Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга

Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга

МИНИСТР ӘЙБӘТ ӘЙТТЕ

Бу мәкаләмне күңелле хәбәрләр белән башлап җибәрим әле. Дөрестән дә, җәмәгать, әгәр чынлап тотынсаң, без булдырабыз бит! Берәр җирдә кимчелек күрсәк яки нәрсә белән булса да килешмәсәк, без кемнәрнедер гаеп итәргә тотынабыз. Үзеңнеке күренми. «Үзебездән башларга кирәк», – диде мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 10нчы июльдә «Корстон» комплексында узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенрусия корылтаеның пленар утырышында. Русча сөйләргә җыенучыларны туктатты, татарча чыгыш ясарга кушты. «Президиумда татарчаны аңламый торган кеше утыра, шуңа күрә русча сөйлим дип әйтү – ул безне түгел, үзегезне алдау. Без бит кая керсәк тә үзебезне шулай тотабыз. Анысын да үзгәртергә кирәк», – дип, кистереп, үз сүзен әйтә алды яңа министрыбыз. Афәрин! Бар икән әле татарлар арасында да кыю йөрәкле зыялылар. Югыйсә, соңгы вакытта түрәләр, депутатлар ягыннан күбесенчә тискәре җилләр генә исә башлаган иде бит. Ничек җөрьәт итеп, бу сүзләрне әйтә алган – анысы безгә караңгы, ләкин ул сүзләр әйтелде. Гәрчә президиумда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров утырса да. Билгеле, бу сүзләр югарырак кәнәфидә утыручылар авызыннан чыкса, күпкә саллырак яңгырар, һәм дә тыңлаучылар тарафыннан һичшиксез үтәлергә тиеш дип кабул ителер иде бит. Юк шул, алай вакланып тормыйлар инде хәзер. Үзебез шулай булгач.

ТОЛЕРАНТЛЫК, ДИН ҺӘМ ДӘҮЛӘТ

Безнең илдә түрәләр: «Дин дәүләттән аерылган», – дип сөйләргә яраталар. Бу сүзләр бигрәк тә ил белән коммунистлар идарә иткән чорда еш яңгырый иде. Дин нәрсә дә, дәүләт кем соң ул? Төптән уйлап карасаң, бик кызык ачышлар ясарга була. Соң, дәүләт шул дин тотучы халыктан тора бит инде. Алар берсеннән берсе ничек аерым булырга мөмкиннәр? Ә менә бу дәүләттә нинди дингә өстенлек бирелә – монысы инде җитәкчеләрнең үзләреннән тора. Русиядә, мәсәлән, әйдәп баручы дин булып христиан дине һәм чиркәүләр санала. Чиркәү гомер-гомергә башка диннәрне кысрыклап килде. Кирилл атакайны карагыз! Путин үткәргән теләсә нинди киңәшмәдә ул беренче рәттә яки аның артында басып тора. Ә менә дин әһелләре, бигрәк тә безнекеләр, халыктан аерыла баралар. Алар башка параллель дөньяда яшиләр кебек. Берәр төрле йомышың төшеп, аларга мөрәҗәгать итсәң, бер үк сорауга төрле җавап ишетәсең. Толерантлык сүзе артына яшеренеп, килеп чыккан проблемаларны җайлап-майлап, сыйпап үткәреп җибәрергә тырышалар. Хач ману көнендә мөселманнарның бәке ачып су коенулары да, батюшканың сул ягында хиҗап кигән мөслимәнең икона тотып басып торулары да толерантлык икән бит. Без аны каян белик инде? Безнең тәрбия башка иде шул. Ә мөфтиебезнең «ваһһабчы»ларга каршы көрәшкә чакыруын ничек аңларга?

Толерантлык ул җир йөзендәге барлык кавемнәрнең дә дус булып, тигез хокукта яшәүләре дип аңлыйм мин. Мескен булып, үзеңне бер башка түбәнсетеп түгел. Әйе, министр Рафис Борһанов дөрес әйтә, үзебездән башларга кирәк.

ТЕЛ ҺӘМ ДӘҮЛӘТ

Ана теленең сакланып калуына һәм аның үсешенә дәүләтнең һәм аның алып барган сәяси уеннарының турыдан-туры катнашы бар. Ә менә дәүләт белән кем идарә итә – бусы инде иң мөһим, иң авыр сорауларның берсе булып тора. «Один в поле не воин», – дисәләр дә, безнең Русиядә алай түгел шул. Сталинны искә төшерик. Ә Горбачев? Империяне туздырып атты. Ә Ельцин? Барлык халык байлыгын олигархларга тапшырды. АКШта президент берүзе берни эшли алмый. Чөнки анда шундый законнар. Хәзерге вакытта Русиядә барган сәясәт бик куркыныч төсмер ала башлады. Элегрәк бераз булса да халыктан шүрлиләр кебек иде әле. Ә хәзер… Ачыктан-ачык көлеп, битебезгә төкерәләр.

28нче июль көнне РФ шурасы туган телләрне өйрәнү турында канун өлгесен раслады. 146 кеше тавыш биреп, 2се каршы чыкты, өчесе бер яклы да тавыш бирмәде. Иркутск өлкәсе сенаторы – бурят милләтеннән булган Вячеслав Мархаев бу канунга каршы чыкты. Әле аны сөйләтеп бетермичә, Валентина Матвиенко микрофонны сүндереп куйды. Дистәләгән республикадан сайланган сенаторлар нигә Мархаевны яклап чыкмады? Бу килеп туган вазгыятьне уңай якка үзгәртү бер кешедән – РФ Конституциясенең төп гаранты булган Путиннан тора – анысы көн кебек ачык. Ләкин аның фикерен без инде беләбез.

Ә менә нигә Татарстан милли университетны торгызуны КФУга тапшырмакчы була? Нигә аны мөстәкыйль уку йорты итеп ачмаска? Бусы инде – РТ Конституциясенең гаранты булган президент Миңнехановтан тора. Менә нинди җай чыгып тора бит үзеңнең көчле җитәкче икәнлегеңне күрсәтергә. Әгәр бу проект КФУга тапшырылса, милли университетка ясин чыгасы гына кала.

РИБА, РИА ҺӘМ ХӘЛӘЛ

Күпләр бу төшенчәләрне, аларның мәгънәләрен аңлап бетермичәме, әллә мәгълүмат җитмәүдәнме, бутап сөйләргә яраталар.

Риба – процентка акча эшләү, кредит алу гамәлләре, процентка банкларга акча салу, һәм башкалар.

Риа – яхшылык эшләүләреңне, сәдака бирүләреңне кеше күрсен, белсен дип эшләү, мактану була.

Хәләл – Аллаһ Тәгалә тарафыннан тыелган гамәлләрдән, хәрам азык-төлектән тыелу һәм аларны кулланмау. Бары тик рөхсәт ителгәнчә генә тормыш итү.

Бу бик кыскача гына аңлатып китү. Болар турында Коръәндә, хәдисләрдә һәм дини китапларда күп язылган. Мине борчыганы башка. Менә без мөселманнарга Татарстанда, гомумән, Русиядә шушы кысаларда, шушы бик кырыс кануннарга буйсынып яшәү рәхәтме? Барлык таләпләргә җавап бирерлек дөрес тормыш алып барабызмы? Дөрестән дә, без, бигрәк тә яшь гаиләләр, кредитсыз гына фатир, йорт яки машина ала алабызмы? 90 проценты ала алмый. Бу – факт. Риа гамәлләреннән тыелып торырга була минемчә. Үзеңне кулда гына тота белергә кирәк. Ә менә хәләл мәсьәләсенә килгәндә, монда да бик зур сорау билгесе куярга була. Үзен мөселман дип санаган зур түрәнең: «Сыра сатуга рөхсәтне мин православ туганнарыбызны кайгыртып сорыйм», – дигән сүзләрен ничек аңларга? Беренчедән, хәмер эчү, аны сату безнең ислам динебездә катгый рәвештә тыелган. Икенчедән, сыраның кеше организмына бик тә зарарлы булуы турында табиблар, зур галимнәр күптән чаң сугалар бит инде. Бигрәк тә спорт комплексларында сыра эчүне сәламәт тормыш рәвеше белән ничек бәйләп карарга икән? «Челны-мясо» оешмасының сатуга «хәләл» тамгасы белән дуңгыз ите чыгаруын ничек бәяләп була? Бу зур җинаять. Ислам диненең иң нечкә җиренә мәкерлеләрчә һөҗүм дип санарга кирәк бу гамәлне. Менә шулай абсурдлар илендә яшәп ятабыз инде. Ә шулай да, чынлап торып уйласаң, бу шартларда да яшәп була. Авыр, ләкин була. Аллаһы Тәгалә безгә күтәрә алмаслык йөк асмаган. Бары тик тырышырга гына кирәк. «Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга», – диләр. Боларның барысын да зур сынау дип, күңелең белән кабул итә белергә кирәк. Бер Раббым, үзеңә тапшырдык.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии