Кемнәр соң без? 

Кемнәр соң без? 

Җир йөзендә тереклек кайчан барлыкка килгәне билгесез. Барлык фәнни раслаулар да бары тик юрамалар (гипотеза) гына. Миллион еллар элек нәрсә булганын белү түгел, үзебез яшәгән чорның башында ни булганы да билгесез. Шунысы гына көн кебек ачык: кеше җир йөзендә пәйда булганнан бирле ялгыз гына яши алмаган. Кабиләләргә берләшкән һәм күмәк булып гомер кичергән. Бу сер түгел, күмәк булганда яшәү күп тапкырга уңайлырак. Әмма кешеләр, үзендә матди байлык тоя башласа, башка кешеләрдән үзен өстен күрә башлый һәм башкаларны үзенә кирәк дип тапмый. Кырмыскалар, термитлар, бал кортлары күмәк тормышның беренче баскычында торалар. Бездә, кешеләрдә, мәңге андый оешканлык буласы юк!

Ә бүреләр? Нинди күмәк өер булып яшиләр. Иерархия хөкем сөрә аларда. Иң көчле, иң акыллы бүре өер башында. Ул өерне саклап тота, ауга йөртә (читтән карап тормый, үзе беренче булып йөри). Әлбәттә, калганнар аңа буйсына. Эш буйсынуда гына түгел, әйткәнемчә, башлык, читтән карап, команда гына биреп тормый, үрнәк күрсәтә, калган бүреләрне кимсетми, тәртип саклый. «Нигә безне ерткычлар белән чагыштырасың?» диючеләр дә табылыр. Ә нәрсә, без ерткычлар түгелмени?! Без ерткыч хайваннардан күп тапкырга ерткычрак... Нигә икәнен санап торуның кирәге юктыр, мөгаен! Безгә, кешеләргә, хайваннардан аермалы буларак, «аң» дигән нәрсә бирелгән. Бөтен бәла шул аңда инде. Безнең башларда чиксез фикерләр, ялгыш әйттем, фикер түгел, уйлар йөри... Фикер бик сирәк кешедә була кызганычка каршы! Шул миллиардлаган уй арасыннан дөресен сайлап алып кара! Менә бу вакытта инде хәйләкәр кешеләр эшкә керешә. Алар үзләренә ничек җайлы, шулай итеп, «бу дөрес фикер, дөрес юл», дигән булып, фикерсез массаларны үзләренә кирәк юлдан алып китә.

Дивананы ялагай мактау (лесть) белән урап алсаң, ул үзен даһи итеп хис итә башлый... Үзләренең максатларына ирешү өчен, шуның белән куллана инде хәйләкәрләр.

Без бүген әхлаки яктан авыр чорда яшибез. Чөнки бернинди дә идеология юк, һәр кеше үз-үзенә тапшырылган. Совет чорында, фәкыйрь булса да, идеология бар иде. Ул идеологиянең кимчелекләре дә, яхшы яклары да бар иде, әлбәттә. Инде әйткәнемчә, кешеләрнең уйларын бер бәйләмгә җыеп тоту мөһим. Шуның өчен бит инде күп Аллага ышанып яшәүче мәҗүсиләрне традицион дингә китереп керткәннәр. Дин – кешеләрнең уйларын берләштереп тотучы иң көчле идеология. Әлбәттә, коммунистлар партиясенә ул бик зур көндәш булганга, аны юк итеп, партия дигән яңа «дин» уйлап чыгарганнар. Дин кире кайтты кайтуын, әмма аның әүвәл булган кебек көче юк. Чөнки ул дәүләттән аерым (дин үзенә аерым бер сәясәт хәзер!) Ә дәүләтнең идеология белән шөгыльләнергә вакыты да, теләге дә юк! Уртак фикердә булмаган халык бердәм була алмый, бердәм булмаган халык белән идарә итүе җиңел...

Халыкның зиһенен таркатучы фактор – мәгълүматның кирәгеннән артык күп булуы. Әлеге дә баягы, хәйләкәрләргә бу бик тә кулай нәрсә! Хәзер бит миләрне кайнатыр дәрәҗәдә ул мәгълүмат. Дөреслектән ялганны аралап алу мөмкин түгел. Адәм баласы шундый итеп яратылган: кирәк мәгълүматка караганда кирәкмәгәнен яхшырак башына сеңдерә. Чит фикерләрнең синең өчен уңайлысы һәм уңайсызы бар. Менә шуның уңайлысын сайлый инде кеше. Ә чынбарлыкта еш кына уңайсызы дөрес булып чыга.

«Беркемгә бернәрсә аңлатырга тырышма – кеше барыбер нәрсә ишетергә теләсә шуны гына ишетә», – дигән бөек актер Энтони Хопкинс. 

Илсур МОРТАЗА,

Казан шәһәре

Комментарии