Ришвәтчелеккә каршы көрәш тамашасы дәвам итә

Ришвәтчелеккә каршы көрәш тамашасы дәвам итә

14 июньдә Казанда « бирмим дә, алмыйм да» исемле коррупциягә каршы урам чарасы үтте. Татарстан яшьләр берлеге оештырган әлеге чарада урамда үтеп баручыларга бер ягына 5 мең сумлык акча сурәте төшерелгән, икенче ягына Русия җинаять кодексының ришвәтчелеккә кагылышлы 291нче маддәсе язылган кәгазьләр таратылды. Яшьләр берлеге рәисе Светлана Пермякова сүзләренчә, бу чара шәһәр кунакларын һәм анда яшәүчеләрнең игътибарын республикадагы проблемасына игътибар җәлеп итү максатыннан уздырыла. Татарстан яшьләр берлегенең бу акциясе беренче тапкыр гына үтми. Узган елның 10нчы декабрендә дә алар «Чиста куллар» чарасы уздырды: көннең беренче яртысында дәүләт оешмаларына барып, түрәләргә коррупциягә каршы көрәш һәм моның нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Төштән соң башкаланың төрле урамнарында узып баручыларга, бушлай, «Чиста куллар өчен» дип язылган сабыннар өләштеләр. Оештыручылар сүзләренә караганда, республиканың кайбер районнарында да узган әлеге чарада барлыгы дүрт меңгә якын сабын таратылган. Бу чараны Татарстан президенты аппаратының коррупциягә каршы көрәш идарәсе ярдәме белән «Татарстан яшьләр берлеге» оештырды, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы.

Мин кышын уздырылган чарага игътибар итмәскә булган идем. Кемнәр оештырганы да кызыксындырмады. Инде яшьләрнең кабат урамга чыгып коррупциягә каршы көрәшәбез дип, клоуннар киемнәрен киеп, кешеләргә ясалма акча таратып йөрүләре, кемне ничектер, мине елмаерга мәҗбүр итте. «Азатлык» радиосы интернет сәхифәсендә чыккан яңа һәм кышкы хәбәрләргә реакция ничек булды икән, дип шул форумга күз салдым. Форумда яшьләрнең бу гамәлләренә игътибар булмаган, диярлек. Димәк ул, тәнкыйтьләнергә дә, макталырга да лаек түгел. Һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм. Ни өчен икәнен аңлатканчы, форумнардагы кайбер фикерләргә күз салыйк.

«Сәрби әбиегез» тәхәллүсе астында язучы бер укучы 10нчы декабрьдә болай ди: «Әле Казанда коррупциягә каршы сабын гына өләшкәннәр. Менә Дәүләт Думасында депутатларга памперс таратканнар. Ник дигәндә, СНГ илләрендә Оранжевая революция көтелә, көн саен Дума өстеннән Давыл хәбәрчесе очып уза икән ди бит әле. Шуңа күрә Дума өзлексез эшләү режимына күчкән.

«Күзәтүче» атлы берәү аңа җаваплый: «Сәрби әбинең «мәгълүмат»ын йомгаклап, М.Горький сүзләрен өстисе килә (фикерен үзгәртмәс өчен, үзе язган телдә): «Что бы человек ни делал на Руси, всё равно его жалко». Монда ЧЕЛОВЕК урынына ВЛАСТЬ дип язсаң, дөрес булыр иде, минемчә.

«Зимагур» кушаматлы икенче бер укучы 14нче июнь чарасыннан соң җитдирәк киңәшен бирә: «Гади караклар белән сәяси каракларны аерырга өйрәнегез инде. Гади караклар ришвәт алмый, бирмиләр дә. Сәяси караклар ришвәт таләп итә, йә куркытып, йә талап ала. Гади караклар инвалидлар, ятим балалар, пенсионерлар өлешенә тими (бирергә мөмкиннәр). Сәяси, партияле караклар ятимнәр, инвалидлар, пенсионерлар авызыннан ризыкны, яшәү шартларын тартып ала. Гади караклар законнары, сәяси, партияле караклар законнарыннан аерылып тора», – ди ул.

«Безнең гәҗит» коррупция проблемалары турында күп язды, коррупционерларны һәрдаим фаш итеп тора. Ришвәтчелек, дигәч, табиб, ЮХИДИ инспекторы, хокук сакчысы, укытучы ише һөнәр ияләрен генә күз алдында тотасы түгел. Бүген хакимият үзе тоташтан коррупция баткаклыгына кереп чумган. Русиядә ни өчен фатирлар бик кыйммәт? Чөнки «откат» өлеше зур. Беркемгә сер түгел, дәүләт заказына ия булу өчен шул заказлар кулларында булганнарны «җылытасы» бар. Менә шул җылыткыч – «откат» була да инде. Аның кешесенә карап процентлары да мәгълүм. Шул «откат»лар аркасында торак-коммуналь хуҗалыгы түләүләре дә, башка тарифлар да кыйммәт. Ә Казан Русиядә тарифлар буенча иң «алдынгылардан». Җәмәгать транспортында йөрү хакы да бездә иң югарылардан. Бу халыкның күп акча эшләве белән бәйле түгел, ә бәлки менә шул хезмәтләрне күрсәтүчеләрнең нәфесләре котыруда, бюрократик киртәләрне читләп, җиңелрәк яшәр өчен, «кирәкле» түрәләрне дә «җылытырга» кирәк булуда. Мин үзем төбәкләрдәге коррупция тирәнлеге күрсәткечен сайлауларда хакимият яклаган фирканең сайлану күрсәткеченә карап билгеләр идем. Ә бездә ул бик югары. Юк, халыкның хакимиятне үлеп яратканы өчен түгел, ә системаның гаять нык булып, үз кирәген үзенчә эшләтә алуында. Бу инде коррупция чылбыры нык булганда, патшалык кануннары хакимлек иткәндә генә мөмкин.

Инде яшьләр оештырган урам тамашасына килик. 10нчы декабрьдә алар министрлыклар буйлап, анда утырган түрәләргә, коррупциянең никадәр яман нәрсә икәнен аңлатып йөргәннәр. Әлеге чараны оештыручыларның сүзләренә караганда, түрәләр яшьләрне бик җылы кабул иткән, һәм… коррупциянең яман нәрсә икәнен аңлаганнар да. Димәк, бар да «үзгәрәчәк». Кышын таратылган 4 мең данә сабын да ришвәтчеләрнең намусларын юарга ярдәм иткәндер. Инде менә әле генә, урамда үтеп баручыларга бу яман эшнең закон белән дә җәзалануын аңлаткан ясалма акча да тараттылар.

«Татарстан яшьләр берлеге» әгъзаларының ниятләре изге. Коррупциягә каршы көрәш тә – бик кирәкле гамәл. Әгәр дәүләт бу яман чирне җиңә алмаса, хакимият аңа тагын да тирәнрәк кереп батса, хәлләр аяныч. Минемчә, моны һәркем белә. Белә, әмма тыштан караганда гына аңлаганга сабыша. Ә үзеңә барып төртелгәч… Чиновник кәнәфиенә тиенгән түрә үзенең нәсел-нәсабен кайгыртып өлгерергә тырыша. Мөлкәт законлаштыру булсын, медицина ярдәмен алучымы, кемгәдер йомышың төшсен… белешмә өстенә белешмә җыеп, бюрократик киртәләрне кичә башласаң, үзең дә кемгәдер түләп, проблемалардан котылу җаен карарсың. Шулай булгач, коррупцияне урамнарда тамаша оештырып кына җиңеп булмаганы көн кебек ачык. Газетабызның бүгенге санында гына шул ук коррупция белән бәйле ничә тема күтәрелә?! Кемнәрдер эзәрлекләнә, кемнәрнедер кыерсыталар, кемнәрнеңдер хокуклары чикләнә. Инде әйткәнебез дә бар: бюрократик аппаратны, бер-берсен кабатлаучы ведомстволарны кыскартырга, тикшерү-контроль оешмаларының үзләренең эшчәнлеген ныклы контроль астына алырга кирәк. Иң мөһиме – сүз иреге, демократик институт, гадел суд, бәйсез хокук саклаучылар булдырырга, полицияне, прокуратураны мөстәкыйль итәргә. Үз мәнфәгатен генә кайгыртырга тырышкан түрә, ул дәүләт чиновнигымы, предприятие, оешма җитәкчесеме, законнан куркып торырга тиешле. Ә бүген законнар 2 стандартлы: кемгәдер үтә, кемне бәреп ега. Синең хокукларың зуррак булган саен (дәрәҗәлерәк түрә булган саен дип укы), синең хакың да югарырак. Коррупция бетерелгән илдә, хәтта, Президентны да җавапка тартырга, хөкем итәргә була. Депутатлар да җавапка тартыла. Ә бездә Президентны җавапка тартып буламы?

Һәм тагын бер киңәш – монысын уйлап чыгарасы да юк, гади генә: коррупционерны әллә кайдан эзлисе түгел. Түрәме ул, табиб, йә укытучымы, яисә прокурормы – ул мөлкәтенең кайдан килгәнлеген аңлатып бирә алырга тиешле. Шулай булгач, «Татарстан яшьләр берлеге» әгъзалары, сез урамга клоуннар киемнәрендә чыгып, уйнап-көлеп йөрмәгез. Чиновниклардан законнарның үтәлешен таләп итегез, коррупциягә каршы көрәшнең чынлап та нәтиҗәле юлларын күрсәтегез, коррупционерларны фаш итегез. Ә болай театр гына уйныйбыз, спектакле дә күңелсез, һаман бертөрле.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии