Бары 100 минут…

Күзәтүчеләр исәпләгәнчә, еллык юлламасын укып чыгуга нәкъ менә 100 минут вакыт сарыф иткән икән. Һәм шунда ул, безне, гади халыкны революцион үзгәрешләргә әзерләнергә кушты.

Тезислап кына санап китсәк, алар, чыннан да, баш әйләнерлек. Президент илдә демократик институтлар үстереләчәген әйтә. Шул ук вакытта төбәкләр һәм милли республикалар үз җитәкчеләрен сайлап кую хокукыннан да мәхрүм. Әйтик, юлламасы белән чыгыш ясарга ике көн кала Илбашы Свердловск өлкәсе губернаторы постына үз кандидатурасын – Александр Мишаринны тәкъдим итте. Заманча белем бирү белән дә проблемалар шактый – рәтле-юньле мәктәпкә баланың сәләтенә түгел, ә әти-әнисе кесәсенә карап алалар. Ә инде Президент сәламәтлек саклау турында сөйләгәндә, даруханәләрдә теге каһәр суккан марля битлекләре бәясе 20 сумга җитеп, дарулар хакы күтәрелүне прокуратура тикшерә башлаган иде.

Ләкин җитәкчесе бөтен бу хәлләрне дә үзгәртәм диде бит! Менә аның иң мөһим өлеше кайда! Гомумән, Медведев безгә революция вәгъдә итте. Акыллы фикерең бар икән – әйт, курыкма, гәрчә ул хакимият өчен әллә ни җайлы булмаса да. Безне, гади халыкны, дәүләт тормышында курыкмыйча катнашырга чакыра. Чын халык хакимияте, ягъни демократия урнашачак, ди.

Президент юлламасы белән чыгыш ясаганда, мин аның өчен бераз куркып та калдым. Каршысында Владимир утыра. Ә үзенең мөрәҗәгатендә Медведев моңа кадәр булган тәртипләрнең тетмәсен тетеп ташлады. “Без дөрес яшәмәгән, юлбашчылар сүзенә ияреп көн итүдән туктарга вакыт”, – диде. чорында да дөрес яшәмәдекме икән? Премьер-министр Президентка үпкәләмәсме? Әнә бит, Медведев икътисад та ялгыш юлдан бара, модернизацияләргә кирәк, ди. Бусы инде читкә агач сатып, аннан теш казый торган чыраларны шул ук чит илдән алтын бәясенә алудан туктарга дигәнне аңлатадыр… Президент үз чыгышында 90нчы елларны себереп түкте. Миңа бу сүзләре күпмедер дәрәҗәдә ошады. Ләкин шул 90нчы еллардан бирле хакимият рулендә торган сәяси элита ачу тотмас икән? Демократияне дә безнең илдә, беренче чиратта, түрәләр үзләре яратып бетерми. Чын мәгънәсендә демократик җәмгыять төзи алырмы Медведев?

Икътисадны, җитештерүне модернизацияләүгә килгәндә, дүрткуллап килешәм. Чүп-чар чыгарып ятабыз – автомобильләребезне генә карагыз. Җитмәсә, бәясе бит әле якын килерлек түгел, кыйммәт. Ләкин хәзер Русия революцион модернизация ясый алмас шул. Кесә такыр. Моннан өч-дүрт ел элек, нефтьтән баш китмәле акча кергәндә эшләп калып була иде. Завод-фабрикаларны заманча җиһазлар белән шыплап тутыру мөмкинлеге кулдан ычкынды инде. Хәзер акчаны чамалап сарыф итә торган замана. Кризис. Шуңа күрә Президент чыгышы массакүләм психотерапияне хәтерләтте. Без – иң акыллы, иң уңган, иң булган ил, калганнарны егып салачакбыз әле дигән сыман. Шул ук вакытта Русия буенча меңләгән предприятие ярым-йорты эшли, миллионлаган халык эшсез…

Алай да Медведев тарихка керер өчен бер җитди адым ясады. Ул да булса, сәгать поясларына кагылышлы мәсьәлә. Безнең илдә ул пояслар 11әү булу Президентка ошамады. Киметергә кирәк, ди. Тик экспертлар моннан икътисад өчен әллә ни файда киләчәгенә ышанмый. Киресенчә, энергетика системасына зыян гына салыначак. Кояш бит Президент указларына карап йөрми, шуңа күрә табигать законнарын тәфсилләп өйрәнергә кирәк. Кремльдә бу мәсьәләне ашыктырмыйбыз, дип ышандыралар. Менә бит, галимнәргә уйларга, халыкка фикерләшергә, түрәләргә төрле комиссияләр оештырырга сәбәп табылды. Ә Медведев тарихка кереп калачак. Путин илне җиде федераль округка бүлгән иде, Медведев исә Вакыт галиҗәнапның үзе белән көч алышмакчы. Җәйге вакытны инде күп уйлап тормый бетереп ташламакчы, бу хакта закон проекты узган атнада, юлламадан соң ук Думага кертелде. Анысын да “ура” кычкырып кабул итәрләр… Ә ник вакыт мәсьәләсен куертмаска? Бөтен кешегә кызык ич ул. Эшсезлек, хәерчелек проблемаларыннан халыкның игътибарын читкә юнәлтү өчен менә дигән чара…

Гомумән алганда, Медведевның сәяси максатлары миңа ошады. Минем дә Русиядә яшисе килеп китте. Ул фаразлаган, ул күрергә теләгән Русиядә. Тик менә, нигәдер, артык фантастик тоела миңа бу максатлар. Чынга ашсалар – шәп булачак.

Алай да, Медведевның юлламасын тәмамлаган сүзләре бераз сагайтты. Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә төшереп: “Ул вакытта безнең ата-балалар җиңгән, хәзер без җиңәргә тиеш”, – диде. Нинди дошман белән көрәшәбез икәнлеген генә әйтмәде. Сугыш, дошман, җиңү белән модернизацияләү, демократияне үстерү арасында уртаклык үткәрү ничектер, бераз тәнне чымырдатып куйды…

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ

Комментарии