- 17.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Илдәге хәлләр кыенлашкан, ә сайлаулар якынлаша барган саен Русиядә сүз иреген чикләү көчәя.
Узган атна ахырында бар журналист халкын «РосБизнесКонсалтинг» (РБК) ширкәтендә күзәтелгән вакыйгалар шаккатырды – 13нче май көнне РБК сәхифәсе һәм газетасының баш мөхәррирләре, шулай ук берләшкән редакциянең җитәкчесе эштән куыла. Алар артыннан ике дистәдән артык журналист һәм башка хезмәткәрләр дә биредә эшләргә теләмәүләрен, июнь ахырына кадәр генә үз вазифаларын башкарырга риза булуларын белдерде.
РБК хуҗасы – уң як карашлы эшмәкәр Михаил Прохоров. Әлеге холдингка икътисади-сәяси яңалыклар һәм көчле аналитика белән дан тоткан телеканал, шул ук исемдәге газета, журнал керә, ә сайтлары илдәге барлык массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренчелекне били (аны көн саен 2 миллионга якын кеше кереп карый).
Мондый күрсәткечләргә редакция, беренче чиратта, хакимиятләрдән бәйсезлек саклап эшләгәнгә күрә ирешә. Рәсми пропагандага альтернатив караш җиткереп килде алар. Иң югары кәнәфиләрдә утыручы түрәләр, аларның якыннары белән бәйле кыңгыр эшләрне фаш итүләр дә еш булды, аеруча – соңгы арада (белешмәне карагыз).
Тик матбугатта фикер төрлелеген азмы-күпме саклап килгән, дөресрәге – кыяфәт чыгарган, Кремльнең түземлеге тәмам беткән, күрәсең, һәм андагы «абзыйлар» РБК хуҗасын артык күп сөйли торган журналистларны авызлыкларга кушкан. Моннан бер ай алдан Прохоровның «Онэксим» компаниясендә ФСБ белән Федераль салым хезмәте, кисәтү чарасы буларактыр инде, тентү үткәргән иде, ә май бәйрәмнәреннән соң эшкуарның тагын бер фирмасында акцияләр урланган дигән сылтау белән җинаять эше кузгатылды.
Дөньякүләм «Рейтерс» мәгълүмат агентлыгы җиткергән хәбәргә караганда, РБК мөхәррирләрен куу өчен соңгы чик булып «Геленджиктагы «Путин сарае» каршында устрицалар үрчетә башлыйлар» дип исемләнгән, 11нче майда чыккан мәкалә тора. Апрель аенда исә, Панама офшорлары белән бәйле җәнҗал купкач, бу хактагы язма, Илбашы фотографиясе белән сурәтләнеп, газетаның беренче битенә чыгарылды. (Абруйлы басманы Мәскәү Кремленең югары кабинетларында да укыйлар. Ә алар альтернатив карашлы матбугатны, «Эхо Москвы» радиосы яки «Дождь» телеканалы кебек үк, үз контролендә тотуны хуп күрә).
РБК белән бәйле җәнҗал артында әлеге тармакка кагылышлы тагын бер мөһим вакыйга күләгәдә калды. 12нче май көнне «Новые Известия» газетасы үзенең басма вариантын чыгаруны кинәт туктатуын белдерде. Сәбәпләре редакциягә бәйле түгел, дип аңлата анда эшләүче коллегаларыбыз: «Аерым партнерлар махсус рәвештә шундый финанс кыенлыклар тудырган. Аларны якын арада хәл итеп булмаса, сайтыбызга да шундый ук куркыныч яный», – диелгән соңгы санда басылган мөрәҗәгатьтә. Атнасына 5 тапкыр чыгып килгән газетаның гомуми тиражы 110 мең тирәсе булган. Аның битләре аша сәяси оппозиция вәкилләре үз фикерләрен җиткерә алды, «хакимият партиясе»нә ошамаган башка язмалар чыккалады. Әлеге басманың хуҗасы – нефть чыгару һәм эшкәртү белән шөгыльләнә торган «Альянс төркеме» ширкәте (аны чечен эшмәкәре Зыя Баҗаев төзегән һәм энеләре Муса белән Мәүлеткә, улы Дени Баҗаевка мирас итеп калдырган).
Шунысы игътибарга лаек: «Новые Известия»нең соңгы саны чыгар алдыннан газетада кызыклы рейтинг бастырылды. «Медиастандарт» фонды уздырган тикшеренү нәтиҗәләре булган ул. Төбәк җитәкчеләре җирле матбугатта никадәр тәнкыйтьләнә? Белгечләр ачыклаганча, 28 өлкә һәм республикада, шул исәптән Татарстанда да (!), губернаторлар журналистлар өчен «изге затлар» санала – аларны бөтенләй тәнкыйтьләмиләр, диярлек. Тагын 27 төбәктә әлеге күрсәткеч бик түбән дәрәҗәдә, дип бәяләнде – әлеге төркемгә, мисал өчен, Чечня керә. Үзләренең «кнәз»ләреннән бары тик 7 өлкә һәм республиканың җирле матбугат чаралары курыкмый икән: Бурятия, Карелия, Иваново, Липецк, Саратов, Новосибирск һәм Байкал арты өлкәләре.
Татарстанга килгәндә, бездәге сүз иреге кайбер бәйсез татар басмаларында гына калган кебек тоела. Тик өстә телгә алынган һәм аңа охшаш рейтингларны төзүчеләр, гадәттә, милли басмаларны өйрәнеп тормый. Республикада чыгучы урыс телендәге матбугат чараларының исә хәле, чыннан да, аяныч – алар теге яки бу хөкүмәт структурасы, аларның кул астында торган ширкәтләр кубызына биергә мәҗбүр. Мөстәкыйльлек саклап эшләргә тырышкан редакцияләрне исә, төрле хәйләләр корып, үз ягына авыштыралар. Мисал өчен, күптән түгел, Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе игълан ителгән көннәрдә, Казанда нәшер ителүче «МК-Поволжье» газетасының сатылуы мәгълүм булды. Һәм бу атнада анда яңа директор билгеләделәр. Элекке җитәкче Андрей Григорьев үзенең һәм аның белән эшләгән журналистларның язмалары җирле түрәләрнең, ПСО «Казан» оешмасы хуҗаларының теңкәләренә тиеп, тәмам туйдырып өлгергән иде инде. Хәзер исә редакция «ТАТМЕДИА» урнашкан бинага күченде. Ул диварлар эчендә хакимияттәгеләрне сүгеп бер сүз дә язып булмый, дип сөйләнәләр.
Мансур ХАФИЗОВ
Белешмә:
РБК ЖУРНАЛИСТЛАРЫ «КАЗЫП ЧЫГАРГАН» КАЙБЕР ГАУГАЛЫ МӘКАЛӘЛӘР
1. МГУның киңәюе артында кемнәр тора?Мәскәү дәүләт университеты өчен зур технополис төзелешен Владимир Путинның кызы булып саналган Катерина Тихонова җитәкли. Әлеге эшне башкарыр өчен акчаны илнең иң эре компанияләреннән җыялар.
2. Шамаловлар гаиләсе ничек акча эшли? Катерина Тихонованың ире буларак мәгълүм 33 яшьлек Кирилл Шамалов –«Сибур» газ ширкәтендә төп акционерларның берсе. Аның кулындагы милек узган ел ахырында 2 миллиард долларга бәяләнгән.
3. Владимир Путинның «Халык фронты» нинди акчаларга яши?РБК хакимиятне яклаучы һәм коррупция белән көрәшүне алга сөргән иң зур иҗтимагый оешманың финансларын өйрәнде.
4. Русия солдатлары ничек итеп Украинага эләккән?Украинада һәлак булган, яраланган һәм хәбәрсез югалган Русия хәрбиләре турында сөйләнә. Күбесенең Һава-десант гаскәрләренә караган биш хәрби частьтә хезмәт иткәннәре ачыкланды.
5. Сүриядәге сугыш Русиягә кыйммәткә төшәме?РБК исәпләре буенча, гарәп республикасында хәрби операция алып бару илебезнең Саклану министрлыгына көн саен ким дигәндә 2,5 млн долларга төшкән. (Әлеге фаразның дөреслеккә туры килүен соңыннан Президент Владимир Путин да таныды).
6. «Восточный» космодромы төзелешендә кемнәр һәм ничек итеп акча эшләде? Әлеге космодром дөньяда иң кыйммәте булып чыкты. Шуңа да карамастан, аның 23 объекты арасында 8е планлаштырылган вакытка төзелеп бетмәде.
7. Чиркәү ни хисабына яши? Урыс православ чиркәвенең төп керем чыганаклары булып дәүләт ярдәме, иганәчеләр һәм гади халыктан җыелган сәдака тора. Моннан тыш, дини оешманың үз бизнесы да бар. Тик бу финансларның нәрсәгә тотылганы элеккечә сер итеп саклана. Сүз иреге кабат һөҗүм кичерә,

Комментарии