Батыргалиләр

Батыргалиләр

Бик җиңел, ансат кына фикер йөртүче милләттәшләрнең гамәлләренә, сөйләшүләренә кайвакыт нык гаҗәпләнәм мин. Арада шундыйлары бик күп, исем-фамилиясе татарча булмаса, татарча сөйләшмәсә, урысның да урысы дияр идең. Тик бөтен нәрсәсе татарныкы, татарчалары да бик яхшы. Әлбәттә, үз фикереңне көчләп тага алмыйсың. Һәркем үзенчә фикер йөртергә хаклы, анысы. Монда мәсьәлә аларның урысча уйлап, урысча фикер йөртүләрендә. Почмакта торучы «зомби ящик», ягъни телевизордан Русия пропагандасы нәрсә сеңдерә, нәкъ шуны йөз процент итеп кабул итеп фикер йөртә алар. Алар шул пропаганданың коллары, башкача уйлауны алар белми, белергә теләми һәм иң мөһиме алар башкача фикер йөртерлек хәлдә дә түгелләрдер.

Менә шундыйрак бер милләттәшем бервакыт, мине күрүгә: «Кырым безнеке! Маладис Путин!» – дип ярып салды. «Син шуңа сөендеңме инде? Синең җилкәңә төшәчәк бит, синең кесәңә керәчәкләр», – дигәч, «Әй, син милләтче бит әле. Пенсиям килә, эшләп торам, миңа җитә, сез генә йөрисез болгатып», – дип кул селтәде. Ләкин бераздан кикриге шиңде. Сәбәбе дә бар икән бит. Тегенең үзеннән сорап та тормыйча, хезмәт хакыннан бер меңен Кырымга җибәргәннәр икән. Донецк өчен дә бер меңен тотып калганнар. Бераз бу темага сөйләшмичә йөрде минем белән. Тик беркөнне тагын «сөендерде». «Украинаны бүлгәләп бетерәчәкләр. Австрия, Польша, Венгрия судка биреп, Көнбатыш Украинаны алачаклар. Элек ул аларның җирләре булган икән», – диде. Ә инде мин үз чиратымда: «Луганск, Донецк «референдум» үткәреп, Русиягә кушылгач, андагы 8 миллион халыкны синең кесәдән ашата башласалар? » – дигәч, янә тынды, бер сүз дә әйтә алмады.

Мондый «патриот» милләттәшләребезнең сөйләшүләре, гамәлләре моннан йөз елдан артык булган Русия-Япония сугышында Порт-Артурны японнардан азат итәргә «дабравулец» булып барган татар «патриоты» Батыргали агайны хәтерләтә. Ул да шулай күкрәк киереп: «Япуннарны пыр туздырабыз!» – дип мактанып, батыраеп йөргән. Нәтиҗәдә Русия үзеннән йөзләрчә тапкыр кечерәк булган Япония тарафыннан җиңелде. Әйтергә кирәк, әле бик хурлыклы рәвештә җиңелде. Батыргали агайның да эре йоннарын өтеп, кикриген шиңдереп кайтардылар.

Безнең хәзерге заман Батыргалиләре дә шулай вакыт-вакыт «чәчәк атып», батыраеп алалар. Русия берәр җиргә басып керсә, аларның «патриотизмнары», «ватанпәрвәрлекләре» хәттин аша, иң югары ноктага җитә. Алла сакласын, сугыш, кан кою, үтереш китеп, Русиягә, Татарстанга егетләребез цинк табутларда кайта башласа, янә борын төшеп, кикрикләр шиңә. Кызганыч хәл, бигрәк күп бит безнең татарларда шундый Батыргалиләр! Гаҗәп хәл, халкыбызны изү көчәйгән саен, бу «патриотизм» да арта, ә Батыргалиләр тагын да күбәя бара. Әле күптән түгел генә безнең Батыргалиләр, артистларыбыз, депутатларыбыз Кырымга «десант» булып төшеп, анда концертлар куеп, шау-шу кубарып, бәйрәм итеп кайттылар. Әйдә изсеннәр тугандаш Кырым татарларын! Иң мөһиме: «Кырым безнеке!» Безгә тимиләр бит, рәхәт яшибез, без исән, тагын ни кирәк инде?

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии