Юрап китерелгән пандемия

Юрап китерелгән пандемия

Йөз тапкыр тыңлаганчы, бер тапкыр барып күр, ди безнең халык. Менә мин үзем күргәннәрне язарга булдым да инде. Монда бары фактлар гына китерәм, кемнедер мактарга да, хурларга да җыенмыйм.

Шушы җөмләләрне язып куйгач, кылт итеп бер киногерой авызыннан ишетелгән сүзләр исемә төште. «Чует мое сердце, мы стоим накануне грандиозного шухера», – дигән иде ул. Менә бу «шухер» кайсыбер илләрне санамаганда, бөтен җир йөзендә, шул исәптән Русиядә дә бара инде. Моның башы 2019нчы елның август аеннан башланды. Һиндстанда бер малай авызыннан сенсацион хәбәр әйттерделәр. Имеш, ел ахырында һәм 2020нче ел башыннан дөньяда ниндидер эпидемия башланачак. Декабрь ахырында бу акция Русиядә дә үткәрелде. Бу юлы, имеш, Ванга әби 1995нче елда әйтеп калдырган сүзләрне халыкка җиткерделәр. Һәм менә чынлап та, ел ахырында Кытайның Ухань шәһәрендә 15-20 кешенең ниндидер билгесез вирус белән авырып киткәнен сөйли башладылар. Озак та үтми бу вирусның исеме «Коронавирус» икәнен дә белдек. Имеш, бу – өр-яңа вирус төре икән. Ә менә иң сәере – 2020нче елның гыйнвар башыннан ВОЗ (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы) дөньяда пандемия башланды дип игълан итте.

Нәрсә соң ул эпидемия һәм нәрсә ул пандемия? Эпидемия – бер төбәктә бер үк вакытта бер үк чир белән халыкның 5 проценты авырып китү. Ә пандемия – бер үк вакытта 20-30 илдә халыкның 5 проценты авырып китү. Русиядә мәсәлән 140 миллион кеше яши. Димәк, 7 миллион кеше авырырга тиеш булган. Барлык массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар, хәтта Илбашы да пандемия сүзен телләреннән төшерми. Махсус рәвештә бу авыруны чакырып торалар сыман. Нигә шулкадәр халыкны куркытырга кирәк икән соң, аңлап бетермим.

Менә минем кулда 2003нче елның 13нче июлендә чыккан «Североуральские вести» гәҗите. Аның беренче битендә «Коронавирус становится агрессивным» дигән язма урнаштырылган. «ЗОЖ» – 2003нче елның сентябрь ае. Коронавирустан дәвалау препаратлары – рибоверин, дексазон, преднезалон. 2014нче елда, март аенда язып куелган булган: «Март аеның бер атнасы эчендә Казанда 24 меңгә якын кеше ОРВИ белән авырып киткән».

Дөнья буйлап ниндидер зәхмәт йөри, анысына шик юк. Үпкә чире белән авыручылар күбәйде. Ләкин монда бит алар барысы да коронавирус белән авырый дигән сүз юк. Анда бик күп онкология, гадәти пневмония белән авыручылар да бар. Һәрхәлдә, мин апрель аеннан август аена кадәр шушы авыручылар арасында булсам да, менә бу кеше коронавирус белән авырый дип әйтүчеләрне күрмәдем дә, ишетмәдем дә.

Апрельнең 23ләрендә кинәт кенә ютәлли башладым, температурам 37,3кә күтәрелде. Шул ук көнне ингаляция ясый башладык. Чөнки миңа «бронхиальная астма» дигән диагноз куйганнар иде. Өч ел буе шушы авырудан дәваладылар. Сүз уңаеннан язып китим, бу диагнозны миңа медицина фәннәре кандидаты куйган иде. Быел ачыкланганча, дөрес дәваламыйча, бронхлар белән үпкәләр арасында ниндидер үзгәрешләр барлыкка килгән. Өч көннән температурам төште, ә тагын өч көннән 37,7гә кадәр күтәрелде. Ютәл һаман да бетми. 29нчы апрель көнне тиз генә рентген ясатып алдык. «Подозрение на пневмонию» диделәр. Шул ук көнне антибиотик ала башладым. Икенче көнне терапевт чакырттык. Япь-яшь кыз, бернәрсә дә әйтә алмый. Ул «ашыгыч ярдәм» чакыртты. Коронавирустан шикләнеп, РКБга алып киттеләр. Бу көндезге сәгать бер иде. 2,5 сәгать «ашыгыч ярдәм» машинасында кабул иткәннәрен көтеп утырдым. Кабул да итмиләр, кире дә җибәрмиләр. Безнең арттан тагын биш «ашыгыч ярдәм» кареталары килеп басты. Чират көтәләр. Ниһаять, кабул итә башладылар. Кушеткага менеп яткач, дүртәү яныма килеп басты. Берсе кан ала, икенчесе – авызны ачтыра, өченчесе борынны карый, дүртенчесе миннән сорау ала. Барыбызда да битлекләр, алар сүзен – мин, минекен алар ишетми. Барысы да ачулы, зомбилар кебек. Әйтерсең лә мин бер җинаятьче алар каршында. Аларга эшләргә шартлар тудырылмаганга без гаеплеме инде? «Нигә сез безне мыскыл итәсез? Нигә сез безне урамда «ашыгыч ярдәм» машинасында утырырга мәҗбүр итәсез?» – дигән идем, имеш, аларның томография аппараты ватылган. Ә нигә бүлмәләргә кертмисез, монда бит буш урыннар күп, дигәч: «Бер-берегез белән контакт булмасын өчен», – дигән сүзләр ишеттем. «Нинди контакт турында сөйләделәр соң болар?» – дип уйлап куйдым мин, бер сәгатьтән барыбызны да бер палатага тутырып куйгач. Беркемгә дә бернинди диагноз куелмаган, көне буе безне аерым-аерым кабул итеп маташтылар да, кичке сәгать биштә бер көтүгә тупладылар да куйдылар. Абсурд бит бу. Мәгънәсез, җинаять гамәлләр. Урамда полиция битлек кимәгән халыкны кыйнап, штраф салып йөри, ә монда?! Минем диагноз билгеле бит инде: «двухсторонняя пневмония». Миңа дәва кирәк, антибиотикны өйдә ала башлаган идем. Шул уколны салдырыр өчен әрләшеп, талашып беттем. Постка барырга ярамый, дежур табибка барырга ярамый. Төнге 12дә бик каты тавышлангач, иртәгә «двойной» доза алырсың, дип «тынычландырдылар».

Палатадагы авыруларның барысы да йөткерә. Барысының да уртача температурасы – 37,3–37,7. Йөзләрендә – курку, күзләрендә нур юк һәм барысы да битлексез. Чөнки битлек кисәң, сулыш алу авырлаша. Шулай төн уздырдык. Икенче көнне игълан иттеләр: беребездә дә коронавирус юк, безне башка хастаханәләргә тараталар. Мин икенче хастаханәгә барам икән. «Ашыгыч ярдәм» машинасына төшеп утырдым. Көтәбез. 40 минут узды, 50 минут, инде бер сәгать булды… һәм без кузгалып киттек. Бер авыруны көткәнбез, аны чыгармаганнар икән. Адәм көлкесе! Хастаханәнең «приемный покой» бүлмәсендә мине калдырып киттеләр. Тарих кабатлана: тагын көтәргә, көтәргә… Югыйсә, без бит монда өчәү генә утырабыз. Ник кабул итмиләр, беркем дә бер сүз әйтми. Бер әбиең зарлана башлады. «Мы преступники что ли, к нам такое отношение», – ди. Үзе мескен көчкә сулап утыра. Сәгать ярым вакыт үткәч, мине дә кабул иттеләр. Табибка кердем. «Мне все ясно. Тут подробно описано. Будем долечивать», – дип, мине чыгарып җибәрде. Менә сиңа мә! Шул сүзләрне әйтер өчен мине 1,5 сәгать көттерергә кирәк иде микәнни?

Уйлап карагыз, җәмәгать! Өйдән чыгып киткәнгә нәкъ ике тәүлек дигәндә, кайнар ризык ашамаган, эчмәгән килеш, ике яклы пневмония белән авыручы кешегә, ниһаять, терапия бүлегенә кереп ятарга насыйп була. Бу бит Казан шәһәрендә. Бүлмәләр, гомумән, бу терапия бүлеге 20-30 ел ремонт күрмәгәндер. Авыруларга бернинди дә шартлар тудырылмаган. Бәдрәф коридорның аргы башында. Юри санадым, безнең палатадан анда барып җитү өчен 50 метр ара үтәсе. Май кояшы кыздыра башлагач, палатадагы кызуга чыдарлык түгел. Тәрәзәләрдә жалюзилар гына да юк бит. Бер безнең палатада гына бар иде. Авырулар трусикчан гына калып чишенеп ятканнар. Яңа ИВЛ аппаратлары турында уйларга да юк. Ә бит монда барысы да үпкә чире белән авыручылар. Кайсы сулыш ала алмыйча чыжылдап ята, кайсы буыла-буыла йөткерә. Битлекләр бөтенләй бирелми. Комиссия килә дигәч, бер-ике тапкыр өләштеләр. Минем дәвалау курсы – көнгә бер тапкыр антибиотик, көнгә бер укол. «Нигә бер генә ул, көнгә ике укол булырга тиеш бит», – дигәч, «зато двойная доза», диделәр. 1нче майдан 12нче майга кадәр дәвалагач, өйгә кайтарып җибәрәбез, диделәр. Барыбызны да. Арада бик каты авыручылар да бар иде. Бу терапия бүлеген коронавирус белән авыручыларны дәвалар өчен көйлиләр икән. Анализларны, контроль томография нәтиҗәләрен сорыйм, өзеп әйтүче юк. «На всякий случай, онкология диспансерында күренеп ал әле», – дип әйттеләр дә, шул «недолеченный» килеш өйгә кайтарып җибәрделәр. Шуннан өч айга сузылган мәхшәр башланды. Анысы инде аның аерым мәкалә булыр.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии