- 19.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №14 (14 апрель)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
12 апрель көнендә Казанның Яшьләр үзәге тукталышында 22нче маршрут автобусыннан бер ханым егылып төшеп имгәнде. Шофер пассажирның баскычта басып торуын карап тормый, ишекләре ачык килеш урыныннан кузгала, ханым башы белән асфальтка барып төшә. Зыян күрүчегә булышуны уйлап-нитеп тормый, кызыл автобус вакыйга урыныннан китеп тә бара. Имгәнгән пассажир автобусның номерын истә калдыра алмый. Икенче номерлы автотранспорт предприятиесенә мөрәҗәгать итү дә ярдәм итми – гадәттән тыш хәл булган вакытта әлеге тукталыштан берьюлы биш (!) 22нче маршрут автобусы үтеп киткән. Биш шоферның берсе дә гаебен танымаган. Җитмәсә, алар барысы да спутниклы навигация системасы белән җиһазланган бит. Автотранспорт предприятиесе барыбер гаеплене ачыклап, вакыйганың очына чыга алмаган. 12 апрель – космонавтика көне, мөгаен, ул көнне спутниклар ял иткәндер дип кул селтисе генә кала…
Бер күңелсез очрак кына кебек. Ләкин соңгы вакытта мондый хәлләр артык күбәйде. Иң аянычы – көн саен транспортта йөрүче гади кешеләр зыян күрә. Казанның кызыл автобусларында имгәнүчеләр саны берничә йөзгә җыела. Узган елның сигез аенда гына да автобус шоферлары гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә 90 кеше җәрәхәтләр алган иде. Ә бит шәһәр хакимияте, яңа система кертеп, миллионнарча сум акча түгеп кызыл автобуслар алганда, бу без – гади халыкның тормышын җиңеләйтү, иминлек тәэмин итү өчен кирәк дип ышандырды. Яшьләр үзәге тукталышына бер вакытка биш бер үк маршрут автобусы килгән дигән сүзләр бөтенләй көлке. Гафу итегез, ләкин транспорт чарасын яртышар сәгать көтәргә туры килә. Горький исемендәге парк тукталышында, әйтик, электрон табло урнаштырылган. Ул кайсы автобусның ничә минуттан килеп җитәчәге хакында хәбәр итеп тора. Килде ди автобус табло буенча, тот капчыгыңны! Нигә алайса аны урнаштырырга кирәк иде. Әле ул таблога хезмәт күрсәтүче персонал да бардыр, аңа хезмәт хакы түләп торалардыр. Халыкны алдап торучы саннар өчен күпме электр энергиясе сарыф ителәдер? Җитмәсә, ачуны китереп, һаман саен автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре билет бәясе түбән дип зарлана. Ел башында, автобуста йөрү хакын 20 сум итеп куймакчылар иде. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов бюджеттан акча бүлеп бирмәсә, хәзер 20 сум түлисе иде безгә. Транспортчылар “бунты” басылды, ләкин вакытлыча. Җәйгә янә билет бәясен күтәрәбез дип яныйлар.
Яңа автобуслар турында әйткән дә юк. Бигрәк тә Кытайдан кайтарылган “Алтын аждаһа” дигәннәре зәһәр. Аларда басып торырлык та урын юк. Иң арттагы урыннарга кереп утырыр өчен җиде кат бөгелергә кирәк. Бер тапкыр үзем дә иелеп артка кереп бара идем, автобус сикәлтәдә сикереп куйды да – шалт баш белән түбәгә. Күздән утлар чыкты.
Хәзер башкалада автобус йөртүчеләр өчен махсус курслар оештырылган. Бер кызыклы тест күрсәттеләр. Шоферларның күзләрен, аяк-кулларын бәйләп, бүлмәләр буйлап билгеле бер урынга барып җитәргә кушалар. Үзенә күрә ярыш, кем тизрәк килә, имеш. Стеналарга, ишек кунычларына бәрелеп бетәләр, бичаракайларым. Психологлар әйтүенчә, шофер үзен пассажир урынына куеп карасын өчен кирәк икән бу. Ләкин, тесттан соң әйтүләренчә, тегеләре бу ярышны бары тик уен итеп кенә кабул иткән, ничек “куркыныч” булуын көлә-көлә сөйләделәр.
Без рульдәге кешеләргә үз тормышыбызны көн саен ышанып тапшырабыз. Кызганыч ки, рульдәгеләр генә моны аңламый. Безгә – халыкка утын, 15 сумлык акчага караган төсле мөнәсәбәттә. Бу бер дә арттыру түгел. Льготаларга ия булганнарны бөтенләй дә санга сукмыйлар. 15 сум түләсәң, йөз чытып билет бирәләр. Әйтерсең, пассажирлар – ниндидер өстәмә, авыр йөк төсле…
Универсиада дигән хикмәт якынлаша. Ярый ла, теге Яшьләр үзәге тукталышында егылып төшеп калган ханым – Русия гражданины. Үзебезнең халыкны ничек теләсәң, шулай кыерсытып була дип саный түрәләр. Универсиада чорында аның урынына чит ил кунагы эләксә? Халыкара гауга кубачак бит. Ә Казанның транспорт комитеты пиар белән шөгыльләнә. Шоферларны тәмәке тартудан биздерү генә дә ни тора?! Универсиадага кадәр чит телләргә өйрәтмәкчеләр. Кунаклар гына түгел, үз халкыбыз алдында оятка калмас өчен, башта шоферларны рульдә йөрергә өйрәтегез, хөрмәтле түрәләр!
Сәйдулла КУТУШЕВ
Комментарии