Татарстан Президенты – Рәшит Нургалиев?

Татарстан Президенты – Рәшит Нургалиев?

тирәсендә әллә нинди зур түрәләр бөтерелә, безнекеләр Мәскәүгә китеп бара. Хәтта журналистларга да «тынгылык» юк, бер-бер артлы китә торалар. Бу мине, нишләптер, сагайта.

Чынлап та, түрәләре республикабызга килергә атлыгып кына тора. Русия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов турында әйтеп тә торасы юк инде, ул Казанда төпләнде булса кирәк. Әле җитмәсә аның: «Татарстанда яшәүче һәр кеше татарча белергә тиеш», – дип, сәхнәдән сүз әйтүе бөтенләй каннарны кыздырып җибәрде. Бигрәк тә, урыс җәмгыятенең. Алар инде хокук саклау органнарына Дмитрий Медведевның уң кулы өстеннән шикаять тә язган. Монысында инде татарларны мыскыл итәргә тырышучы урыс җәмгыяте вәкилләре Александр Салагаев белән Михаил Щеглов катнашкан. Аларына ни кирәк соң? Республиканы болай да алдында түбәнсетеп яталар, хәзер инде федераль түрәнең сүзләренә дә дәгъва белдерәләр. Хәер, Шуваловның бу гаризаларга исе дә китмәс шул, чөнки аның Казанга килгәләп йөрүе башка нәрсәдән гыйбарәт.

Бүген Татарстан иң тиз үсеп килүче төбәкләрнең берсе. Мәскәү алдында мондый күрсәткечләргә ирешү, федераль үзәкне читләтеп узып, чит илләр белән хезмәттәшлек булдырып йөрү, республикага инвесторлар ташу кайбер дәрәҗәле шәхесләрне борчымый калмыйдыр. Русия Президенты хакимияте вәкилләре яхшы аңлый: Татарстанның бүгенге үсеше турыдан-туры аның сәясәтендә катнашучы акыллы белгечләргә бәйле. Тик бу урында мин «акыллы белгечләр» сүзен «акча әйләнеше арбитрлары» дип алыштырыр идем. Ни өчен, хәзер аңлатам.

Бер яктан караганда Мәскәү мэры урынбасары булып эшләүче республиканың элеккеге Төзелеш министры Марат Хөснуллин, Элемтә министры Николай Никифоров, күптән түгел генә Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнгән Айрат Фәррахов уңышлы эшләгән җитәкчеләргә охшап тора. Һәрхәлдә, Казан Кремле биремнәрен үтәп йөрүче матбугат чаралары язуына карасак, шулай дияргә була. Әйдәгез, бу мәсьәләне икенче яктан карыйк. Әлеге түрәләр, әгәр чын халык күзлегеннән чыгып фикер йөртсәк, заманында Татарстанда эшләгәндә үз тармакларын, киресенчә, түбәнгә тәгәрәтте. Айрат Фәррәховны алыйк. Теләсә кемнән сорагыз, сәламәтлек саклау буенча республикада алга китеш бармы дип, күбесе юк диячәк. Әле начар якларын әйтеп тә узачак. Ә инде Мәскәү программаларына кереп, безгә миллиардлар белән кайткан ярдәмгә төрле медицина үзәкләре төзү яхшы эшләүче түрә гамәле түгел. Өстәвенә, Татарстандагы ул биналарда, беренчедән, күп җиһазлар складларда саклана, икенчедән, күрсәткән хезмәт өчен ат бәясе кадәр акча алалар. Гади халык салымнарына сафка бастырылган медицина учреждениеләрендә гади халык үзе дәвалана алмый. Димәк, Мәскәүгә безнең түрәләрдә шушы сыйфатлар ошый? Уңышлы эшләүче түрәләрне сайлап алу сәясәте аксый ахры хакимиятендә.

Тик, шуны әйтмичә булмый, Мәскәүгә китеп баручы түрәләрнең күбесе бездә эре агымнарын тотып торган кешеләр иде. Монда бер парадокс кебек яңгыраучы фикерне әйтергә була: федераль үзәк тармак буенча эшли белми торган, әмма акча тота белү, аны табу осталыгына ия булган кешеләрне Татарстаннан ала. Николай Никифоровны алыйк. Ул уйлап чыгарган «Электрон хөкүмәт» программасының файдасы өч тиенгә дә тормый, бу хакта хәтта Мәскәү газеталары да язып чыкты. Халыкның нибары 1% ы гына дәүләт хезмәтеннән Интернет аша куллана икән. Шулай булгач, яшь министр лаф орган, бюджеттан миллиардлар каралган проект ниемә кирәк иде соң? Моңа җавабым бар. Бүгенге сәясәт илебезгә, халыкка бернинди дә файда китерми торган, әмма төрле программалар аша түрәләр һәм алар белән бәйле фирмалар бик күп акча эшли ала торган идеяләр белән яши. Ягъни, хәзерге дөньяда җитәкчеләр тәкъдим иткән, әмма берәүгә дә кирәкмәгән проектлар почетта тора. Аның файдалылыгын дәүләт кулыннан ашаучы матбугат чаралары тәүлегенә 24 сәгать буе аңлатып торачак бит барыбер. Универсиада, Владивостоктагы АТЭС саммиты, Мәскәүне төзекләндерү, Олимпиада, «Көньяк» һәм «Төньяк» нефть-газ үткәргечләрен төзү – болар барысы да бер генә максат белән уйлап чыгарылган, ул да булса кайбер шәхесләргә табыш алу.

Америкада, теләсә нинди илгә бернинди рөхсәтсез бәреп керә алсын өчен, 2001нче елның 11нче сентябрендә террор акты оештырылган кебек, безнең түрәләр дә акча каеру өчен нинди генә проектларны тормышка ашырмыйлар. Ә халык шуларның бер файдасын да күрми бит. Әнә шул ук Каспий диңгезе төбеннән сузылган нефть-газ үткәргеченең табышка караганда, зыяны күбрәк булачак дип экспертлар күптәннән кисәтеп килә. Тик туктарга теләүче юк, чөнки аның белән миллиардлар эшләп була. Шушы тенденцияне Татарстан түрәләре яхшы аңлаган, күрәсең, алар белән Мәскәү нык кызыксына, чөнки яңа идеяләр гел кирәк бит ул.

Финанс агымнарын тотып тору, аны контрольгә алу, бүгенге көн өчен бик актуаль мәсьәлә. Шул сәбәпле, Татарстан тирәсендә дә сәяси уеннар көчәеп килә. Русиянең элеккеге эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев та юкка гына безнең республика янында чуалып йөрмидер. Кайбер чыганакларга ышансак, көзен республиканы селкетерлек вакыйгалар көтә. Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә китеп, аның урынына элеккеге, ә бәлки элеккеге дә түгелдер, полиция башлыгы киләчәк. Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе итеп тагын бер погонлы Әсгать Сәфәровның утыруы да көч структураларының тиздән Татарстанда төпләнәчәк генералга нигез әзерләү кебек күренә. Димәк, республикабыз белән озакламый «спец»лар идарә итәргә мөмкин. Полиция хезмәткәрләренең бүгенге «эш алымнарын» да искә алсак, финанс агымнарының кая агачагын аңлау авыр түгел инде.

Гафил КӘРИМОВ.

 

Комментарии