- 19.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №15 (20 апрель)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Шимбә көнне Казанның Кремль урамында берьюлы ике җыен үтте. Пикет, дип тә, митинг, дип тә атарга мөмкин. Һәрхәлдә, плакатлар күтәргән йөзләгән кеше чыгып, таләпләр куеп, рәхәтләнеп «пар чыгарды». Ике җыен арасы 200 метр чамасы гына. Беренче төркем – Республиканың Мәгариф министрлыгы каршына тупланганы – Татарстанда рус теле кысыла, кыерсытыла, рус теленә көн юк, дип шәрран яра. Икенче төркем – Муса Җәлил һәйкәле янындагысы – ана телебезне, республика кануннарын хөрмәт итәргә чакыра, татар мәктәпләрен япмауны үтенә.
Татарстанда русларны кыерсыталар, телне кысалар, дип йөрүче кешеләр күптән бар. Аерым алганда, рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе Александр Салагаев бу теманы әледән-әле күтәреп чыгып, тынычлыкны болгатып алырга ярата. Бу юлы да рус җәмгыяте вәкилләре, Мәскәүгә һәртөрле мөрәҗәгатьләр әзерләп, республика мәктәпләрендә татар телен өйрәтүне тыйдырмакчы, татар теле сәгатьләрен тулысынча рус теле һәм әдәбияты белән алыштыртмакчы. Дөрес, әлеге таләп милләте буенча рус булган балаларга гына кагылырга тиеш, татар балалары үз ана телләрен өйрәнсен, диләр. Шул ук вакытта Мәгариф министрлыгы Русия күләмендә кабул ителгән стандартлар буенча эш итүен искәртеп, ике дәүләт телле республикада ике телне дә тигез күреп, тигез мөмкинлекләр тудырып эшләүләрен кат-кат белдерде. Тик рус җәмгыяте вәкилләре моны ишетергә дә теләми бугай.
Дөресен әйткәндә, алар ишетмәячәк тә. Чөнки бүген мәсьәләне сәяси яссылыкка күчереп, кемдер үзенә «очко»лар тупларга, республикадагы милләтара тынычлыкны бутарга җыена шикелле. Гәрчә, тел проблемасы татарлар өчен дә актуаль бит. Шөкер, ана телебезне яклап митингка чыккан милләттәшләребезнең рус җәмгыяте вәкилләре белән бәхәскә кермәскә, провокацияләргә бирелмәскә башлары җиткән. Юкса, Мәгариф министрлыгы каршына чыгучыларның кулларында татарларны кимсетердәй шигарьләр шактый иде.
Рус җәмгыяте вәкилләре балаларының белемсез, надан калуыннан курка. Бик табигый нәрсә. Ләкин татар кешесе үзенең надан калуыннан курыкмыймы? Бер интернет-сайттагы форумда, әлеге митинглар тирәсендә бәхәс чыккач, берәү: «Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел…» дигән данлыклы шигырь юлларын искә төшергән. Һәм бик хаклы шәрехләү. Яшь буынның, гомумән, белеме чамалы бит. Интернетта язганда нинди генә хаталар китми! Һәм әлеге хаталар яшь кешенең Татарстанда яшәвенә бәйле түгел. Чеп-чи рус төбәкләрендә дә белем юк, яңа буын хатасыз яза белми, китап укымый, аралашканда дөрес җөмлә төзи алмый. Бөтен телләре интернеттагы «превед, медвед»ка кайтып кала, «до свидания» дип әйтәсе урынга «лан, че» дип саубуллашалар… Рус теле мәсьәләсе турында, аның югалуы хакында Русия күләмендә чаң сугалар бит. Һәм проблема биредә Татарстаннан башланмый, җәмәгать. Бу нисбәттән татар халкы, татар теле дә руслар белән бер үк төрле хәлдә. Белем бирү системасын тамырдан үзгәртәсе, ана телен, русмы ул, татармы, мордвамы – һәркайсын саклап калу юлын эзлисе дә бит… Бергәләшеп уйлаганда, чишелешне табып булыр иде. Ләкин бездә алай түгел. Бездә тозлы-борычлы плакат күтәреп мәйданга чыгасы, «кыерсыталар», «кимсетәләр» дип кычкырасы. Рус җәмгыяте чыккач, татарлар, әлбәттә, читтә кала алмый. Кайбер мәгълүматларга караганда, соңгы өч елда Татарстанда 176 мәктәп ябылган, һәм алар барысы да тулысы белән татарча белем бирү йортлары булган. Шуңа күрә, татар активистларының Мәгариф министрлыгына ябырылу өчен хакы рус активистларыныкыннан да күбрәк төсле. Тик без тыйнаграк шул…
Митинг – шәп урын инде ул. Кычкырасың, «пар чыгарасың», кемдер шундый юл белән зур сәясәтче булып китәргә хыяллана. Уңышлы митингның үз шартлары, үз кануннары бар. Ипине чүпрәсез пешереп булмаган кебек, биредә дә күпертүче элемент кирәк. Әйтик, рус җәмгыяте вәкилләренә пенсионер, КГТУ («КХТИ») доценты Наил Гыйззәтуллин дә кушылган. Бер интернет-сәхифәдә ул үзен, чиста татар, дип атый. Оныгының туган телен артык күп өйрәнүенә борчылып килгән икән. «Оныгым инглиз мәктәбендә укый, анда атнага 5 сәгать – татар, 5 сәгать – рус теле һәм әдәбияты, 5 сәгать – инглиз теле. Бу дөресме инде? Татар теле ике сәгать булса, шул җиткән! Анысы да, минемчә, башлангыч класста гына», – дигән ул «Аргументы и факты – Казань» газетасы хәбәрчесенә. Мондый белдерүгә бәя бирүне, хөрмәтле укучылар, сезнең хөкемгә калдырам…
Кызганыч, кайберәүләр бүген сәяси максатларын тормышка ашыруда үз балаларын кулланудан да тартынып тормый, аларның киләчәге белән уйный…
Ә инде проблеманы аңлап, бергәләшеп эшләүгә килгәндә, Русиядә ул, әлбәттә, мөмкин түгел. Чөнки безнең илнең төзелеше үк башка. Бездә идарә системасы үзе үк каршылыкка корылган. Инде кайчаннан бирле тандемдагыларның кайсысы чынында дәүләт белән идарә итә, дип баш ватабыз, ил күләмендәге мөфтиләр дә икәү, теләсә кайсы төбәктә губернатор белән төбәк башкаласы мэры бер-берсе белән тарткалашып ята… Шулай яшибез инде, тик кагылырга ярамый торган нәрсәләр бар. Туган тел, милләтара мөнәсәбәтләр бик нәзберек, сакчыл мөнәсәбәткә мохтаҗ тема. Аңа кагылганчы, ныклап уйларга кирәк. Кычытмаган урынны кашып тору хәерлегә китерми…
Никита Михалковның күпчелек фикерләре, дөньяга карашлары белән килешмәсәм дә, кайвакыт аннан да колак салырлык сүзләр чыгып куя. Танылган «12» кинофильмында ул уйнаган герой, нахакка рәнҗетелгән чечен малаен аклауда ялгызы калуын аңлагач: «Безнең илебездә һаман шулай инде. Очрашабыз, зарланышабыз, төкерек чәчәбез, салабыз, әллә ниләр майтарырга, дип килешәбез дә, тынычлап таралышабыз. Һәм берни дә эшләмибез», – дип ачыргаланып әйткән иде. Бу – Русиянең көзгесе. Юк урында проблема эзләп мәйданга чыгучылар да нәкъ менә шул гасырлар буенча килгән гадәтне дәвам итүчеләрдер. Кычкырышып, талашып аласылары килгәндер. Яз бит…
Сәйдулла КУТУШЕВ.
Кычытмаган җирне кашу,

Комментарии