Сынамышлар, фаразлар...

Сынамышлар, фаразлар...

Урамда кыш белән яз тартыша. Синоптиклар, 2023нче елның язы вакытыннан иртә килде, дип белдерсә дә, җылы кояшлы көннәр аралаш суытып та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый. Әйтик, апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

Әмма мин сынамышларның заманча булган вакыйгаларына сылтама ясамакчы булам. 1952нче елга кадәр халык апрель башында азык-төлеккә, көнкүреш товарларына бәяләрнең арзанлануын көтеп ала иде. Еллар уза, түрәләр алышына, өйрәнелгән гадәтләр, халык сынамышлары сыйфатында, онытыла бара. Соңрак халык апрель башында үзәк фирка тарафыннан май бәйрәмнәренә багышлап игълан ителгән «Апрель тезис»ларын укып өйрәнә башлады. Ниһаять, 1985нче елның апрелендә «Исерткеч эчемлекләрне тыю» турында зур күләмле фәрман матбугатта басылып чыкты. Шул елларны инде Үзәк Азия, Кавказ, Кырым ярымутрауларында гөрләп үсеп утырган сортлы йөземнәрне тамырлары белән юк итү башланды. Ә бит баштан ук бары «винный» сортларны гына кисү каралган була. Ни кызганыч, халык мөрәҗәгате дә, халык сынамышлары да тәхеттә утырган түрәләргә барып җитмәде. Аның зур җинаять икәнен аңладылар, әмма соң иде.

Бу көннәрдә дә депутатларның язгы омтылышы башланды. Составында исерткеч матдәләр булган сыекчаларны балигъ булмаганнар өчен тулысынча тыю турындагы канун проектын Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин кушуы буенча кабул итү озак көттермәс. Депутатларга төзәтмәләрне беренче укылышта карарга мөмкин булсын өчен, апрель урталарында ук профильле комитетларга тиешле канун проектын әзерләргә кушты ул. Тыю, составында исерткеч матдәләр булган сыекчаларга гына түгел, ә шундый ук сыекчалар белән бәйле бөтен линиягә кагылачак, шул исәптән: реклама, кибет киштәләрендә урнаштыруга да. Канун кабул ителгәннән соң, Дәүләт Думасы, составында исерткеч матдәләр булган сыекчаларга акцизларны күп тапкыр арттыру турында салым законнарына үзгәрешләр кертү инициативасы белән дә чыга.

Спикерның «Үгезне мөгезеннән тоткан» тәвәккәллеге мактауга лаек. Еракка йөрисе юк: Казан үзәге, Иске Татар бистәсе шәһәрнең йөрәге, йөзләгән турист-сәяхәтче була анда. Әмма мондагы төрле заманнарда интеллигенциянең күренекле вәкилләре яшәгән йортларда да «агу» сату нокталары бихисап.

Шул ук вакытта исерткеч эчемлекләрне яклап чыккан тавышлар да юк түгел. Алар әйтүенчә, 1985нче елгы Горбачев юлы белән барырга ярамый: ул үз вакытында исерткеч эчемлекләрне тыйса да, нәтиҗәсе ни булып бетәрен күз алдына да китермәгәндер. Кешеләр шешә өчен бер-берсен үтерә башлагач, игълан ителгән реформаның зыяннан башка файдасы күренмәде. Узган гасырның 80нче елларында ил нәкъ менә җитештерүдә дә, көнкүрештә дә эчкечелек аркасында упкынга тәгәрәде. Алкоголь белән хәл бик киеренке иде. Рәсми статистика гына Союз Республикаларында алкоголизм белән авыручы 5 миллионга якын кеше булганлыгын һәм алар арасында хатын-кызлар саны елдан-ел артуын күрсәтте. Нәкъ менә шул сәбәптән хезмәт җитештерүчәнлегенең кимүе, юл-транспорт һәлакәтләре санының артуы, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар санының артуы һәм башка күп проблемалар күзәтелде. Биредә «Дүшәмбегә кадәр яшибез» фильмыннан бер эпизодны искә алу урынлы. Тарих укытучысы Илья Николаевич янына укучының әнисе килә, чөнки уку чиреге ахырында укучы баланың көндәлегендә «икеле» чыгасы билгеле була. Әнисе, әтисе эчкече булу аркасында, улының өч яшенә кадәр башын тота алмаганлыгын аңлата. Мондый гаилә фаҗигаләре «бөеклеккә күтәрелгән» социализм вакытында миллионнарча була.

Аракыны тыюның уңай яклары да булмады түгел. Мәсәлән: исерткеч эчемлексез уздырылган туйлар. Өлкән яшьтәгеләр бүгенге көнгә чаклы шул күңелле туйларны искә алалар. Алкоголь сату буенча чикләү чаралары шулай ук СССР халкының гомуми гомер озынлыгына уңай йогынты ясап, ул 2,6 елга артты. Бу азмы? Әйдәгез, бүгенге көн белән чагыштырыйк, без демографик упкынга тәгәрибез. Әлбәттә, сәбәпләр бик күп, аларны язмасам да билгеле. Сүз уңаенда әйтим, 1985нче елгы исерткеч эчемлекләрне тыю кануны аркасында халык аракысыз калмады. Казанда талоннарга гаиләнең бер әгъзасына айга бер шешә сатып алырга мөмкин иде, дүрт кеше – ике литр, тагын бер ай – һәм барлык очраклар өчен сигез шешә бар иде инде: бакчага тирес алып килергә дә, сантехникка «рәхмәт әйтергә» дә – «сыек валюта». Михаил Горбачевның гөнаһлары булды анысы, кем ялгышсыз, һәм бүген тәмугтагы җеннәргә аның белән идарә итү җиңел түгелдер.

Составында исерткеч матдәләр булган сыекчаларны балигъ булмаганнар өчен тулысынча тыю турындагы закон проекты, әлбәттә, кабул ителер. Әмма эчми яши алмаучылар башка сыекчаларны кулланып фани дөньяны калдырып китмәсләр микән? Андый хәбәрләр дә юк түгел. Сакланганны Аллаһ саклар!

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии