Турыдан-туры элемтә һәм Русиядә булган чынбарлык…

Турыдан-туры элемтә һәм Русиядә булган чынбарлык…

Менә тагын В.В.Путин катнашындагы чираттагы шоуны уздырып җибәрдек. Иренмәдем, 4 сәгать тә 20 минут барган тапшыруны башыннан ахырына кадәр карап утырдым. Үземә нәтиҗә ясар өчен. Ә нәтиҗә бер дә куанырлык түгел шул. Шул ук сораулар, шул ук җаваплар… Бу тамаша 2002нче елдан бирле, ягъни 16 ел дәвам итә. Бу вакыт эчендә ниндидер нәтиҗә чыгарып, системаны бераз гына булса да үзгәртергә була иде бит. Мәсәлән, министрларга, губернаторларга төгәл күрсәтмә биреп, эшләнгән эшнең нәтиҗәсен сорарга, һәм каты итеп. Елга бер тапкыр түгел, ә атна саен. Бу тапшыруны караганда алар өчен мин оялып утырдым. Путинның сорауларына берсе дә кыска гына, төгәл генә җавап бирә алмады. Чөнки алар чынбарлыкны белми. Дөресрәге, алар аны белә, ләкин берсе дә ул проблемаларны чишәргә атлыгып тормый. Нәрсәгә ул аларга? Турыдан-туры элемтә елга бер була, әле анда да Путинга чыга алалармы, юкмы? Мәсәлән, Татарстаннан бер генә сорау да яңгырамады. Нәрсә, әллә бездә проблемалар юкмы? Бу тапшыру тәмамлангач, «Время покажет» дигән шоу булды. Анда искитәрлек сүзләр яңгырады. Район главаларына актив хәбәрчеләрне, «күп белүчеләрне» җыеп сөйләшергә, кисәтергә дигән күрсәтмә бирелгән булган. Һәм шулай эшләнгән дә. Вәт сезгә демократия, җәмәгать! Вице-премьерларның, министр, губернаторларның кәгазьдән карап монолог укулары бу тапшыруларны алып баручы журналистларның да ачуларын чыгарды. Алар тегеләрне сөйләтеп тә бетермичә, кисәк туктатырга мәҗбүр булдылар. Мескеннәрнең төсләре качкан, куллары калтырый, астына җибәргән бала хәлендә калдылар бит. Адәм көлкесе, мондый тапшыруларны елга бер түгел, ә айга бер үткәрсәләр, алар бераз гына селкенерләр иде. Әнә бит хөкүмәт шушы тапшыру вакытында, ике сәгать эчендә, импортка чыга торган нефть эшләнмәләренә акцизны арттыру буенча карар кабул иткән. Ә монда телгә алынган банк хезмәткәрләре 2-3 сәгать арасында үз клиентларын табып, процент ставкаларын киметү турында килешүләр төзи башлаганнар. Бу сюжетларны зур итеп, телевизордан күрсәтергә тотындылар. Закон бозып, өстәмә табыш алып ятканнар. Нәрсә, боларга Путинның күрсәтмәсе генә кирәк булганмы? Безнең илдә закон буенча түгел, ә «по понятиям» яшиләр шул. Имеш, дизель ягулыгы белән бензинны ил эчендә сатудан файда юк икән. Халык байлыгын, ил байлыгын тартып алдылар да, теләсә ничек манипуляция ясап яталар. Чөнки законнарны, карарларны алар үзләре чыгара. Путин әйтә: «Бу – бизнес. Алар законны бозмыйлар», – ди. Нәрсә, ул законнар Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгәнме әллә? Ә менә Коръәни Кәримдә язылган законнар үтәлми, чөнки олигархларның байлыктан күзләре тонган. Мәңге яшәрбез дип уйлыйлар мәллә? Аларга да шул ике метр җир булачак.

Узган елгы тапшыруда ягулык бәяләренең 32-34 сум булуы зур тавыш куптарган иде. Ә быел инде 43-45 сум турында сүз барды. Бер ел эчендә нәрсә үзгәрде? Котырып бәяләр күтәрелде, ә хезмәт хаклары артмады. Пенсионерларга кемгә 200 сум, кемгә 500 сум индексация ясап, авызларын томаладылар. Әйләнәбез дә шул ук тырмага басабыз. Ләкин ул тырманың сабы аларныкына түгел, безнең башка шапылдата. Без әле һаман да чоңгылның төбенә төшеп җитә алганыбыз юк. Алга таба яхшы булыр, икътисад чокырының төбенә төшеп, кисәк өскә атылырбыз дигән ышаныч та юк. Кая гына карасаң да ил эчендәге «бардак»ны күреп, йөрәк әрни.

Әле почта эшчәнлеге турында бер-ике сүз язмакчы идем. Мәсәлән, «Безнең гәҗит» чәршәмбе көнне басылып чыга. Шәһәр киоскларында ул иртәнге 9дан сатыла башлый. Ә менә абунәчеләргә вакытында таратылмый. Икенче көнне, хәтта өченче көнне генә дә килергә мөмкин. Бу бит Казанда! Почтадан безнең йортка кадәр 15 минутлык юл. Сугыш вакытында партизаннарга да көне белән почта килә торган булган. Самолетлар белән ташыганнар. Менә кайда булган ул тәртип. «Турыдан-туры элемтә» тапшыруын карап бетергәч, почта әрҗәсен карарга төшеп киттем. Ниһаять, гәҗит килгән! «Безнең гәҗит» чыкканның икенче көнендә, кичке сәгать алтыда! Бу турыда узган елны почта җитәкчелеге белән сөйләшкәч, бераз тәртип салынган кебек иде. Быел тагын шул элеккеге хәленә кайтты. Почтальоннар юк, имеш. Юктыр шул, 8-10 меңгә кем селкенеп йөрсен?!

«Безнең гәҗит»не алып кереп, икенче битен ачып җибәрсәм, анда баш мөхәррир Илфат Фәйзрахмановның: «Мин исерек түгел, ә ил» дигән мәкаләсен күреп, шаклар каттым. Шаккатарсың да шул анда язылган хәлләрне укып чыксаң. Мөселман кешесенә, уразалар тотып, намазларга йөрүче иманлы кешегә шундый гаеп ташлаганнар. Бу, әлбәттә, сәяси заказга охшаган. Һәрхәлдә, хата белән эшләнгәндер дип уйларга урын юк. Ничә еллар телевидениедә эшләп, 15 ел «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире булган кешене «Эфир» каналында эшләүчеләр танымаганнар дисезме? Ничек кенә әле! Чөнки аны Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, башка регионныкылар да белә. Шәхсән мин аны үзем 15 ел беләм, якыннан 3 ел аралашам һәм аның иманлы чын мөселман булуына тамчы да шигем юк. Башка сыймаслык хәл бит, ифтардан чыгып, тәравих намазына дип барган кеше турында ничек исерек дип әйтеп була? «Эфир» каналын мин гомумән дә карамыйм, ләкин сирәк-мирәк кенә күз салгалаган бар. Андагы сюжетларны махсус күрсәтәләр дип уйлыйм мин. Болай да глобаль стресстан башы каткан халыкны миңгерәтеп, төрле уйлар уйламасын өчен эшләнә бу. «Эфир» каналы – яла ягучы, чынлыкта булмаган хәлләрне күрсәтеп, ялган юлына баскан канал ул. Минем татар халкына мөрәҗәгатем бар: «Җәмәгать! Карамагыз шул каналны! Барлык татар халкы исеменнән бойкот игълан итик!» Сатлык журналистларга да сүзем бар: «Сез, оятсыз бәндәләр, коллегагызны шундый уңайсыз хәлгә калдырдыгыз. Сенсация артыннан куып, намусыгызга (әгәр ул булса) тап төшердегез. Мөселманнар телендә бу – имансызлык, халык телендә кабахәтлек дип атала. Үз әшәкелегегезнең үзегезгә үк әйләнеп кайтырга мөмкин булуын онытмагыз. Чөнки күңел, йөрәк рәнҗеше җирдә ятмый ул».

Илфат әфәндегә киңәшем: бу хәлне болай гына калдырмаска. Бу хәлгә катнашы булган журналистларны судка бирергә кирәк, башкаларга сабак булсын өчен. Үзеңнең күңелеңне тынычландыру өчен. Әхлакый зыянны да түләттерергә! Шунсыз булмый. Аллаһының каргышы төшкән бу илдә башкача эшләргә мөмкин дә түгел.

Бу язмада телгә алынган хәлләр озын вертикаль чылбырның бер өлеше генә бит. Алда безне ниләр көтә? Кайчан да булса губернаторлар, министрлар, эш рәте белмәгән главалар, сатлык журналистлар үзләренә тиешле бәяне алырлар микән? Не факт. Бу махсус оештырылган провокацияне баш мөхәрриргә түгел, гомумән татар халкына мәкерле һөҗүм дип танырга кирәк. Чөнки «Безнең гәҗит» тиражы буенча татарча чыга торган газета-журналлар арасында ныклы өченче урынны алып тора.

Илфат әфәнде, без сезнең белән! Кирәк булса, сезне яклап йөзәрләгән, меңәрләгән имза җыеп бирербез. Эшләрегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, сәламәтлек теләп,

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: газетабызда саллы язмалары белән чыгыш ясаучы авторыбызның борчулы уйлары белән килешәбез. Ләкин «Эфир» телеканалында минем авторитетыма кагылган сюжет күрсәтелүе буенча телекомпания җитәкчелеге белән җитди сөйләшү булды. Гафу үтенделәр. Ләкин эфир аша гафу үтенүне кирәк санамадым. Инде ул вакыйга үткән, онытылган, кабат искә төшереп торасым килмәде. Бу очрак журналистика белән шөгыльләнүчеләр өчен бер сабак булсын иде. Журналистның эше гаять катлаулы һәм җаваплы: ул яла да яга, низаг та чыгара, хәтта сугышларга сәбәпче дә була, аны туктата да ала. Мин яла яккан журналистларны гафу иттем (изге Рамазан айлары да бит әле), чөнки миңа нәҗес ябышмый. Ә кемдер ышанган, хәтта сөенгән икән, бу аның проблемасы. Журналист белән журналистның судлашып йөрүен дә кабул итә алмыйм. Шуңа күрә бу гамәлгә бәям начар булса да, бар да үткәндә калды. Хәзер инде әлеге очрак үзем өчен дә, дусларым өчен дә исебезгә төшерә торган көлкеле бер вакыйга гына булып калды. Борчылу белдергән укучыларыбызга рәхмәт белдерәм.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии