Юбилейга «бүләк»

Октябрь аенда Идел буе федераль университетының журналистика һәм социология факультеты үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, факультетта төрле очрашулар, «Түгәрәк өстәл»ләр оештырырга уйлыйлар. Факультетның юбилее исә зур итеп 25 октябрь көнне УНИКС концертлар залында узачак.

Бәйрәм, бигрәк тә, ярты гасырлык да булгач, бүләкләр дә булырга тиеш бит инде! Факультетка иң зур «бүләкне» университет җитәкчелеге инде узган ел ук ясады. Әлеге факультетны, университет шәһәрчегеннән сөреп, КФУдан бөтенләй әллә кая читтә, Товарищлар урамында урнашкан элеккеге тулай торак бинасына «урнаштырдылар». Имештер, факультет өчен элеккеге бина кечкенә иде. Факультетны институт итеп үзгәрткәч, зуррак мәйдан кирәк булачак икән. Эш мәйдандамыни?! Студентлар ул бинада университет рухын тоеп, башка иптәшләре, яшьтәшләре белән бергә укудан мәхрүм калды. Хәзерге яшьләрне китапханәләргә йөртү болай да кыен. Университет шәһәрчегеннән киткәч, бу факультет студентлары китапханәгә тагын да сирәгрәк йөри башлагандыр, мөгаен. Ул журналистларга бирелгән бинаны күрсәгез икән! Рәтле университетларның хәзер тулай тораклары да андый түгел. Яз көне кар эри башласа, түшәмнәрдән су ага, яңгыр яуса, кабат шундый ук хәл кабатлана.

Студентларга туклану өчен бөтенләй дә мөмкинлекләр юк диярлек. Кечкенә генә бер буфетка иртән алып килгән җылы ризыклар икенче сменада укучыларга суынып, катып бетә, яисә бөтенләй дә калмый. Һичьюгы салатларны булса да күбрәк күләмдә китерсеннәр иде инде. Яшь кешенең ашказанына газлы минераль су һәм ат бәясе кадәр тора торган шоколад кына аз да, зыянлы да. Минем һич кенә дә журналистика һәм социология факультетын хурлыйсым, яманлыйсым килми. Шулай да, бу җитешсезлекләрне үз күзләрем белән күргән кеше буларак, дәшми кала алмадым.

Быел факультетка, туган көне уңаеннан, тагын бер «сюрприз» ясадылар. Узган җомгада, бик күп мәгълүмат чаралары, журналистика һәм социология факультетының декан урынбасары Искәндәр Ясәвеев үз вазифасыннан китүе хакында язып чыкты. Укытучы белдергәнчә, аның вазифасында калуы факультет өчен проблемалар тудырырга мөмкин булган икән. «Бу карарга факультет деканы Васил Гарифуллин белән сөйләшкәч килдем. Аңлавымча, минем прокуратурага мөрәҗәгатемнән соң аның белән җитәкчелек арасында авырлыклар барлыкка килгән», – ди укытучы.

«Искәндәр Ясәвеев элегрәк ректоры Илшат Гафуровка каршы Русия генераль прокуроры Юрий Чайкага хат язган иде. Ясәвеев үз мөрәҗәгатендә прокуратураны «Новая газета»дагы материалларны, ягъни « ректорының җинаятьләргә катнашы булуы турындагы мәгълүматны» тикшерүне сорый», дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы.

Бу яңалыкның факультет юбилеена катнашы да юктыр, бәлки. Шулай да, бу вакыйганы мин журналистларны хәзерләүче иң белемле, иң креатив, юмор хисле, кыскасы, иң-иң әйбәт укытучыны мыскыл итү дип кабул иттем. Искәндәр Ясәвеевны мин кеше буларак та, укытучы буларак та беләм. Ул һәрвакыт объектив фикер йөртүче, дөреслекне яклаучы кеше. Аның, башкалар кебек, кесә эченнән йодрык селкеп йөргәне булмады. Әйтәсе килгән фикерен турыдан әйтә белә торган, кирәк икән, студентлары белән митингларга, пикетларга да чыга ала торган укытучы ул!

Биредә инде журналистика факультеты укытучыларының да сүз әйтергә хокукы булмау, кыю фикерле кешеләрнең язмышы ничек тәмамлануын студентлар күреп торып, аларның киләчәк өчен бик мөһим дәрес үзләштерүе турында тирәнрәк сөйләп аңлатыр идем дә… Минем дә «үз теләгем белән» китеп барасым килми.

Сәлимә ЗАРИФ.

Юбилейга «бүләк» , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии