Универсиада халыкны тезләндерә?

Алда безне нинди сынаулар көткәнен берәү дә белми. Аеруча, Казанда һәм Сочида узачак бөтендөнья спорт уеннары алдыннан. Хәер, әле алары узгач та барысы да яхшы булыр, дип кем тәгаен генә әйтә ала? Татарстан түрәләре, федераль министрлар моңарчы: «Бу шау-шулардан соң җырлый-җырлый яшәячәкбез!» дип килделәр килүен, тик менә мэры Илсур Метшин гына бар хыялларны челпәрәмә китерде.

Моңарчы халык: «Төзелешләр өстендә яшәп ардык, кайчан уза инде Универсиадасы?» – диде. Күптән түгел Татарстан башкаласы җитәкчесе: « үткәч, җиңел суларга ашыкмагыз», – дип «тынычландырды». Янәсе, аңардан соң да Казанда зур төзелешләр дәвам итәчәк. Баксаң, әле футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер матчларын уздыруга да әзерләнәсе бар икән. Анысы 2018 елда була. 2018 елдан соң да Казанда тагын әллә нинди спорт ярышлары узу мөмкинлеге куркыта мине. Аларның Казанны танытуга файдасы бәхәссез. Әмма ни хисабына?! Мәскәүдән акча теләнепме, шәһәрнең астын-өскә китереп, кирәк-кирәкмәс объектлар төзепме? Ул объектларны яшәтәсе дә бар бит әле. Ул зур корылмалар бюджетны аска сөйрәмәсме?

Боларына гына ничек тә түзәр идең, тик менә Казандагы Универсиада һәм Сочидагы Олимпиада объектлары торган саен кыйммәтләнә бара. Казандагысын уздыруга биргән акчалары белән Мәскәү Татарстанны тезләндерде инде, хәзер баш күтәреп йөреп булмас, федераль бюджетка шаккатмалы табыш китерергә туры киләчәк безгә. Әнә, Европа берлеге миллиардлаган кредитлар бирә, шундый ысул белән кирәкле дәүләтне контрольгә ала. Тели икән, чыгымнарны кыскартырга куша, тели икән сугыш башлый, тегеләре берәр сүз ычкындыра башласа, күпме бурычлары барлыгын исләренә генә төшерә дә, тегеләрнең шуның белән авызы ябыла. Безнең дә миллиардлаган бурычларыбыз бар, ә федераль үзәккә җибәрә торган акчаларыбыз әллә ни артмый. Өстәмә акчаны кайдан тартып чыгарырга ди? Мәскәүне бу сораулар борчымый, аңа үз миллиардлары кирәк. Шул чакта федераль үзәк нәрсә эшләргә яраганлыгы, ә нәрсәне ярамаганлыгы турындагы исемлекне төзеп, Казанга җибәрергә дә күп сорамас. Республиканың ягулык-энергетика комплексы мәскәүлеләр кулына күчеп куймагае. Булмас димә, дөнья бу.

Кышкы Олимпиаданы бер Русия генә уздырмый, моңа кадәр ул Италиянең Турин, Американың Солт-Лейк-Сити һәм Канаданың Ванкувер шәһәрләрендә үтте. Бу илләр моның өчен 1,5-3 миллиард доллар сарыф иткән. Әйтергә кирәк, бер дә начар уздырмадылар. Ә инде Сочидагысында төзелешләр дә әле төгәлләнергә өлгермәде, 50 миллиард доллар, безнең акчага күчергәндә 1,5 триллион сум, инде киткән. Аны бит уздырасы да бар. Русия Президенты Владимир , Олимпиада объектларының бәяләре артуына борчылуын белдереп, күптән түгел генә Краснодар өлкәсендә «театр» да ясап кайтты. Имеш, Русия Олимпия Комитетының вице-президенты Әхмәт Билалов белә торып моңа юл куйган. Төзелеш башланыр алдыннан Билалов трамплин һәм спорт-туризм комплексын сафка бастыру өчен 1,2 миллиард сум җитә, дигән. Ахыр чиктә объектны вакытында да тапшырмаган, смета буенча бәясе дә 8 миллиард сумга кадәр арткан. Ике тапкыр артса аңлар идең әле, ә инде 7-8 мәртәбә икән, бу кеше йә акылсыз, йә моның «аппетиты» яхшы дип уйларга кала. Шунысы да гаҗәпләндерә, вице-премьер, шул ук вакытта Русия Олимпия комитеты башлыгы , имеш, «Билалов объектының» шуның кадәр кыйммәтләнүе турында белмәгән. Ул кәгазьгә үзе имза куя бит инде, әллә алар нәрсә эшләгәннәрен дә аңламый микән?

Федераль түрәләрнең «Кем гаепле?» һәм «Нәрсә эшләргә?» дигән сорауларына үзләре җавап бирсеннәр. Казандагы Универсиада тирәсендә дә төрле гаҗәп мәгълүматлар йөри. Әйтик, соңгы арада Татарстан идарәсе үз хезмәткәрләренә машина йөртүчеләрне «правадан», булдыра алганча, күбрәк мәхрүм итәргә боерган, ди. Янәсе, Универсиадага кадәр, башкалада йөрүче автомобильләр саны күзгә күренеп кимергә тиеш. Дөрес, җитәкчеләре моны инкарь итә итүен, әмма соңгы арада Казан урамнарында «гаишниклар»ның ишәюе әлеге хәбәрнең гайбәт кенә түгеллегенә ишарәли. Почмак саен бит алар. Кайберәүләр моны Татарстанга еш кына Мәскәү кунакларының килүе белән аңлата, янәсе, аларның куркынычсызлыгын саклыйлар. Бәлки дөрестер дә, әмма алар югында да шул ук хәл бит. Шушы шаукым астында, чыннан да, хезмәткәрләре үзенең мәкерле планын тормышка ашырмый микән, дигән уйлар килә. Танышлар да инспекторларның бик кырыслануын дәлилли. Хәер, бу хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәвенә ышанасы гына кала. Универсиадага да күп калмады, түзик инде, җәмәгать. Яхшы юлларда йөри башларбыз, шәһәребез матураер.

Гафил КӘРИМОВ.

Комментарии