- 19.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Барыбызны да борчый бу сорау. Юкса, 1990нчы еллардан соң аякка басып кына килүче икътисадыбызны узган кризис кабат егып салды. «Кризис» сүзенең мәгънәсен белеп, аңлап җиткермәсәләр дә, өлкән яшьтәге әби-бабайлар телендә дә гел шул гына булды. Белмәгәннәр өчен әйтәм, кризис сүзе кытай телендә ике мәгънәгә ия икән: «мөмкинлек» һәм «куркыныч». Димәк, кризис икътисад өчен бер яктан куркыныч тудырса, икенче яктан икътисадны үстерү өчен яңа мөмкинлек булып тора.
АКЧАЛАРНЫ КӨЗЕН САНЫЙЛАР…
Күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында инде җәй уртасыннан бирле быел көздә кризис кабатланачак, дигән мәгълүматлар күренә башлады. Дөрес тынычландыручылар да бар. Русия Икътисади үсеш министры урынбасары Андрей Клепач август ахырында ук кризистан курыкмаска дигән иде. Аның фикеренчә, илдә дә, дөньяда да бу процесс кабатланмаячак. Бары тик 2014 елга кадәр дөньяда, шул исәптән, Русиядә дә икътисади үсеш шактый тукталачак. «Бу, беренче чиратта, АКШ һәм Европа илләренә кагылачак, – дип искәртте ул. – Азия дәүләтләре, шулай ук, Кытай икътисадына да зыяны булмый калмас». Русиянең икътисади хәле исә нефть бәясенә бәйле. Нефть ел ахырына мичкәсе – 108, 2012 елда – 100, 2013 елда – 97, 2014 елда 101 доллар торачак, дип фаразлана.
АМЕРИКА ДЕФОЛТЫНА КЫТАЙ ГАЕПЛЕ?!
Тырышты-тырмашты, әмма Обама, греклар кебек, АКШта дефолт игълан итмәде. Юкса, моннан дөньядагы күп илләр зыян күрер иде. Шул исәптән, Кытай да. Гомумән, Америка икътисадында Кытай дәүләте бик зур роль уйный. Ник дигәндә, кытайлылар американлыларның дәүләт облигацияләрен сатып ала. Әгәр инвесторлар теге яисә бу илгә акчаларын «тыга» икән, димәк, акча килгән илнең икътисады, һичшиксез, үсә дигән сүз! (Кризис сүзенең «мөмкинлек» дигән мәгънәсе АКШ икътисадына туры килә, димәк.) Кытай җитәкчеләре юаньне (Кытай акча берәмлеге – авт.) махсус арзан тотарга тырыша. Шулай иткәндә, без мөкиббән китеп ала торган кием-салым, уенчыклар, көнкүреш техникасы дөнья базарында үтемле товар буларак кабул ителә. Ә юань кыйммәт булып, кытайлылар товарларын үз базарларына гына чыгарсалар, аларда бүгенге икътисади үсеш беркайчан да булмас иде. Акча гел әйләнештә торса гына, файда китерә. Илдә акчага дефицит булу ул ил хәерче дигән сүз түгел. Русиядә исә профицит, ягъни акча бар, казна гел артып тора. Тик медальнең ике яклы булуын истән чыгармаска кирәк. Профицит ил череп баеган дигәнне генә аңлатмый, бу илгә башка дәүләтләр бурычка акча бирми, дигән мәгънәгә дә ия була ала бу сүз. Моннан шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин: Русия өчен кризис – ул һәрвакыт куркыныч мәгънәсендә генә була ала.
«ТУРЫ ӘЙТКӘН…»
«Туры әйткән – туганына ярамас», ди халык. Октябрь башында, Русиянең Финанс министры Алексей Кудрин эшеннән китәргә «карар кылды». Сәбәбе гади, икътисад өлкәсендә бик яхшы белгеч булган А. Кудрин Хөкүмәт җитәкчеләренә акчаны хәрби өлкәгә түгел, ә сәламәтлек, мәгариф, авыл хуҗалыгы юнәлешендә кулланырга тәкъдим иткән. Чөнки хәрбиләргә акчаны нәкъ менә шул өлкәләрдән «каерырга» уйлыйлар. Медведевка Кудринның сүзләре ошамады. Әгәр уйлап карасак, элеккеге финанс министры хаклы, ләбаса! Мылтык көпшәсе суырып утырып булмый бит. Балтадан ботка да пешерә алмыйсың, без әкияттә яшәмибез. Әнә Америка Президенты Обама, тышкы бурычларын киметер өчен, хәрбиләргә акчаны азрак бүлеп бирергә, Гыйрак һәм Әфганстаннан гаскәрләрне чыгарырга, Америка байларына салымнарны арттырырга, дигән карарга килгән. Шуның нәтиҗәсендә, бюджет дефициты 3 триллионга кимиячәк, ди ул. Безнең ил, гадәттәгечә, Америкадан бер гасырга артта өстерәлә. Шуңа күрә, безнекеләр акчаны кирәкмәгән җиргә урнаштырырга җыена да инде.
АКЧАНЫ НИНДИ ВАЛЮТАДА САКЛАРГА?
Очын-очка ялгап яшәүче халыкның башында мондый хәсрәт булмас, билгеле. Әмма кайберәүләрнең «кара көн»гә дип җыйган, яисә башка максат белән тупланган маялары бардыр… Базарга зуррак акча белән чыксам, минем акчаны төрле кесәләргә, сумканың төрле бүлекләренә бүлеп яшерә торган гадәтем бар. Базарда халык күп, кемнең башында нинди уй булганын белмәссең. Шыпырт кына кесәңне чистартып китәргә дә күп сорамаслар! Финанс базарында да, кием-салым базарындагы кебек кагыйдәләр барлыгын истән чыгармау хәерле. Белгечләр тупланган акчаларны бер валютада һәм бер банкта гына сакламаска киңәш итә. Доллар да, евро да еш үзгәрә: бер менә, бер төшә. Ә иң җайлы вариант исә байлыкны алтынга әйләндерү. Ник дигәндә, алтынның бүгенге көндә бәясе гел үсеп тора. Икенче яктан, кыйммәтле металл кәгазь акча түгел, беркайчан да юкка чыкмаячак.
Язма башындагы: «Кризис Русиягә яныймы, әллә юкмы?» – дигән сорауга бүген төгәл генә җавап бирүе кыен. Ник дигәндә, финанс базары иркә кәләш кебек, гел «характерын» үзгәртеп кенә тора. Валюта да, нефть бәясе дә бер вакытта да даими түгелләр. Шунысы гына тәгаен билгеле, кабат «билләрне кысарга» туры килер дигән уй башта бөтерелә башлады инде…
Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии