- 16.08.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №32 (17 август)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Мин бүген кадер дигән кадерле төшенчәнең югалып баруы турында язмакчы булам. Без, өлкәннәр, үзебезнең кадерсезлегебезгә күнегеп тә барабыз инде. Пенсия фондына барсак та, социаль яклау бүлегенә керсәк тә, безне яклыйм дип ашкынып торган кеше юк шикелле. Бу юлларда йөргән чакта үзем очраган киртәләрне сөйли китсәм, сүзем бик озын булыр. Шуңа күрә бүген килеп чыккан борчуым белән генә уртаклашам. Туган авылым Шәткедә (Теләче районы) безнең кечкенә генә дача йортыбыз бар. Яр өстенә чүп өемнәре ташланган, кычытканнар баскан инеш буенда ул урын. Җирне алгач, иң элек шул чүпләрне чистарттык. Аннан соң гына яр астына таллар утырттык, ә өскә миләш, балан, шомырт, сирень куаклары җибәрдек.
Ә бакча буласы урынны тимерчыбыктан үрелгән читән белән әйләндереп алдык та, буйдан-буйга карлыган үсентеләре утырттык. Әкрен-әкрен бакчабыз агач белән тулды. Хәзер монда ун төрле йөз төпләп агач-куак гөрләп үсә. Болар өстенә мәтрүшкәләр, ромашкалар, пион чәчәкләре дөньяга хуш ис таратып, ямь биреп утыра. Бу урын авылдан 200 метр чамасы читтә, кырда.
Менә шулай дөньяга ямь бирү теләге белән иртәдән кичкә кадәр эшләп ятканда, июль аенда 18 мең 800 сум түләргә дигән кәгазь килеп төште. Без монда бары тик электр энергиясен генә файдаланабыз. Башка бер оешма да, шәхсән безгә, хезмәт күрсәтми. Ә монда минем бер айлык пенсиям хәтле түлисе. Кәгазь «Татэнергосбыт» оешмасыннан. Имеш, алар минем чүбемне алып киткән булып чыга. Беренчедән, минем чүбем юк. Агачлар арасында үскән печәнне чабып алабыз да, куаклар төбенә салабыз. Бәрәңге кабыклары да ашлама була. Юынтык сулар тагын бакчаның үзендә. Ярар, чүбем булмаса да, мин түләргә тиеш икән, нишләп аны элек хәбәр итмәгәннәр, килешү төземәгәннәр? Нишләп мин бүген айлык пенсиямне чыгарып бирергә тиеш?
Сорауларыма җавап эзләп, Шәтке авыл советына киттем. Рәис урынында туры килмәде. Мине аның сәркатибе Фирдания ханым Мәүлина кабул итте.
– Шундый постановление бар, – диде ул. – Түләргә.
– Нинди постановление, укып карыймчы? – дидем мин.
– Юк, – диде ул. – Юк, – дип кырт кисте. – Председательдән башка бирмим.
Менә сиңа, мә! Димәк, анда мин белергә тиеш түгел сүз бар, дип уйладым мин. Шулай сөйләшә торгач, бу түләү кәгазендә тагын хаталар барлыгы ачыкланды. Баксаң, мин биш кеше өчен түләргә тиеш икән! Казандагы фатирда без ике кеше яшибез: улым – Зыятдинов Айдар һәм үзем. Пропискага да шулай теркәлгән. Ә монда биш кеше!
– Белмим, – диде Фирдания ханым. – Без мондый белешмә бирмәдек.
Бу билгесез «биш» саны күңел кылларыма сагыш салып, зеңләп алды. Безнең дә бишәү яшәгән чаклар бар иде. Әнием 1994нче елда вафат. Ирем 2002нче елда дөнья куйды. Кызыбыз 1988нче елда кияүгә китте. Ярый әле 1942нче елда Мәскәү янында барган коточкыч сугышта һәлак булган әтине дә исәпкә кертмәгән болар, дип уйлап алдым.
Уйларлык та шул. Минем кебек аптырашта калганнар бер мин генә түгел икән ич! Менә без сөйләшеп утырган арада кабинетка Нурания ханым Саттарова килеп керде.
– Ирем Нәбиулла моннан унбер ел элек үлде, – ди ул. – Аннан соң улым вафатына да өч ел узып китте. Менә аларны да түләү исәбенә керткәннәр.
– Күрше Рәймә апага да түләү килгән, – дип сүзгә кушылды шушы ук борчулары белән килгән Гөлзия Семенова. – Аның үлгәненә ничә ел соң инде?
Мин бер соравыма да җавап таба алмагач, ишеккә таба борылдым.
– Сез Теләчегә барыгыз, – дип киңәш итте миңа Фирдания ханым.
«Теләчегә... – дип пышылдадым мин урамга чыккач үз-үземә. –Егерме чакрым ара». Яшем 80 өстенә баскан, ике инфаркт кичергән II группа инвалид, хезмәт ветераны. Ничек барып җитәрмен соң мин анда? Районга бездән автобуслар йөрми бит. Ярар, бәлки юлымда берәр машина да очрар. Барып җиткәч тә мине кем көтеп тора соң әле? Чират тора-тора хәлдән тайгач кайтасы да бар бит. Иманым камил, миңа тагын әллә никадәр документ җыярга кушачаклар... Мин моны ерып чыга алмаячакмын.
Тагын сорау туа: мәрхүмнәрне, юк кешеләрне исемлеккә кертеп кем мәгълүмат биргән? Үз эшенә нишләп җавапсыз караган? Әллә шушы рәвешле акча җыярга уйлаганнармы? Бу кеше үз хатасын үзе төзәтергә тиеш!
«Исәннәрнең кадерен бел!» – дип сөйләргә яратабыз. Кайда соң ул кадер? Безнең буын – кадер, игътибар күрмәгән буын. Без – коточкыч сугыш елында туганнар. Сугыш афәтен, дөньяга килүгә үк, өлкәннәр белән бергә кичкән нарасыйлар булдык. Хезмәт юлыбыз, тәпи-тәпи китүгә, башак җыюдан башланды. Без җәйләр буе басуда булдык, әмма ипи чырае күрми үстек... Әни кыш көннәре үз сыерыбызны җигеп, колхоз эшенә барыр иде. Эштән кайткан шул сыер дәүләткә ит, май, сөт түләде...
Балачаксыз балалар, яшьлексез яшьләр булып үстек. Инде картлыгыбызда да кадерсезлек колачын җәеп тора...
Сәйдә ЗЫЯТДИНОВА,
Шәтке авылы, Теләче районы
Комментарии