Айдар Хәлим хаклы

Айдар Хәлим хаклы

«Безнең гәҗит» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарының быелгы гыйнвар азагы саннарында шагыйрь, прозаик, публицист Айдар ага Хәлимнең гамәлдәге шартларда Тукай бүләге өчен «ярыш» процедурасыннан баш тартуы игълан ителде. Язма эчтәлегеннән күренгәнчә олуг әдибебезне мондый адымга елның елында этик-эстетик яктан җитлекмәгән язмалар бүләкләнүе этәргән. Әлеге темага язмалар матбугатта даими күренә килә, хәлбуки, атаклы урыс мәсәлчесе язганча, йөк кенә һаман кузгалмый, урынында кала бирә…

2012нче елның май аенда «Азатлык радиосы»на биргән интервьюсында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрәмова, Тукай бүләгеннән язучылар мәхрүм калуын күздә тотып: «Быел язучыларның битләренә төкерделәр», – дип белдергән иде һәм ул белдерү әле дә булса интернетта эленеп тора. 2017нче елның 27нче апрелендә янә шул ук «Азатлык радиосы» сайтында аның «Тукай бүләген бирү милләтне мыскыл итү булды» исемле мәкаләсе дөнья күрде. Үзе лаеклы дип исәпләгән затларның бүләксез калуына гаепле итеп ул хакимиятне, Казан Кремле әһелләрен, һәм «палицайтлар министрлыгы», дип, эчке эшләр ведомствосын билгели, ә бүләкләнүчеләрне уптым илаһи лаексызга чыгара. Хакимият ничек алай ансат кына кайчандыр халкыбыз күз өстендә каш дип таныган, яклаучысы, гаделлек яугире санаган каләм әһелләре дәрәҗәсен төшерә алган, ничек язучылар фикерен очсызлауга ирешкән, алар белән хисаплашмый башларга җөръәт иткән соң? Бәлки, бүләккә тәкъдим итү хокукын яулаган һәм шуннан тулы куәтенә файдалануга корылышлы ике дистәдән чак кына артык каләм ияләре катламы, язучылар берлегенең брахманнары, дип атыйк микән инде аларны, исем, титул, бүләк юллауда үзара ярдәмләшүгә артыграк бирелеп китеп, күрәләтә чүп-чарга юл ачулары тора-бара аларның фикерләре җитди кабул ителми башлавына китергәндер? Хәер, узган ел Тукай премиясе, кат-кат тәкъдим итүләрдән соң, ниһаять, «Казан утлары» журналы хезмәткәре, Язучылар Берлеге әгъзасы Камил Кәримовка бирелде һәм, димәк ки, бу факт, Фәүзия ханым мантыйгы буенча, әлеге аралыкта язучыларның битләренә төкерми калу булып кабул ителергә тиеш микән инде?

Тукай бүләге лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Диас Вәлиев исә «Чужой, или очередь на Голгофу» атлы «роман-документ» дип тәкъдим иткән әсәрендә затлы иҗатка юл бирмәү, талантлы авторларны эзәрлекләү, таптау, бетерергә маташу, максатчан чиргә сабыштыру, хәтта ки җинаять җаваплылыгына, психиатрия ярдәмендә җәзага тартуга турылаулар башында тәгаен иҗат әһелләре торуын тетрәндергеч эзлеклелектә, исем-фамилияләрне атап бәян итте. Соңрак, нәкъ менә Диас ага тасвирлаган ысулда, хөкүмәт бүләкләре алган бәгъзе титуллы авторларның әсәрләре камиллектән ерак торуын аерым китап булып басылган (фәнни мөхәррире академик Мансур Хәсәнов) монографиясендә тасдыйкълаган «Мирас» журналы баш мөхәррире академик Әхмәт Сәхаповка төркем белән ябырылу шаһиты булдык. Җитмәсә ул һөҗүмдә Диас Вәлиев белән көрәшеп чыныгу алган «иптәшләр» алгы сызыкта торган булып чыкты… Танылган әдип Ринат Мөхәммәдиев бу матавыкка матбугатта басылган интервьюсында сәерсенү һәм ризасызлык белдерсә, сатирик язучы Фәнзаман Баттал тар даирә әдипләр ыргыткан гаепләрен, калкыткан дәлилләрен челпәрәмә китергән «Хакыйкать кадерлерәк» атлы язмасын «Мирас» журналында бастырып чыгарды. Шунда ук мин фәкыйрьнең дә шул дулкында язылган «Кемгә тәүбә итәсе?» исемле язмасы чыгып өлгерде. Аннары, озак та үтми, әрсез һәм ертлач тар даирә йогынтысыннан азат академик «Мирас» журналы чыгудан туктады… Туктатылды. Хакимият таләбе яки гаебе һәм Мәскәү катнашы белән түгел, ә мәгълүм бер төркем язучылар тырышлыгы белән корбан ителде… Әллә соң Муса Җәлил турында язу хокукын аерым шәхесләр үзләштергән һәм алар «бакчасына» керүчене» ник туганына үкендерү көтәме икән? Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгать ага Фатыйховның, «Солтангалиев татарның каһарманы түгел, ә хыянәтчесе» дигән фикер салынган язмасы Айдар Хәлим мөхәррир вакытта «Аргамак» журналында басылып чыккан иде. Аннары ул «Муса Җәлил – социалистик реализмның күктән биек сайрар кошы» атлы язмасын ике газетага үзе алып барып бирде. Ошатып алып калганнар. Хәлбуки басмадылар. Хакимиятнең язмага юл ачмауда катнашы юк. Телгә алынган «роман-документ» бәянендә Диас Вәлиевкә каршы татарның иҗади интеллигенциясе саналучылар төркеме, хакимият вәкиле, өлкә комитет сәркатибе Рәис Беляев җитәкчелегендә эш йөртүе хикәяләнә. Алга китеп әйтик, Рәис Кыям улы Беляевны өлком сәркатиплегеннән озату роман-документта, депутат-язучы доносы нигезендә, дип белдерелә.

Диас әфәнденең драматик әсәрләре СССР калаларында һәм шул исәптән Мәскәүдә җәмгысе 75 театрда гөрләп барган шартларда, Казан каласында, үзе раславынча, иҗатына киртә арты киртә корылган… Бигрәк тә Муса Җәлилгә багышланган «День Икс» атлы әсәрен сәхнәгә куйдырмас өчен кемнәребез ни генә кыланмаган, кат-кат тикшерүләр оештырып, әллә ниткән үзгәртүләр таләп иткәннәр, һәм һәркайсының ни әйткәне документаль тәртиптә «роман-документ» дип тамгалаган ул әсәрдә урын алган. Драматургны «тәрбияләүдә» катнашучылар арасында Гариф Ахунов һәм Әмирхан Еники генә уртак линиягә азмы-күпме чапырыш фикер әйтә алган… Ахыр чиктә, Диас әфәнде, илкүләм матбугат чараларын да эшкә җигеп көрәшүләреннән соң, «День Икс» спектаклен сәхнәгә чыгаруга ирешә. Һәм премьерасына, театр директоры тарафыннан кемнеңдер фәрманын үтәп, тамашачылар сыйфатында махсус мәктәпләрдән акылга зәгыйфь балалар китереп утыртыла…

Күренә ки, «язучыларның битләренә төкерделәр» дип белдерү белән эш төгәлләнми, моны кем эшләвен тәгаенләү дә тәҗел… Сатира остасы Фәнзаман Баттал, үзенчәлекле әдип, элекке хәрби очучы Локман Закиров (аның «Мостафа» атлы бәяне үзгәртеп кору чорында Русия күләмендә ел китабы дип бәяләнде), фантастика һәм фәнни фантастика жанрларын ялгызы диярлек өстерәгән Адлер Тимергалиннарны Тукай бүләгеннән «үсепеснең» шул тар даирә вәкилләре үз ишләре файдасына «коткара килде» ләбаса… Инде аларга, безне санга сукмыйлар, дип, «крокодил күз яшьләре» түгү бер дә килешми. Дәүләт химаясындагы әдәби журналга яңаларга, яшьләргә, үз ояларыннан булмаганнарга юлны ябып, тар даирә өчен генә җимле тагаракка кайтарып калдыруларына да хакимият түгел, нәкъ менә «обойма»дагы әдипләр сәбәпче. Кыскасы, биткә төкерүчеләрне әллә каян эзлисе юк… Гүзәл Яхина һәм Диас Вәлиевләргә, әллә ниткән гаепләр ташлап ябырылучыларның борын астындагыларны күрмәүләре таң калдыра…

Әйдәгез, төп әдәби журналда басылган әсәрләрне кыскача күз уңыннан уздырыйк… Күтәрәме алар милләтебез дәрәҗәсен, төшерәме? Даими автор Марат Әмирханның «Казан утлары»нда сиксән яшьлеге алдыннан басылган «Ир-Мамай» атлы тарихи романыннан бер өзек: «Ыштаннарыгызны төшерегез, – дип боерды Тохтамыш. Иң беренче хан башы өстендә үзе хаҗәтен башкарды. Сасыга сасы үлем!» («К.У. 2013 ел» №6, 44 б.) Аңлавымча, биредә мәшһүр татар ханының рухи дәрәҗәсе илебез төрмәсе паханыныкы белән тиңләштерелә… Ханыбыз шундый икән, аксөякләребез, тулаем халкыбыз нинди булып чыга инде, җә? Татар дәүләтләрендә кануннар, хөкемдарлар, хөкем карарын җиренә җиткерүчеләр булмаган, аларда төрмәләргә хас әшәке кыргыйлык хөкем сөргән, дип раслау түгелме соң бу? Тохтамышның шанлы бабасы Чыңгызханның атаклы Ясасын инкарь итүгә үк алып барып чыгармыймы әлеге язучы фантазиясе? Шул ук авторның «Гәүһәршад» атлы янә бер романында хан нәселеннән булган атаклы ханым турында язылганны телгә алырга да уңайсыз. «…Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады. Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады». Чорыбызның атаклы романчысы әлеге дә баягы Паоло Коэльо үзенең «11 минут» романында фәхишәнең хезмәтен дә күккә ашу дәрәҗәсендә, матур буяулар кулланып, нурга күмеп тасвирлап, шундый хатын-кызның да иң югары бәхеткә лаек булуын нәзакәтле тонда тасвирласа, бу автор изге никах белән пакьләнгән, татарның иң югары даирәсендәге аксөякләреннән булган, урыс елъязмаларында олылап телгә алынган мәшһүр ир һәм хатын мөнәсәбәтен «эһ» тә итмичә урам этләре матавыгы яссылыгына төшерә. Алай да Батулла Тукай бүләгенә лаек ителгән (!) «Сөембикә» романы белән мондый дулкындагы әсәр бастырып чыгаручыларның һәммәсенең борыннарына чирткән. Атаклы Сафагәрәй хан әлеге романда Франгизә атлы кол хатынның ике тез арасына башын тыга, ә Сөембикә, яшьлегендә ирдәүкә буларак тасвирлана, хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп, аның кочагына кермәкче була…

Айгөл Әхмәтгалиеваның Мәхмүт Кашгари исемле конкурста Татарстанда – беренче, Бакуда икенче урын алган һәм «Казан утлары» журналында басылган «Капка» хикәясендә татарларга ислам әхлагы да, коммунизм төзүченең мораль кодексы да нәмәгълүм, күзгә кырып салырлык бер генә сөйкемле образ да таба алмыйсың, бар да төнтек, кара эчле һәм мокыт, бигрәк тә аналарның миһербансызлыгы ис китмәле булуы хакында «Татар Левиафаны» атлы мәкаләмдә бер язган идем инде, кабатлануым өчен гафу үтенәм. Янә килеп «Звезда Поволжья» газетасының 2016нчы ел 16нчы декабрь санында басылган ветеран табиб Зиннур Закировның «Чак Гузель Яхина» исемле мәкаләсендә, тузга язмаган, Аксубай районы урманында француз балеты примадоннасы белән колхоз рәисенең УАЗ машинасында җенси мөнәсәбәткә керүе, янә килеп анда бөек француз княгинясының сөйгән яры бомжлыкта йөрүе тасвирланган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә катгый ризасызлык белдерелә…

Бүләкләр, урыннарның кемгәлеге алдан ук хәл ителә һәм бүлешүгә кануни төсмер бирү өчен «үги» авторлар статистлар сыйфатында «бәйге»ләргә җәлеп ителә, дип шикләнүләргә җирлек җитәрлек. Кыскасы, язучы битенә кем төкерә, дигән сорауга җавапларны эзлисе дә эзлисе әле… Ошбу җәһәттән, Татарстан гимны текстын кабул итү кыйссасы да ихлас һәм гадел бәянчесен көтә…

Кыскасы, Айдар ага Хәлимнең, татарның түбәнгә тәгәри баручы абруен кайтаруны Тукай бүләген лаеклы әсәрләргә бирүдән башларга, моның өчен бу бүләкнең яңа уставын, шартларын яңадан язарга кирәк, дигән фикеренә кушылып, әдәби бәйгеләрне бәяләүне китап сөюче абруйлы халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы милләттәшләргә тапшырырга вакыт, димәкчемен.

Рөстәм ЗАРИПОВ,

Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы

Айдар Хәлим хаклы, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии