«Иң шәп» бюрократия – безнеке

«Иң шәп» бюрократия – безнеке

Русиядә бәяләрнең тук­тау­сыз өскә үрләвенә коррупция, бюрократия гаепле, дигән нәтиҗәгә килде Русия үсешенең яңа стратегиясе өстендә эшләүче эксперт­лар төркеме. Белгечләр фикеренчә, Русиядәге бү­генге шартлар эшкуарлыкка, икътисадый үсешкә зыян сала. Ә нигезсез үсә. Җитештерүчеләр, сәүдәгәрләр гаять күп санлы бюрократик каршылык­ларны җиңәр өчен, «откат» хакын да бәягә кертергә мәҗбүр. Эшләр төзелеш оешмалары, кибетләр, офис мәйданнары арендалау өлкәсендә аеруча хөрти, диелә Санкт Петербургтагы Европа университеты докладында.

КОРРУПЦИЯ КЕСӘСЕ ТИРӘН

Әлеге нәтиҗә авторлары Русиядәге азык-төлек, күчемсез милек бәяләрен һәм элемтә хезмәте өчен түләүләрне Европа ил­ләрендәге һәм АКШтагысы белән чагыштырган. Хезмәт хакларының сатып алу мөмкинлеген тикшергән. Барлык илләрдә дә диярлек күчемсез милек сатып алу мөмкинлеге, Русиянекенә караганда, 2-5 тапкырга җиңелрәк. Ә офис арендалау 2-7 тапкыр арзанрак. Югары дәрәҗәдә «каешланган» коррупция әнә шулай бәяләрнең үсүенә китерә. Бүген Русиядә намуслы алыш-биреш, риш­вәтсез тормыш булдырылса, азык-төлеккә бәяләрне бер селтәнүдә – 15 процент­ка, элемтә хезмәте хакын – 10 процентка, ә фатирлар бәясен 25-30 процентка арзанайтырга мөмкин булыр иде. Бүген Мәскәүдә күчемсез милек реаль бәясеннән 60 процентка кыйммәтрәк.

Катлы-катлы килештерүләр төзелеш вакытын ике тапкырга арттыра. Административ ишек­ләрне үтәр өчен бирел­гән ришвәтләр күләме проектның 5-15 процент өлешен тәшкил итә. Элемтәчеләр бәянең 7-10 процентын коррупционерлар кесәсенә сала. Русия Югары икътисад мәктәбенең дәүләт һәм муниципаль идарәсе институты хисабына караганда, күп-катлы торак йорт өчен өстәмә ришвәтләргә киткән акча, килештерү һәм рөхсәт бирә торган рәсми документлар бәясенә караганда, 7 тапкыр кыйммәтрәк. Чиновниклар тарафыннан каршылыклар махсус оештырыла. Эш шулкадәр катлаулы, анда кагыйдәләрне бозмый эшләү мөмкин түгел. «Әгәр контрольлек итүче оешмалар законга тулысынча таяналар икән, бер генә бина да сафка бирелә алмас иде. Законнар коррупциягә мөмкинлек тудырыр өчен шулай махсус катлаулы итеп корыла», – ди эре сәүдә челтәре җитәкчесе Дмитрий Потапенко. Бер кул белән эшмәкәрлек итәргә чакыралар, ә икенче кул белән суккалап торалар, ди «Русия терәге» оешмасыннан Геннадий Лобанов.

«Килештерүне төрле инс­танцияләрдә раслатып чыгу өчен, төзелешнең реаль үз кыйммәтенең 30-60 проценты сарыф ителә», – ди Дмитрий Потапенко. Килештерү елларга сузыла.

«Син суга тоташуның, канализациягә ялгауның күпме торганын, проектлар раслау өчен күпме вакыт киткәнен белмисең. Хәтта кайсы елда кунакханәңне ачасыңны да әйтә алмый­сың», – дип шикаять иткән бер кунакханә хуҗасы.

ХАКИМИЯТ ТЕЛӘСӘ, БУЛДЫРА…

Экспертлар Татарстанны мактап телгә ала. Алар Татарстан Президенты инициативасы белән төзелгән «Кип-мастер» технопаркын Самарадагы төрдәш предприятиеләр белән чагыштырып караган. Татарстанда инфраструктурага тоташу, Самарага караганда, 30 процентка арзанрак. Вакыты да 4,6 процентка кыскарак булган. «Хакимият үзе теләгәндә эшне нәтиҗәле итеп оештыра ала», – дип белдерә югары икътисад мәктәбенең предприятиеләр һәм базарлар анализы институты директоры Андрей Яковлев, Татарстанны телгә алып.

«Мәскәүдә төзелеш проект документацияләренә дәүләт экспертизасы үткәрү өчен генә дә 30лап килештерү җыярга кирәк. Аларның берсе дә федераль законнарда чагылыш тапмый», – дип белдерә мэры Сергей Собянин.

НӘТИҖӘ БУЛЫРМЫ?

Мәкалә «Ведомости» газетасы китергән мәгълүматлар­га таянып языла. Чынлап та, бүген илебездә параллель бюджет – күләгәле икътисад бар. Һәм анда әйләнештә бик күп акча йөри. Бүген бирмәгән, алмаган кеше сирәк. Больницага барабыз, буш кул белән түгел. Укырга шулай ук акча җыясы. Хөкүмәт югарылыгында коррупциягә каршы көрәш комиссияләре эшли. Ә нәтиҗә? Ул юк, булмас та. Чөнки коррупциягә каршы көрәш – бүген модалы сүз. Гадәттә алдыннан күп сөйләнә бу хакта. Сөйләнә, ә система үз урынында кала. Аның өчен ике катлы стандартларны бетерергә кирәк: сүзебез эштән аерылмаска тиеш. Кызганыч, соңгы вакыттагы реформалар бер мәгънәсез гамәлләр төсмерен ала. Ягъни эшнең үзен түгел, эшләгәнне күрсәтү белән мәшгульбез. Милицияне полициягә алыштырдык. Аннан берәр нәрсә үзгәрер микән? Мәгарифне сүтеп-җыеп ятабыз, авылларны мәктәпсез калдырабыз. Ә шул ук вакытта, ябылган мәктәп бюджеты, балаларны ташырга куелган автобусны тотуга караганда, арзангарак төшә икән… Оптимизация шулай буламы?! Күп инде сораулар. Минемчә, коррупцияне бетерүнең бик җайлы юлы бар. Ул – законнарның эшләве. Кайсы түрә ришвәт алуда гаепләнеп, бүген хөкем ителгән икән? Хөкем ителүчеләр арасында мескен укытучылар гына шул. 2-3 мең сум акчага алданып, тотылалар. Жәллим мин аларны.

БАЙЛЫК БАРЫБЫЗГА ДА ҖИТМИ

Хәзер түрәләр үзләренең керемнәре турында хисап тота. Миңа күп кенә хакимнәр кызганыч. Хатыннары хисабына яшиләр.

«Форбс» журналы игълан иткән миллиардерлар исем­легендә дә иң күп санлы байлар – безнеке. Байлык бөтен кешегә дә җитми шул. Аерым катламның ихтыяҗлары да зуррак. Аларның кыйммәтле зиннәтле сарайларда яшисе килә. Яллары да кешечә генә булырга тиеш түгел. Ә халык түзә, авырып китсә, больница ишегендә озын-озак чират көтеп алҗый. Баласын балалар бакчасына урнаштыра алмыйча азаплана. Айлык хезмәт хакын икенче айга кадәр ничек җиткерим, дип баш вата.

Әллә Путинның сайлау алдыннан оештырган «халык фронты»на тагын бер кат ышанып караргамы? Ниләр генә уйлап чыгарып бетерсеннәр соң?! Ә сайланасы бар. Юкса, бернинди фронт та кирәкми. Коррупцияне генә җиңәргә кирәк. Минем уйлавымча, бүген илебез коррупционерлар кулында һәм без коррупциядән беркайчан да котыла алмаячакбыз. Илебез дөньяда иң кыйммәтле бюрократиясе белән мактана ала.

P.S. Әле менә МРОТ (минималь күләме) 1 июньнән 4 мең 611 сум булачак. Күп итеп, 281 сумга арттыралар. Димәк, эш бирүче аннан да ким түләргә тиеш түгел. Әле генә фатирга түләү кәгазен кертеп бирделәр. 6 мең сумга якынлашып киләбез түләүгә. Әле ярый, өйдә үзем генә эшләмим. Барыбыз да алгач, яшәп була, әмма запасыбыз юк. Иртәгә ни буласын белмибез. МРОТны арттыргач сөенеп куйдым әле…

Көләләр бугай бездән…

Сәйдулла КУТУШЕВ.

«Иң шәп» бюрократия – безнеке, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии