казанга очучы «Боинг 737-500» кичке 7 сәгать 25 минутта аэропортка утыра алмый. Утырырга 500 метр калгач, командир самолетның төшәргә әзер түгеллеген хәбәр итә, һәм икенче әйләнешкә күтәрелә… Шуннан самолет вертикаль рәвештә борыны белән җиргә кадала. Көчле шартлау, көчле янгын. Бу мәхшәрдә исән калу ихтималы юк дәрәҗәсендә иде шул. Нәтиҗә бик кызганыч: 44 пассажир һәм 6 кешелек экипаж өчен бу соңгы очыш булды. Мәрхүмнәрнең җәсадларын тану да җиңел булмаячак. Корбаннардан калган калдыкларны ДНК анализы буенча гына тәгаенләргә туры киләчәк. Борттагы эшчәнлекне язып баручы кара тартмалар да начар сакланган. Беренчел анализларга караганда, самолетның тизлеге бик акрын булган. Һәм ул тиешле биеклекне һәм тизлекне җыя алмыйча, җиргә мәтәлгән.

Казада һәлак булганнарның туганнарына 3 млн сум компенсация биреләчәк. Иминият компаниясе ике миллион сум түләсә, Татарстан тагын 1 миллион бирә. Һәлак булган пассажирлар арасында Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр дә бар, диелде. Мәскәү өлкәсе хакимияте әлеге 2 пассажирның туганнарына 500әр мең сум билгеләгән.

БИТАРАФЛАР БАР

Һәлак булган 50 кешенең берсе – Татарстан Президенты улы Ирек Миңнеханов. Мин бу арада моңарчы булмаган кызыксыну белән рәсми хәбәрләрне күзәтәм, анда Татарстан Президентына игътибар итәм. Аның киңәшмәләр үткәрүен, элеккечә күрсәтмәләр бирүен күреп сокланам. Кайбер форумнарда, газиз улы үлгән, ә ул берни булмагандай йөри, дип гайбәт сатучыларга каршы: менә кемнән үрнәк алырга кирәк, дип әйтә алам. Әйе, тимер ихтыярлы, аек карашлы кеше генә илбашы дәрәҗәсенә күтәрелә аладыр. Чөнки Рөстәм Миңнехановка улы бик якын, ул аның газизе, әмма аның өчен аны сайлап куйган башка гражданнар да якын, һәр гомер кадерле булырга тиештер. Нинди халәттә булса да, ул сер бирмәскә, дилбегәне кулында тотарга бурычлы.

Корбаннар арасында ФСБның Татарстан бүлеге башлыгы Александр Антонов та бар. Бизнес-онлайн язганча, Антонов очкычларга бик утырмый торган булган – гел машина яки поездда йөргән, ә ул көнне Түбән Камадагы вакыйгалар сәбәпле, ялын өзеп, ашыгыч рәвештә, Мәскәүдән Казанга очарга мәҗбүр булган.

Фаҗига турында ишетеп, исемлектә якыннары булмаганнар да бу көннәрдә Казан халыкара аэропортына бара. Чәчәкләр илтәләр, кайнар линияләргә шалтыратып үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Халыкны фаҗига берләштерә, дияр идем мин. Бу «Болгария» фаҗигасеннән соң да күренде. Әмма битарафлар да җитәрлек булды шул. Кайберәүләргә фаҗигадән соң, телевидениедәге күңел ачу программаларының алыштырылуы ошап бетмәгән. Андыйлар күп түгелдер, дип өметләнәм. Әмма бар. Моңа җәмгыять, хакимият үзе дә гаепле. Бүгенге ТВ ни тәрбияли?! Бүген һәркемгә минем үз тормышым гына кадерле, читләр кайгысы, минеке түгел, дигән шигарь сеңдерелә. Хәер, бу бүгенге хакимиятнең үзенә дә файдалы, чөнки битарафлар белән идарә итү җиңел. Тик Казандагыдай фаҗигаләр килеп чыкканда, җәмгыятьнең яман чире булып өскә дә калкып чыга ала шул ул.

Һәлак булучылар арасында 2 бала бар. Аның берсенә – 11 яшь. Даша Арташина, туган Казанына әнисе белән очкан. «Россия-2» телеканалы спорт комментаторы Роман Скворцов үзенә тормыш юлдашын – Эллинаны таба. Һәм 10 яшьлек Дашаны да сөеклесе белән бергә Мәскәүгә алып китә. Һәлакәткә 3 көн кала алар никахларының 1 еллыгын бәйрәм итә. Даша Казанны сагынып яши. Дөнья бик кысан, кайгы миңа кагылмый дияргә беркайчан да ярамый. Әлеге гаилә, безнең редакциябезнең иң хөрмәтле хезмәткәре – Фирая апабыз Маликованың якын туганнары. Аллаһы Тәгалә, киткәннәргә оҗмах ачкычларын, ә калганнарга сабырлык бирсен. Якыныңны югалту ачысы бик авыр ул. Аны татып карамаган кеше юк. Мин һәрчак әйтәм: киткәннәргә түгел, калганнарга бик читен.

ТИШЕК ЛӘГӘННӘР СУДА ГЫНА ЙӨЗМИ…

Хәтеремдә «Болгария» вакыйгасы яңара. Менә шул вакытта язылган, исемә төшкән кайбер язмалар: «Буксир кирәк» (2011, №31 (10 август), «Фаҗига өчен җавап бирүче бармы?» (2011, №30 (3 август), «Тишек ләгәнгә утырып йөзәбез илебездә…» (2011, №27 (13 июль).

Язмаларымны кабат укыдым да, күрәзәче була алам икән, дип куйдым. «Буксир кирәк» дигән язмада авиация һәлакәтләрен дә барлаганмын. Хәер, үз авиациясе җитештерүен җимереп, таратып, чит илдән сатып алынган иске калдырчалар көненә калган Русия авиациясен тулаем барлап тормыйча, Казанда 50 кешенең гомерен өзгән самолетның тарихын күзаллыйк.

Казанда шартлаган Boeing 737-500 очкычына – 23 ел. Шушы вакыт эчендә аны төрле илләрдә 7 авиаширкәт кулланган.

Әлеге Boeingның беренче очышы 1990 елның 18 июнендә була. Аннан кулдан-кулга күчә. 2001нче елда Бразилиянең Rio Sul идарәсендә булганда, Boeing 737-500 беренче җитди казага тарый. Бразилиянең Белу-Оризонте һава аланына утырырга җыенганда ул төшү юлына кадәр җиргә тиеп ала, соңыннан юлга каты итеп бәрелә. Очкычта булган барлык 108 кеше дә исән кала, ләкин очкыч үзе зур зыян күрә.

Җитди ремонттан соң аны урта яки түбән дәрәҗәле авиаширкәтләр генә куллана башлый.

2008 елда Болгарстанның Bulgaria Air авиаширкәте куллана башлый. Ярты елдан, 18 декабрьдә, шулай ук лизинг нигезендә ул болгарлардан «Татарстан» авиаширкәтенә күчә.

Татарстан авиаширкәте паркында булганда бу Boeing кабат казага тарый. 2012нче елның 27нче ноябрендә Казаннан Мәскәүгә юнәлгән очкыч һавага күтәрелеп 20 минут узганнан соң өлешчә герметизациясе бозыла. Экипаж кире Казанга кайтырга карар итә. Ул чакта беркем дә зыян күрми.​

ЯЗМЫШМЫ, ӘЛЛӘ СИХРИ БӘЙЛӘНЕШМЕ?

Болгарларда кулланылышта булган вакытта очкычка BULGARIA AIR дип язылган булган. 2011нче елның 10 июлендә Иделдә «Булгария» исемле көймә батып, 122 кешенең гомере өзелде. Boeing фаҗигасе да, «Булгария казасы» да якшәмбе көнне булды.

«Азатлык» радиосы форумнарда әлеге самолет белән бәйле фикерләрне актарган.

Очкыч казасы булуга дүрт ай кала «Татарстан» һава ширкәтенә караган «Боинг»ларның берсендә очкан Лилия исемле юлчы бер форумда: «Бу чираттагы «Булгария», дип язып калдырган. «Очкыч шул хәтле иске, ул кулланыштан чыккан булгандыр», дигән ул һава ширкәтләре турында фикер-мөнәсәбәт белдерүгә багышланган интернет сәхифәдә.

«Җимерелеп төшкән шушы Боинг белән берничә тапкыр очканым бар, ул «Татарстан» очкычлары арасында иң искесе, каралмаганы иде, һавада барганда салондагы әйберләр селкенеп, дерелдәп барды», – дип язган Артур.

«Татарстан» һава юллары ширкәте белән чарасызлыктан гына йөрибез, чөнки аның очу вакытлары бик җайлы. Әмма «Татарстан» очкычларына билет алган саен куркабыз», – дип яза Елена исемле юлчы.

Башка күпсанлы юлчылар очышларның еш кына бер сәбәпсез кичектерелүенә зарлана һәм монда очкычларның җимерелү сәбәпләрен күрә. 17нче августта 350 юлчы Төркиядә ватылып калган очкыч аркасында 12 сәгать көтәргә мәҗбүр булган. Аны алмаштырырга ширкәтнең башка машинасы булмаган. Ватылган җиһазын Домодедово һава аланыннан икенче бер очкыч алып килгән. «Шушы ватылган очкычта барганда без бик каты курыктык. Башка беркайчан да бу ширкәттән билет алмаячакмын һәм башкаларга да киңәш итмим», – дигән бу юлчы. x

Мәсәлән, үткән ел җәйдә, июнь аенда Казаннан Анталиягә ялга барырга теләгән бер кеше сөйләвенчә, юлчыларны очкычка утыртканнан соң, кире чыгарганнар һәм бер тәүлеккә якын вакыт һава аланында көттергәннәр. Бу юлы ширкәт сәбәпләрен ачыктан-ачык аңлатмаган, соңыннан очкычны төзәтергә кирәк булуын әйткән.

Шундыйрак тоткарлану очраклары турында форумнарда Петербургка, Краснодарга һәм башка төбәкләргә барган дистәләрчә юлчылар быел да, 2011-12 елларда да бик күп ачулы фикерләр язып калдырган.

Русия җәмәгать пулаты игълан иткән кайнар линия вакытында «Татарстан» һава юллары ширкәте шикаятьләр саны белән дистәләрчә компанияләр арасында беренче җиделеккә керә.

Инде Казанда очкыч казасы булгач Алия исемле юлчы болай ди: «Булгария» турында сүз дөрес булган. Ничек итеп биналарны тыштан ялтыратып, акчаларны үзләштереп, Универсиадалар үткәреп, кеше гомерләрен куркыныч астына куеп була? Ширкәт җитәкчелегенә төрмә җәзасын бирергә кирәк».

«Татарстан» һава юллары ширкәтенең техник кына түгел, финанс проблемалары турында да күптәннән билгеле. Сентябрь анда очучылар һәм андагы механиклар эш ташлау чарасын үткәргән иде. Форумдагы бер кеше ширкәттәге тәртипсезлек һәм хезмәткәрләрнең хокуклары якланмавына зарлана, җитәкче Әхсән Гиниятуллинны каты тәнкыйтьли. «Татарстан» һава ширкәте очучыларының һөнәр берлеге җитәкчесе Артур Бульхин әле март аенда матбугатка эш хакын тоткарлаулар өч айга җитүен, соңгы өч елда очучыларның яртысы эштән китүен һәм яңа гына укып чыккан белгечләрнең аларга көндәш итеп чакырылуын хәбәр иткән булган.

ЯЗМЫШЫҢ НИЧЕК ЯЗЫЛГАН

«Булгария» фаҗигасеннән соң, елга транспорты көрчеккә терәлгән иде. Узган ел гына, халык көймәләргә курыкмый утыра башлады сыман. Бу фаҗига да «Булгария»дән соң булган шау-шуга охшаш вәзгыять тудырыр. Гаеплеләр эзләнер, ләкин алар табылырмы? Әнә бит «Булгария» эшенә дә нокта куелмый. Судлар да, ул көймәнең чын хуҗаларын эзләми, анда эшләүчеләрне хөкем итә. Әйе, анда турыдан туры эшләүчеләр гаепле. Әмма көймә капитаны ризалашмаса, арендалаучы Светлана Инякина булмаса, икенчеләр табылыр иде. Авиаһәләкаттә дә пилот гаепле булып чыгар, мөгаен. Күп санлы шаһитлар күрсәткәнчә, иске, җимерек самолетны кулланучылар, анда пассажирлар төяүчеләр түгел. 2011нче елда язылган мәкаләләремдәге фикерне кабатлыйм: тишек ләгәннәргә утырып йөзәбез, очабыз. Ил корабы төпкә утырды, буксир көтә. Бу буксир илебезне әшнәлектән, коррупциядән арындырырга тиеш. Ә аннан транспорт хуҗалыгы да торып басар.

Тик хәзергә бар ышаныч Аллаһы Тәгаләдә. Сәфәр чыкмый торып булмый. Язмышың ничек язылган, шулай була. Гомер ноктасын кайда, ничек куеласын беркем белми. Әнә, Татарстан Президенты улы Ирек әле күптән түгел генә өйләнгән француз кәләшен, 8 айлык көмәне бар дип, үзе белән сәфәргә алып чыкмаган. Хатыны, Президентның оныгы исән булсын!

Танылган җырчы Салават Фәтхетдинов та бу бәхетсез рейска соңарган. Музыканты Альфред Якшимбеков белән Казанга поездда кайтты. Гомерең бетмәсә, бетми ул. Аллаһыбыздан үкенечле сәфәрләрдән саклавын сорыйк.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

  Казанда тагын фаҗига, 2.4 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии