Без россиян түгел, без – татар!

Без россиян түгел, без – татар!

Ике ел элек кенә яллы бурзайлар мәктәпләрне кирза итекләре белән вәхшиләрчә таптап һәм урыс булмаган милләтләрнең телен кисеп чыккан иде инде. Сасы көзән лапаска керсә, бер тавыкны буганда икенчесеннән күз алмый, кан исеннән котыра-котыра, һәммәсен дә буып ташламыйча туктамый, ди. Мәскәү карагруһчылары дә телебезне кисеп кенә туктамады бугай, хәзер алар адәм баласының иң соңгы һәм иң изге ядкәре – җаныбыз кебек кадерле милләтебезне дә алыштырып куймакчы; татар, башкорт, чуаш, мари, якут кына түгел, Русия территориясенә килеп берәр марҗа белән никах корган гарәп белән афроамериканецтан да россиян ясамакчы!

Урыс булмаган милләтләрне чукындыру һәм йотып бетерү максатыннан махсус рәвештә ачып куелган карагруһчы Этнография институтының ректоры Валерий Тишков әле бер ай элек кенә «татар-башкорт» дигән ясалма бер «этнос» уйлап тапкан һәм 2020нче елның октябрендә узачак җанисәп вакытында татар белән башкортларның санын әнә шул «яңа милләт» хисабына киметмәкче иде. Русия мөселманнарының иң затлысы булган милләтләргә теше үтмәячәген чамалады бугай, узган атнада ул Дәүләт Думасындагы депутатларга һәм «кояш-хаким» таләбе буенча Конституциягә үзгәреш кертү өчен төзелгән «үтә зыялы» төркем яллыларына Җир шарын шаккатырырдай «өр-яңа бер милләт» атамасын тәкъдим итте. Бактың исә, Советлар Союзы һәм яңа Русия өчен гасырлар буена яшәп килгән «күпмилләтле Русия халкы» дигән термин һич ярамый, бездәй мәхлукларны моннан ары «күпхалыклы россиян милләте» дип атасаң отышлырак икән! «Эврика» бит, валлаһи! Тишков бу атамага махсус патент алып куймаса ярый әле тагын!..

Көлке көлкесен дә, әмма Тишков тәкъдимен әле утызынчы елларда ук дистә меңәрләгән «россиянлы»ны диварларга терәп атарга һәм концлагерьларга сөрергә кул куеп утырган җәллад Молотовның оныгы, Дәүләт Думасыннан байтак еллар буе миллионлаган тәңкә акча суырып утырган депутат Вячеслав Никонов эләктереп алды. Хәзер Дума комитетларында бөек карагруһчы Тишковның шушы «академик» тәкъдимен тикшерәләр. Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча «кояш-хаким» тәкъдим иткән «бөек» идеяләрне бердәм тавыш белән хуплап баруларыннан ук аңлашыла. Русия «халкы»ның «бөек», әмма телсез депутатлары «күпхалыклы россиян милләте»н илнең төп законына да язып куяр әле!..

Газиз телкәйләребезне вәхшиләрчә кисүгә протест йөзеннән, удмурт халкының бөек улы, күренекле галим Альберт Разин Ижау үзәгендә, аларның Дәүләт Советы бинасы каршында үз-үзен яндырып үтергән иде бит инде! Карагруһчы даирәнең берсе дә моннан сабак алмады, акылга килү өчен сыңар гына да адым ясамады. Мәскәүдәге яллы һәм «үтә зыялы» бер төркем татар халкы өстенә ябырылды. Русия Думасындагы җитәкчелеккә бер гасырлык тарихта бердәнбер вәкил булып Илдар Гыйльметдинов үткән иде, шашкан карагруһчылар аны милли эшләр буенча комитет рәислегеннән алып атты. «Кояшымыз» 15нче гыйнварда башлап җибәргән «яңарыш» буенча, Русия хөкүмәтенең составын яртылаш рәвештә булса да алыштырганнар иде. Ул хөкүмәткә Русия мөселманнары арасыннан бердәнбер вәкил булып безнең татар улы Марат Хөснуллин вице-премьерлыкка уза алды. Ләкин юк икән шул, татар вәкиленең югары эшелонга үтеп керүе тагын Мәскәү карагруһчыларының үтенә барып тигән. Башкалада шул атнада ук бер төркем яллы «галимнәр» табылды, шулар Марат әфәндене ул Мәскәү хакиме Сергей Собянинның төзелеш буенча урынбасары булып торган чакта пайтәхеттә йөздән артык тарихи әһәмияткә ия мәдәни объектларны юкка чыгаруда гаепләде һәм яңа премьердан аны кәнәфиеннән алып ташлауны таләп итте. Югыйсә, төп кубызны Мәскәү эчендә Собянин уйнавын да, һәр калада төзелешне алып баручылардан тыш шәһәрнең төзелеш һәм архитектура советы, хәтта шул ук Мосгордума составында депутатлар комитеты булуын да бер капчык акчага ялланган голамәләр белә бит инде. Төп максатлары ак җеп белән тегелгән: югары идарә катламына үз булдыклылыгы белән үтеп керү бәхетенә ирешкән татар вәкилен хакимият тирәсеннән читкә алып ату!..

Татар 1552нче елдан соң уртак ватанына әверелгән Русия хакына, урыс милләтенең бәхете хакына нинди генә игелекләр кылып карамады, барыбер ярамады. 1612нче елда ярты Русия белән Мәскәү үзе поляк баскыннары кулында калгач, Нижгарның чукынган мишәре Минин-Миңлебаев, үзенең һәм якын туганнарының акчасын да өсти-өсти, җимерелеп барган илгә халык ополчениесе төзеп бирде һәм Русияне коллыктан коткарды. 1812нче елда кузгалган Ватан сугышын татар-башкорт полклары 1814нче елда Париж урамнарына иң беренче бәреп кереп, тантаналы төстә төгәлләде. 1914нче елда башланган Беренче Бөтендөнья сугышы окопларына татар халкы үзенең бер миллион ир-егетләрен озатты, шуларның 100 меңгә якыны урыс дәүләтенең азатлыгы хакына башын салды. 1930нчы елларда 45 мең татар гаиләсе кулакка чыгарылып йортыннан куылса да, Русия өчен Магнитогорск каласын төзеп бирде, илне индустрияле һәм тракторлы итте. 1941нче елда да шул ук татар халкы фронтка 700 меңнән артык газиз улын озатты, аларның 370 меңгә якыны туган җирләренә әйләнеп кайтмады. Һәм, 200гә якын Советлар Союзы Каһарманы үстереп, татар халкы Русиянең урыс булмаган милләтләре арасында беренчелекне яулады…

Татар милләтендә «Кулыңда тәбә кыздырып ашатсаң да, син газиз әниең каршындагы бурычны кайтарып бетерә алмыйсың», дигән гыйбрәтле бер мәкаль бар. Татар өчен, югыйсә, Русия әнкәйдәй газиз ватаны да түгел. Безнең республика ел саен Мәскәү казнасына 700 миллиард тәңкәдән артык ясак озатып тора, Русияне бу дәрәҗәдә баетып баручы бер генә төбәк тә юк. Ләкин Мәскәү карагруһчыларына барыбер дә ярап булмый. Хәзер болар безнең җанны – милләт атамасын да суырып алмакчылар!..

Русиянең ялган җанисәп кубызына биеп һәм урыс халкының санын баету максатыннан без «россиянлы» булып язылырга риза түгел. Безгә меңьеллык бөек тарихлы һәм кешелек каршында булдыклы вә бердәм буларак танылган татар исеме, аның теле һәм җисеме кадерле вә газиз. Исемебез дә сакланмаса, безнең югалтыр байлыгыбыз да калмаячак инде. Чигенер арабыз юк, артта – газиз милләт!

Вахит ИМАМОВ,

язучы-тарихчы, Тукай бүләге лауреаты,

«Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире

Редакциядән: «Безнең гәҗит» үзенә охшаш басма – ил көн яңалыкларын туры сүз белән яктыртучы «Мәдәни җомга» газетасына да язылырга өнди. Индексы:П2355

Комментарии