Эшләп баеп буламы?

Эшләп баеп буламы?

Дәүләт Думасы депутатлары һәм министрлар узган ел алган керемнәре турындагы мәгълүматларны бәян итте. Иң депутатлар «Бердәм Русия»дә икән. Ә иң хәерчеләр ЛДПРчылар. Депутатлар арасында иң бае – Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин. Ул 2011нче елда 5 млн сумнан артык эшләп алган. «Бердәм Русия»нең узган елгы иң әгъзасы 2,71 млрд сумлы Григорий Аникеев. Ә менә мәгълүм шәхес Жириновский бик мескен хәлдә. Хатыны булмаса, ачка үләр иде, билләһи. Үзе 2 млн ярым сум керем белән чикләнгән вакытта, хатыны 71 млн сум акча тапкан.

БАЙ ХАТЫНЛЫ ТҮРӘЛӘР

«Бердәм Русия»леләрнең Думадагы җитәкчесе, Вице-спикер Андрей Воробьев та узган ел нибары 2 млн 054 мең сум гына эшләп алган. Ә менә кызы булдыклырак: 15 млн 892 мең сум керемле булган.

Хәер, Бурятиядән Югары палатага сенатор Виталий Малкин белән чагыштырганда болар бик мескен хәлдә. Федерация Советы вәкиле 1 млрд 11 млн сумнан артык керем алган.

Министрлар арасында иң хәерчесе – Эчке Эшләр министры Рәшид Нургалиев. Аларның гаиләсе тапкан гомуми керем 3,2 млн сум гына.

Ә иң бай министр хөкүмәт рәисе урынбасары Александр Хлопонин. Аның гаиләсе 2011нче елда 488,8 млн сум эшләп алган. Дөрес, керемнең 484 млн сумы хатыныныкы. Ә менә 2010 елда алар нибары 23 млн сум гына эшләп тапкан булган.

Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов (ул Татарстанга якын тора: Универсиада-2013 оештыру комитеты рәисе) 2011нче елда 9,6 млн. сум керем алган. Ә хатыны Ольганың 364,9 млн сум. Димәк, иренә караганда ул 38 тапкыр «булдыклырак», исәпләп карагыз: илебез хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары хатыны көн саен 1 млн сум акча эшли. Мондый хатын янында яшәү үзе бәхеттер ул…

ҮЗ ТҮРӘЛӘРЕБЕЗ БАЙМЫ?

Мәскәү түрәләре безгә ерак. Шуңа күрә аларның барысын да санап тормаска булдым. Үз якташларыбыз ничек эшли, бай яшиме соң? Мал таба беләме?

Татарстаннан Дәүләт Думасында 15 депутат сайланды. Арада иң бае Айрат Хәйруллин. Ул узган ел 206 млн сум эшләп тапкан. Хатыныныкын да кушкач гаилә кереме 283 млнга җитә. Ә бер ел элек бу кешенең кереме 70 млн сум дип кенә күрсәтелгән булган.

Аннан соң «Нәфис» төркеме хуҗаларының берсе Ирек Богуславский килә: ул 75,2 млн акча алган. Гәрчә, бер ел элекке кереме 112,6 млн сум булса да. Бу депутатның мөлкәте юк икән. Ул депутат вазифасын башкарган чакта яшәп торырга бирелгән фатирны хисапламаганда, нибары 164 кв метрлы фатирда көн күрә.

Узган ел 71,9 млн сум эшләп алган Ринат Хайров (республиканың элекке салым хезмәте җитәкчесе), башка коллегаларыннан аермалы буларак, мөлкәтле депутат: фатирлары да, машиналары да, җирләре дә шактый.

Депутат Әлфия Когогина үзенекен генә түгел ире, КамАЗ генераль директоры Сергей Когогинның да керемен игълан итте. Үзе ул 9 млн сумга якын эшләсә, ире 40 млн сум чамасы акча тапкан.

Әлмәтнең элеккеге башлыгы Ришат Әбүбәкиров 2011нче елда хатыны белән бергә 26 млн сум керем алган.

МӘСКӘҮГӘ КИТЕП ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАУЧЫ СЕНАТОРЛАРЫБЫЗНЫҢ ХӘЛЕ НИЧЕК?

Узган ел ахырында гына Алексей Похомовны алыштырып Мәскәүгә киткән сөт короле Вагыйз Минһаҗев былтыр 3,3 млн сум эшләп тапкан. Тагын гаилә бюдҗетын тулыландырырга 200 мең сум белән хатыны, һәм 2,6 млн сум кереме белән балигъ булмаган улы булышкан. Димәк, гомуми керем 6 млн сумнан артып китә. Тик шунысы, Вагыйз әфәнде үзе бернәрсәсез: җире дә, коттеджлары да, машиналары да юк. Аның коттеджларының кайда һәм нинди икәнен белмәгән кеше юктыр: ул аның үзенеке түгел икән бит. Бар да хатыны, баласы исемендә. Шулай да Вәгыйз Минһаҗев яңа сайланган Президент Владимир Путинга һәм хөкүмәт рәисе урынбасары Виктор Зубковка һәм башка бик күп түрәләргә караганда баерак булып кала.

Татарстаннан икенче сенатор Әгъзам Гобәйдуллин хатыны белән икесенә бергә 2010 елдагы кебек үк 2,3 млн сум эшләп алган. Әлеге керемдә хатынының өлеше – 400 мең сум.

ҖӘЛЛИМ ТҮРӘЛӘРНЕ

Бу керемнәргә ышаныргамы соң? Ышанабыз инде. Чөнки олы керемен тикшерү бик кыен эш бездә. Хокук саклау оешмалары да берәр түрәнең эшен тикшерү өчен команданы тагын да олырак түрәдән көтә. Без массакүләм мәгълүмат чаралары аша да, сәяси трибуналардан да дошман итеп күрсәтергә тырышкан Америкада яшәмибез бит. Анда гына ул Президентларның да бар тормышын иләк аша үткәрергә мөмкин. Шуңа да коррупция тамыр җәйгән илләр арасында иң алдынгылар сафында – Русия. Эреле-ваклы түрәләрне тикшертеп тә булсын ди, ә менә Президентның үзен кем тикшерә?! Инде ил башларының җитәкчелекне чиратлап кулдан-кулга тапшыруы артында да, нәкъ менә шул тикшереп булмый торган дәрәҗәне саклау тора торгандыр, шәт.

Кыскасы, түрәләргә дә кыен. Сәясәтне, вәзгыятьне үзгәртергә ярамый, кем белә, ачыклыкны яклаучы демократлар килер дә, эшләрең хөртиләнер, гөнаһларың ачылыр: бүген олигарх Ходорковскийлар утыра, ә иртәгә Хоодорковский түгел, башкалар белән төрмә тулыр. Безнең илдә һәркемнән гаеп табарга мөмкин. Юкка гына: «Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга», димиләр. Теләге генә булсын.

Әй, бу яктан гына жәлләмим түрәләрне. Керемнәр күрсәтелгән исемлекне карагач, бик кызганыч күренешкә тап буласың. Мин, типсә тимер өзәрлек ир кеше буларак, хатынымның җилкәсендә яшәргә хурланыр идем. Ә аларның хатыннары, балалары булдыклырак. Үзләре шул бай хатыннар, бай балалар җилкәсенә салынган да, тыныч кына, яши бирәләр. Эшләмәсәң булмый ул. Булдырырга кирәк. Ә менә түрәләрнең бездә хатыннары гына булдыра. Шулай булгач, ничек жәлләмисең инде аларны. Оят бит, көн саен шул хатын янына кайтасы бар. Түзәр-түзәр дә, әрәмтамак дип куып чыгарыр. Халык сүзе пүчтәк… Хәер, анысына да ярап булмый. Аз керемле булса, хатын җилкәсенә менеп утырган дип, минем кебек гаеп эзли, күп итеп акча алса – карак дип сүгә. Яратмый бездә халык түрәләрне… Тик бу «мәхәббәт» ике яклы бугай. Халык хезмәтчеләре булырга тиешле кешеләр, түрәләр шәп яшәсен дип салым түләп, аларны туендыручы туган илебез гражданнарын үзләре хөрмәт итәме соң?

ЭКСПЕРТЛАР НИ ДИ?

Әлеге язма «БИЗНЕС Online» газетасында күрсәтелгән тикшерү мәгълүматларына таянып язылды. Әмма гади халык белән түрә алган хезмәт хакы арасында аерманың арта баруы социаль киеренкелеккә сәбәпче булырга мөмкин дип таба газета экспертлары. Бу аерма соңгы елларда артканнан-арта.

Михаил Хазин – «Неокон» эксперт компаниясе җитәкчесе:

– СССР чорын искә алсак, иң түбән һәм иң югары хезмәт хакы алучылар арасында аерма 10 тапкыр иде. Директорлар акчаны барысына караганда да күбрәк алмады. Ул чакта иң күп акчалылар – оборона өлкәсенә эшләүче галимнәр һәм эре вузларның кафедра мөдирләре иде. Алар якынча мең ярым сум айлык хезмәт хакы алды. Ә иң аз акча эшләүче җыештыручыныкы – 80 сум булды. Күренгәнчә, иң зур аерма – 15 тапкыр.

Хезмәт хакларындагы аерма социаль киеренкелек тудыра. Директорлар миллионнар алганда, хезмәткәрләр 10–15 мең сумга йөри. Бу бернинди калыпка да сыймый.

Шамил Агеев – Сәүдә промышленность палатасы идарәсе рәисе:

– Совет чорында авиация заводында меңләп эшче Генераль директорга караганда күбрәк хезмәт хакы ала иде. Мин 12 ел эшләгән «Автоприбор» заводында, 7 мең эшченең 10 %ы шундый «байлар» булды.

Кызганычка каршы, хәзер хезмәт хакы җитештерүчәнлеккә бәйле түгел.

Лилия Сәгыйтова – «Социаль тикшерүләр һәм гражданлык инициативалары институты директоры:

– Бездә хезмәт хакларындагы аерма чикләрне уза. Германиядә банк директоры һәм инженер алган акча арасында аерма бары 3 тапкыр гына. Ә чик 5 тапкыр. Яхшы хезмәт хакына кеше тырышып та эшләячәк бит, юкса.

Керемнәр бездә, башлыча, җитәкчелеккә, администрацияне баетуга китеп бара.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Эшләп баеп буламы? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии