- 19.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №27 (14 июль)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Русия моңарчы күрелмәгән корылыктан интегә. Илнең унбишләп икмәкле төбәгендә, шул исәптән Татарстанда быел уңыш булмаячак. Әле шушы көннәрдә генә Саба, Теләче якларын урап кайттым. Басулар ком чүлен хәтерләтә. Әле анда, әле монда, ниндидер илаһи көч белән генә исән калган бодай, борчак сабаклары күренеп тора. Алары да бик зәгыйфь, комбайн белән керә торган түгел. Башакта бөртеген әйткән дә юк, хәтта терлеккә азык итеп салырлык массасы да шәйләнми.
Дүшәмбедә узган киңәшмәдә Русия премьер-министры Владимир Путин: “Эсселектән акча ясарга маташуга юл куймаячакбыз”, – дип вәгъдә бирде. Ләкин күпләр инде акча эшләргә кереште. Шул ук Сабада сөйләп тордылар – печәнне хәзер Мари Иленнән алып килеп саталар икән. Түкләнгән печәннең бер зур рулоны 1800 сумга кадәр җитә, ди. Узган ел 400 сумга сатып алган булганнар, анда да күпсенгәннәр. Ә хәзер 1800 тәңкәгә дә риза халык. Сыер белән ач тору турында килешү төзеп булмый шул… Тау ягы районнарының берсендә 20 килограммлы печән түген 50 сумга сатуларын сөйләделәр. “Чалгы тотып болынга төшсәң, бер чабып алуда күпме акча янга калдырыр идең дә бит, чалгы белән керерлек болыннар да юк, бөтен җирне кояш көйдергән”, – дип уфтанып сөйләде бер абзый. Басуда печән җыю җайланмалары бер түкне оештырып чыгар өчен сәгатьләр буе йөри – масса юк, үләннәр зәгыйфь…
Республиканың төрле төбәкләреннән мал-туарны күпләп сую турында хәбәрләр килә. Хәзердән үк, азмы-күпме симергән чорда иткә җибәрү ягын карый халык.
Русиядә әлегә иген уңышына әллә ни пессимистик фаразлар бирмиләр. Елдагыдан 10 миллион тоннага гына кимрәк булыр диләр. Ләкин белгечләр үзара сөйләшүдә рәсми саннарның чынбарлыкка туры килмәвен әйтә. Оптимистик фараз иген базарындагы бәяләрне тотып тору өчен кирәк. Ә икмәк соңгы елларда бик нык очсыз бәядән йөрде. Ул игенченең хезмәтен дә капларлык дәрәҗәдә түгел иде. Дәүләт хәзер дә игеннең бәясен авызлыклап тору яклы. Узган атнада Татарстанга килеп, Русия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Виктор Зубков: “Илдә иген җитәрлек, әле читкә сатарга да була, елдагыча 20 миллион тоннаны дөнья базарына чыгарачакбыз”, – дип вәгъдә итте. Шул ук вакытта һәр елны рекордлы уңышка ирешкән Татарстанда бүген бөртекләр алтын бәясендә. Элеватор-амбарлар прокуратура контроленә алынды. Бер генә килограмм икмәкне читкә саткан өчен дә икмәк саклау пунктлары җитәкчеләре эшеннән алынырга мөмкин. Моны Президент Рөстәм Миңнеханов кат-кат ассызыклап әйтте. Ягъни никадәр запаслы безнең республикада да хәлләр бик киеренке. Быел Татарстан 1 миллион тонна бөртек җыеп алса, яхшы булачак. Тик белгечләр анысы да оптимизмның югары ноктасы, ди. Республикага көзге чәчүне үткәреп, кыш чыгып язга керү өчен өстәмә 1 миллион тонна ашлык кирәк. Бу атнада Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр Владимир Путиннан әлеге күләмдәге игенне Русия интервенцион фондыннан бирүне үтенде – анда бәяләр очсызрак.
Инде мондый эссе җәйнең киләчәктә нинди нәтиҗәләргә китерәчәген фаразлап карыйк. Кышка һәм язга иген бәясе шактый күтәреләчәк. Бу, беренче чиратта, терлекчелеккә фураж кирәк булу белән аңлатыла. Киштәләрдәге ипи кыйммәтләнү икеле – он хакы анда барлык бәянең нибары 9 процентын гына алып тора. Шуңа күрә борчылырлык урын юк. Он, көрпә, ярма, шикәр кебек продуктлар исә нык кыйммәтләнәчәк. Һәм биредә төп сәбәп юклык түгел, ә безнең халыкның психологиясе. Хәзер үк кешеләр кырып-себереп әлеге продуктларны капчык-капчык алып куя башлаган. Әлбәттә инде, алыпсатарлар халыкның паникасында кул уйната. Һәм моның белән берни эшләтеп тә булмый. Бер яктан, ачлык афәтен буыннан-буынга сөйләп тәрбияләнгән халык, икенче яктан кеше бәласендә баерга күнеккән затлар…
Терлекчелек тармагында хәлләр мөшкелрәк. Республика җитәкчелеге мал башын саклап калу бурычын куйса да, сыерны тал яфрагы белән кыш чыгарып булмаячагы аңлашыла. Шуңа бу кыштан республика терлекләр санын нык киметеп чыгачак. Әлеге хәл ит бәясенә дә йогынты ясаячак, сөт тә азая. Дәүләт Советының соңгы утырышында депутат, “Эдельвейс-групп” башлыгы Илшат Хәйруллин да моңа борчуын белдерде. “Республика игенчелектән 11 миллиард сум акча югалтачак, терлекчелекне онытмагыз, анда да зур ярдәм кирәк, югалтулар артык зур булырга мөмкин”, – дип, ул тармакка ярдәм юлын эзләргә өндәде. Данлыклы мегафермалары белән танылган авыл хуҗалыгы ширкәте вәкиле шулай дип белдергәндә, шәхси хуҗалыкларга нишлисе?!
Бүгенге хәлне Марат Әхмәтов та 21нче ел белән чагыштыра. Танышларымнан да ул чагыштыруны еш ишетәм. Куркыныч булып китә. Шул ук ачлык елында илдә иген ишелеп яткан бит, Идел буена гына ярдәм күрсәтмәгәннәр, халык кырылганны тыныч кына күзәткәннәр. Аллам сакласын, быел алай кырылу булмас та. Тик менә болай да хәерчелек чигендә яшәүче авыл халкына ярдәм кулы сузарлар микән? Кыш чыкмый торып бу сорауга җавап бирүе авыррак…
Сәйдулла КУТУШЕВ
Комментарии