- 17.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Бүген Русиянең 22 млн.гражданы минималь яшәү күләменнән азрак акча ала. Аларның хезмәт хакы 10 мең сумга да тулмый, дип хәбәр итә «Независимая газета». Иң аянычы: хәерчелеккә күбрәк балалы гаиләләр дучар була. Ә менә Росстат узган ел аз керемлеләрне 16 миллион кеше дип санаган. Ярлыларның 1 ел эчендә тагын 6 млн кешегә артуы, 22 млнга җитүе безне хафага сала, дип белдерде Русия ДәүДумасында торак сәясәте комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Николаева. Бүген Русиядә халыкның 14 проценты минималь яшәү минимумыннан азрак акчага көн күрә, ди ул.
Дөрес, минималь яшәү минимумы Русиядә 8 меңнән 10 мең сумга җитте. Ләкин эшсезлек буенча пособие үзгәрешсез кала. Ул минималь булса 850, ә максимале – 4900 сум. Бу инде 2009нчы елдан бирле үзгәрешсез. Шул ук вакытта илдә эшсезлек арта бара. Ноябрьнең беренче атнасында гына да эшсезләр армиясе 0,5 процентка үскән. Хәзер илдә рәсми статистика 914 меңгә якын эшсез булуын таный. Ләкин, бу рәсми статистика. Чынлыкта эш табалмаучылар күпкә артык. Илдә ярлылар санын киметү өчен шартлар киләсе елларда гына барлыкка килмәс кебек. Инфляция бүген индексацияләү күрсәткечләрен дә узып бара. Пенсияләрне дә киләсе февральдә бары тик 4 процентка гына күтәрәчәкләр.
Хәерчелек проблемасын азык-төлек карточкалары кертү аша йомшартмакчы булалар. Ләкин бу карточкалар тирәсендә дә ыгы-зыгы тынмый. Аны күптәннән вәгъдә итсәләр дә, ул һаман гамәлгә куелмый. Чөнки бүгенге хәерчелек, башлыча, азык-төлек бәяләре аркасында туа. Кибеттәге бәяләр бүген кешеләрне әнә шул хәерчеләр сафын тулыландырырга мәҗбүр итә дә инде. Кызганычка каршы, Русия, башлыча, казылма байлыклар хисабына гына яши. Бүген нефть һәм газга халыкара бәяләр тотрыкланмый торып, доллар, евро-рубль мөнәсәбәтләре җайланмыйча, Русиядә хәерчеләр саны артачак кына. Уртача хезмәт хакы бездә фәләнчә мең сум, дип шапырынулар ул күзгә төтен җибәрү генә. Әйтик, рәсми санга күз салсак, һәр русияле 32 мең сум айлык хезмәт хакы ала, дип исәпләнә. Ә Татарстанда уртача хезмәт хакы 28600 сум. Укытучыларның кереме 34 мең сумга якын, вуз укытучыларыныкы 44 мең сумнан арта. Шулай булгач, үзегезнең хезмәт хакларыгызны тикшерегез. Сез «уртача»га эләгә аласызмы, әллә өстә телгә алган 14 процентлы хәерчеләр армиясендә чутланасызмы? Ә мин, сез хисаплый торганда, шуны гына әйтәм: русиялеләр хәерчеләнә бара һәм якын киләчәктә әле якты өмет күренми.
Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии