100 ел халыкка хезмәттә!

100 ел халыкка хезмәттә!

Бөек мәгърифәтче, әдип, педагог, дин галиме, тарихчыбыз Ризаэддин Фәхретдиновның хезмәтенә – 100 ел!

Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең 344 хәдисен татарча аңлаткан әлеге китап 1916нчы елда Оренбургта гарәп шрифтында басыла. Яңадан 1995нче елда «Рухият» нәшриятында, ә 2005нче елда кирилл әлифбасында дөнья күрә. 2008нче елда Чаллыда «Сайланма хәдисләр аңлатмасы» исеме белән чыга башлый. Динебезгә кырын караган елларда без аны «Азатлык» радиосында Хәйретдин Садыйк укуында тыңлап килдек. 1997нче елда Илдус Фәиз укуында җиде кассетадан торган аудиоязмасы яңгырый башлады. Өч ел элек шушы язманы Татарстан Сукырлар җәмгыяте китапханәсе CD дискка күчереп таратты.

Бу хезмәттә көнкүрешебездәге барлык әйбер, вакыйгаларга динебезнең карашы (мөнәсәбәте) чагылдырылган. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен онытмыйча, хәрам белән хәләлне танып яшәргә теләүче барлык милләттәшләргә әлеге китапны укырга тәкъдим итәр идем.

Милләткә 100 ел хезмәт иткән китапка гомер өстик!

Анурбик ЧАЛЛЫ/ anurbik@bk.ru

Изображение удалено.

Комментарии