Булмый икән булмагач

Булмый икән булмагач

Миңа еш кына Коръән ашларына йөрергә туры килә. Мондый мәҗлесләргә күбесенчә олы яшьтәге кешеләр килсә дә, алар үз халкының үткән тарихын да, хәзергесен дә белмиләр кебек күренә. Мәчетләрдән килгән хәзрәт яки абыстайлар вәгазьләрен матур итеп сөйли, ләкин алар да безнең милләтебезнең хәзерге вакытта нинди кыерсытуларга дучар ителгәнен белми шикелле. Динебезне тотарга рөхсәт иткән җитәкчеләргә рәхмәт әйтергә онытмасалар да, безне телсез калдыру өчен кабул ителгән кануннардан алар бихәбәр булып күренә. Ул вәгазьләрдә балаларыбызга ана телен өйрәтү кирәклеге сөйләнми. Бу, бәлки, бөтен җирдә дә алай түгелдер, мин үзем ишеткәннәрне генә язам.

Узган атнадагы Коръән ашына барган җирдә бик матур кечкенә генә бала урысча сөйләшеп йөри. Мин яңа фатирга карата тәбрикләү сүзләремне әйткәч, балаларга үзебезчә тәрбия биреп, үз телебезгә өйрәтеп үстерергә кирәклеге турында сүзләр әйтә башлагач, абыстай дигәннәре (минем якын туганым әле) ике югары белеме – берсе финанс белеме, берсе дини, булуга карамастан, монда андый сүз сөйләшеп утыруның кирәге юк, дип, каршылык күрсәтте. Элегрәк очрашкан аш мәҗлесләрендә дә аның белән бу турыда тарткалашмый калганыбыз юк. Ни кызганыч, милли җанлылыкның заты да бирелмәгән. Дөресен яза торган газеталар уку юк инде ул. Минем язган мәкаләләремне дә кызыксынып укып карамыйлар. Саба, Балтач, Арча якларындагы бик якын булмаган туганнарым да, укыдык, дип, шалтыратып әйтеп торалар. Ят каналлардан ялган сөйләүчеләргә ышанып, алар үзләрен бик күп белүчеләр итеп, үзләренең «укымышлы наданлыкларын» исбатлый да башлыйлар әле. Бу мәҗлестә утырганда да Украинада, Сүриядә барган сугышларны яклап сөйләүчеләр булды. Егермедән артык кеше арасында телебезне яклап сүзгә катнашучы булмады. Ә без телебезне саклап калу өчен тырышып йөргән булабыз.

Соңгы өч аш мәҗлесендә мәчеттән килгән хәзрәтләр дә тел, милләтебезнең хәле, кыерсытылып яшәвебез турында сөйләшеп утыруны өнәп бетермәделәр. Берсе, бездә 200 милләт бар, аларның барысын да саклап калып буламыни, дигән иде. Ул милләтләрнең үз дәүләтләре булмаган да, әле дә юк. Безнең үз дәүләтчелегебез булган. Конституциядә язылганча, әле дә үз дәүләтебез бар. Телебез дә дәүләт теле булып санала. Илдәге халык саны буенча да икенче урында торабыз әлегә. Мәчетләрдәге хәзрәтләрне дә тел мәсьәләсе кызыксындырмый икән. Алар бездә бар да ал да гөл, дип яшәп, милләтебезгә карата алып барылган мәкерле сәясәт турында белмиләр дә бугай.

Дүрт ел элек булган аш мәҗлесендә Левченко бистәсеннән килгән кап-кара озын сакаллы хәзрәт вәгазьләрен урысча укыды. Югыйсә, анда бер генә урыс кешесе дә юк иде. Хәзер монысы тыелды бугай инде. Икенче бер хәзрәткә шул турыда әйткәч, бездә толерантлык, алар безне хөрмәт итсен өчен шулай кирәк, дигән әкият сөйли башлады. Иттеләр ди сине хөрмәт, көтеп тор!

Мәчетләрдә милләтпәрвәрлек турында, телебезнең сакланып калу кирәклеге турында сөйли торган сүзләр тыела микән әллә? Бу, бәлки, чынлап та шулайдыр. Г. Тукайның 130 еллыгына багышлап үткәрелгән митингта тел турында сүз әйтергә тыелган иде бит.

Мәчеткә йөрүчеләрне телгә караганда, ашларга йөреп, сәдака җыю күбрәк кызыксындыра кебек тоелды. Мәчеттән килгән хәзрәткә бер кат сәдакалар биреп чыккач, ул: «Тагын бирүчеләр булса, бирегез, мин акчаларны мәчеткә алып кайтып тапшырам», – дигәч, кешеләр тагын акча янчыкларын актара башлады. Бирергә тиешле кешеләр үзләре белеп биргән бит инде. Сәдаканы сорап алмыйлар дигән булалар тагын.

Без телебезне саклап калуда мәчетләргә зур өмет белән карыйбыз да бит, монда да бар да ал да гөл генә түгел килеп чыга икән әле.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Булмый икән булмагач, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии