Тоттык капчык авызын киңрәк

Тоттык капчык авызын киңрәк

«Гариза язып кердегез» дигән әйтемнең үз тарихы бар. Колхозчылар: «Көне-төне эшләп тә, бер тиен акча алган юк», – дип зарлангач, колхоз рәисе: «Үзегез гариза язып кердегез, минем бер гаебем юк, эшләгез инде хәзер ишәкләр кебек», – дигән ди.

Русиядә яңа хакимне халык үзе теләп: «Яхшы хаким ул», – дип, теге колхозчылар кебек, «сайлау» трагикомедиясендә катнашып, үз куллары белән гаризаларын, ягъни бюллетеньнәрне урнагаташлап кайттылар. «Сайлауларның» икенче көненнән башлап тормышлар яхшырыр дип өметләнде халык. Тот капчык авызын киңрәк, берничек тә яхшырмады, моңарчы ничек яшәде, хәзер дә шулай яши халык. Тагын өметләре акланмады, бала-чаганы алдаган сыман кабат алдадылар аны. Янә бәяләр өскә үрмәли, бөтен әйбер кыйммәтләнә, һаман шул ук балык башыннан чери.

Алдауга, ялган вәгъдәләргә нигезләнгән сәясәт алып баручы хакимиятле илдән нинди «яхшырулар» көтәсең? Наркоман шикелле нефть, газ, башка Аллаһы биргән чималны чит илләргә агызып кергән акчаны шул ук чит илләр банкларына салучы, җимерек СССРның бөтен байлыгын шалкан бәясенә үзләштергән олигарх, банкирлардан нәрсә өмет итеп була?

Эш сәгате 12шәр булсын, кеше ял көннәрендә дә эшләргә тиеш дигән канечкеч капиталист яхшыртырмы халык тормышын? Юк, аның максаты – эшче халыкның маңгай тирен күбрәк сыгып, элеккеге импералистлар кебек, эшкә ярамас хәлгә килгәч, урамга бер тиенсез чыгарып ташлау. череп байый, ә эшчеләр, халык тагын да ярлылана, хәерчеләнә генә бара. Гөмбә урынына тишелеп чыккан банкларның да төп максаты – коточкыч зур процентлар белән халыкны талау, соңгы тиеннәрен тартып алу.

Үз декларациясендә елына 4 млн. гына керем күрсәтүче хакиме Владимир Путинга ышанып буламы? Мин бу 4 млн. дигән сумманы күргәч, бик гаҗәпләндем. Хәтта кадәр зур дәрәҗәле кешене кызгандым да әле. Чыннан да, бик ярлы, мескен икән бит Русия Президенты! Гаиләсен шуның кадәр аз акчага ничек туендырырга кирәк? Валлаһи, күзеңнән яшьләр чыгарырлык кызганыч хәлдә икән бит ул. Юк шул, эшләр бөтенләй икенче төрле икән монда! Халыкны алдап-йолдап, ялганлап, ышандырып булмый хәзер. Интернет, компьютер заманында бу мөмкин хәл түгел, алдый алмыйсың кешеләрне. Без капчыкны барыбер тишеп чыга. В. начар яшәргә тиеш, ярлы халык белән тигез булып, көчкә очын очка ялгап, хәерчелектә интегергә тиеш димим, ләкин гаделлек, оят, чама белү дә, намус та кирәктер бит. Югары дәрәҗәле кешегә бигрәк тә. Юк шул, бу яхшы, изге сыйфатлар бөтенләй юк дип әйтеп булмаса да, алар бик аздыр. Һич көнләшү, начарлык теләү юк миндә. Ләкин югарыдагыларның гамәлләре, эшләре халык нәфрәтен көннән-көн арттыра бара кебек.

Декларациясендә күрсәткән 4 млн. га караганда күпкә баерак икән шул Путин. Әнә кайбер караклар оста. Мәсәлән, экс-мэр Лужков кебекләрнең хатыннары бик «бай» булып чыкты. Йөзләгән миллион долларлар иясе икән бит Лужковның хатыны Е.Батурина.

Ә Путинның хатыны да үзе кебек «ярлы» икән, ләбаса. Иганәчелек, ярлыларга, ятимнәргә ярдәм күрсәтү белән генә шөгыльләнә, үзенең фондын булдырган.

«Кеше ышанмаслыксүзне, дөрес булса да сөйләмә», – ди татар халкы. Ләкин интернетта утыручыларны барысын да судка бирәм, ялган сөйлисез дип әйтә алганы юк В.Путинның. Андагы мәгълүматларны күргәч, минем чәчләр үрә торды. Интернет В.Путинның , Березовскийлардан да баерак икәнен күрсәтә. Мәсәлән, аның бер яхтасы 1 млрд. 200 млн. доллар тора. үзе бүләк иткәне арада «иң арзаны» – нибары 50 млн. доллар гына. Унлап яхтасы бар. Сочидагырезиденциясе 250 млн. долларга төзелеп бетү алдында тора. Башка шәһәрләрдә 25кә якын төрле «дворецлары» бар. Йөзәрләгән гектар мәйдан биләгән 6-7 утары да билгеле. Менә шуннан белеп була аның нинди «мескен» хәлдә икәнен.

Намуслы, гадел, дөрес, туры булу сыйфатларына ия хакимнәр бармы соң ул яки кайчандыр булганнармы дигән сорау бирергә мөмкиннәр миңа. Һичшиксез, төрлесе булган аларның.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең, риваятьләр буенча, намаз укыр өчен бер кат чиста күлмәге, чалбары, тимер көбәсе (кольчугасы), кылычы, ияре, дөя йоныннан басылган ятагыннан башка бернинди байлыгы булмаган. Нинди гүзәл тыйнаклык, намус, гаделлек үрнәге бу!

Беренче хәлифә Әбүбәкернең (р.а.) өстендәге киемендә ямау өстендә ямау булган. Чөнки ул иң бай кеше буларак, барлык мал-мөлкәтен Ислам динен куәтләр, ныгытыр, күтәрер өчен биргән.

Икенче хәлифә Гомәр (р.а.) янына ул хөкүмәт бинасында эшләп утырган чакта бер иптәше килә. Гомәр хәлифә (р.а.) өстәлдә янып торган шәмне сүндереп, икенчесен кабыза. Бу хәлгә аптыраган иптәше: «Ник сүндердең шәмне?» – дип сорагач, «Теге шәм хөкүмәт акчасына алынган иде. Мин аны дәүләт эшләрен башкарганда яндырам. Ә без синең белән иптәшләрчә сөйләшеп утырабыз, дәүләт эшләре белән шөгыльләнмибез. Бу шәмне мин үз акчама алдым, дәүләт акчасына түгел», – дип җавап биргән.

Әтисе сугышта хәбәрсез югалган, сугыш вакытында ачлы-туклы үскән, 7-8 яшьтән колхозда авыр эшләрдә эшләгән апамны кызганам. Хәзер аңа 71 яшь. Ул 50 елга якын колхозда эшләп, 5 мең сум пенсия ала. Басуларда, фермада, чөгендер кырында көне-төне эшләп, куллары, бармаклары кәкрәеп каткан аның. Ачлы-туклы балачак, ятимлек ачысы, төрлечә кыерсыту, җәбер-золым, кимсетүләр кичергән апама хөкүмәт 5 мең сум пенсия бирә. Мин моны чын мәгънәсендә мыскыл итү дип саныйм. Инде бик аз санда калган сугыш ветераннарына, толларга, ирләре сугышта һәлак булганнарга фатирлар, йортлар салып бирәләр. Бирсеннәр, күптән вакыт, картлык көннәрендә бераз рәхәт яшәп калсыннар.

Ә менә әтисе сугышта хәбәрсез югалган, инде тол калган әнисе дә күптән вафат булган, колхоз эшендә фаҗигале рәвештә ире үлеп, 5 баласын ялгыз үстергән сугыш еллары ятименә хөкүмәттән берни дә каралмаган. Кайда монда гаделллек, дөреслек? Бу бик аяныч һәм хурлыклы хәл дип саныйм.

Русия хакиме В.Путинга килгәндә, ул минем апама үзенең 100 млн. доллар торган берәр яхтасын бүләк итмәс. Киресенчә, дусты Абрамович тагын берне бүләк итсә, рәхәтләнеп алыр. Ә бернинди ярдәм күрмәгән апама шул 5 мең дә бик җиткән дип саныйдыр ул.

Минем өлкән баҗама 74 яшь. Аның да әтисе сугыштан кайтмаган. Бервакыт сугышта һәлак булган аталарның балаларына да 1 млн. сум бирәләр дигән хәбәр таралды. Һәлак булган атаның 5 баласы да әле исән. Шуны ишеткәч, алар аталарының үлгән хәбәрен белдерүче кара мөһерле кәгазьне эзләп табалар. Ә ул 1 млн. сум 1941 елда һәлак булган сугышчыларның балаларына гына бирелә дигәннәр. Ә баҗамның әтисе сугыш кырында «ялгыш» 1942 елда үлгән. (Хәер, бу хәбәр дөрес тә булып чыкмады үзе). Рәхмәт димичә ни әйтәсең хөкүмәткә, бигрәк тә Путин әфәндегә?

Мөгаен, теге колхоз рәисе хаклыдыр. Үзебез «сайладык». «Яхшы» хаким кирәк бит безгә, гомер буе шулай өметләнеп яшәдек һәм яшибез.

Урыс язучысы Гогольнең бер героен хәтерләтәбез кебек без. Ул – городничий, шәһәр башлыгы, хәзергечә мэр. «Ник унтер-офицер хатынын чыбык белән суктырдың?» – дип сорагач, «Мин суктырмадым, ул үзен-үзе суктырды», – дип җавап биргән. Без дә шушы унтер-офицер хатынына охшаганбыз, үзебезне-үзебез кыйныйбыз булып чыга.

«Халкы нинди, патшасы да шундый», дигән әйтемгә дә бик тәңгәл киләбездер кебек тоела миңа.

Рәис ЯКУПОВ.

Яр Чаллы шәһәре.

Тоттык капчык авызын киңрәк , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии