- 16.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №19 (16 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Казанда 21 апрельдә урыс телен яклап уздырган митингтан соң, «Татарстан-Яңа Гасыр» телевидение ширкәте җитәкчесе Илшат Әминовның «Семь дней» тапшыруында әлеге чарада катнашучыларны «киребеткән һәм тар маңгайлы фашистлар» («упертые и узколобые фашисты») дип атавы өчен урыс җәмәгатьчелеге судка бирергә җыена, ди «Азатлык» радиосы.
Казан гражданнар берлеге рәистәше Борис Бегаев әйтүенчә, алар судка Әминовны түгел, ә нәкъ менә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналын бирергә тели.
– Әминов – Татарстан дәүләт шурасы депутаты, кагылгысызлык хокукына ия. Безнең юристлар шулай дип аңлатты. Шуңа күрә аны судка бирүдән мәгънә юк, – диде ул.
ПРОБЛЕМАНЫ НИЧЕК ТАБАСЫ?
Мин бу тапшыруны кат-кат карадым. Әмма автор экраннан тәгаен Бегаевны, яисә урыс милләтчеләрен түгел, буза куптарып, юк урында проблема эзләп йөрүчеләрне шулай дип атый. Ә кемнәрдер «фашист, кире, ахмак» кебек сүзләрне шунда ук үзләренә кабул итеп ала икән, бу инде әлеге кешеләрдә чынлап та ниндидер комплекс булу турында гына сөйли.
Чынлап та, проблема бармы соң бүген республикабызда? Юк… Әллә безнең балаларыбыз урысча белмиме, урысча гыйлемнәре җитәрлек түгелме? Безгә, киресенчә, балаларыбыз татарча белми дип чаң кагарга кирәк. Әнә бит Бердәм дәүләт имтиханнары буенча да Татарстан балалары, Русиянең урыс төбәкләре белән чагыштырганда, югарырак балларга ирешкән. Хәер, урыс теле кыерсытыла дип чаң кагучылар моны күрмәмешкә салыша. Үземнең ишеткәнем бар: бу – аларча – дөрес күрсәткечләр түгел, янәсе безнең республикабызда, гадәттәгечә, саннар арттырып язылган…
УРЫС ТЕЛЕ МЕСКЕНМЕ?
Менә бит урыс теле ни хәлдә бүген?! Аны якламасаң, ул бетәсе бит… Әйдәгез, урыс яшәсен өчен татарчабызны бөтенләй онытыйк! Моңа адәм көлкесе, дими, ни дисең. Телевидение, радио көне-төне урысча сөйли. Матбугат нигездә, урысча. Минем балам урысча укый, татарча имтихан тапшырырга аның хакы юк… Кемнең хокуклары чикләнә икән соң бу Русиядә? Сәясәтчеләр, хәтта илбашлары да Русиядә титуллы милләтнең кем икәнлеген искәртеп тора, безгә урыс агаен үрнәк итеп төртеп күрсәтә. Жириновский минем халкымны рәнҗетеп ниләр генә әйтеп бетерми…
Урыс теле мескен дип урамнарга чыгучыларга чын хакыйкать мөһим түгел. Аларга ызгыш кирәк.
«Азатлык» радиосында Казан гражданнар берлеге рәистәше Борис Бегаев журналист Эльмира Исрафилова белән булган хәлне дә искә төшерә.
– Ул хәзер дә телевидение ширкәтендә эшли. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков безнең пикетлар, митингларга бәйле очрашу барышында киләчәктә аның анда эшләмәячәген вәгъдә итте. Без ниндидер нәтиҗәләр ясалыр дип өметләнгән идек. Ләкин, киресенчә, аны вазифасында күтәрделәр һәм бернинди гафу үтенүләр булмады, – дигән ул радио хәбәрчесенә.
Монда да ялганлый өлкән милләтче агайлар. Исрафилова милләтара ызгыш чыгарырлык сүз әйтмәде. Ә инде Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Халиковның вәгъдәсенә килгәндә, ул беркемгә андый вәгъдә бирә алмый. Закон нигезендә журналистны, гаебе булса, ширкәт җитәкчелеге, журналист аның белән килешмәсә, суд карары гына эшеннән азат итә ала. Хәер, бездә бары да мөмкин. Телефонлы хокук илендә яшибез дип, үз вакытында гауга чыккач ук: «Исрафилова эшеннән куылса, «Безнең гәҗит» аны эшкә алачак», – дип вәгъдә иттем. Асыл милләттәшләребез, кыю кызларыбыз эшсез калмас.
Шуңа күрә, хөрмәтле өлкән агайлар! Тыныч кына яшик әле. Балаларыбыз күбрәк тел белгән саен акыллырак булмасмы соң? Алайса, бер генә телдә сөйләшә торган русиянин әвәләмәкче буласыз. Безнең гражданнар инглизчә дә белми, башкасын да санламый. Үзләре сөйләшкән урысчасы да аптырата. Бөек агай теле чит телләрдән алынган сүзләр белән чүпләнеп беткән, «матершина» белән сипләнгән. Урысның фольклоры да бүген соңгы сулышын сулый. Гореф гадәтләре дә… Ә сәнгате милләтсез, төссез, мәгънәсез бер соры «культурасыз культура»га әйләнеп бара. Күп милләтле Русиядә бар халыкларның да, шул исәптән урысларның да традицияләрен саклау-үстерү турында бергәләшеп уйларга кирәк. Юкса, бөек держава шовинизмы белән тупикка терәләчәгеңне көт тә тор.
МИТИНГКА ЧЫКСАҢ БЕТТЕҢ…
Русиядә бер яктан милли шовинизм чәчәк ата, фашизм баш калкыта һәм… сәер хәлләр булып ята. Соңгы бер елдагы вәзгыять мине куркыта: протест акцияләре бастырыла, риза булмаганнар, бандит дип атала, Америка акчасына яшәүче итеп тасвирлана, урам акцияләрен дә Океан артындагы дошманнарыбыз оештыра һ.б…
Хәзер Русиядә ике катлам барлыкка килде. Берсе гади халык, икенчесе хакимнәр. Хакимият урамга чыккан протестлардан чын-чынлап курка. 6 май – моңа ачык мисал. Мәскәүдә урам җыены вакытында төшерелгән видеолар сугыш кырын хәтерләтә. ОМОН гади халыкны дөмбәсли. Кешеләрне кул аякларыннан өстерәп йөриләр. Газ баллоннары, күсәкләр эшкә җигелә, кадрларда канга баткан кешеләр… Шул ук вакытта бу гади халык үзләре вәхши икән бит, ОМОНга, властька каршы кул күтәргәннәр… Хакимнәр шулай аңлата. Оппозиция хакимиятне гаепли, ә тегеләре – риза булмаучыларны.
Бу көнне 450ләп кеше кулга алынды, алар арасында оппозиция вәкилләре Алексей Навальный, Сергей Удальцов һәм Борис Немцов бар иде. Навальный һәм Удальцовка полиция хезмәткәрен кыйнауда гаепләү белдерелгән. Аларның гаебенә дәлилләр җитәрлек дип табылса, икесенә дә 10 ел төрмә яный. Видеога эләккән кыйналучыларның эшенә гадел тикшерү уздырып, тиешле җәза алучылар булачагына халык шикләнә.
Шул ук вакытта, Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның «Полициянең гамәлләре бик йомшак иде, аларның кырысрак чаралар күрүен теләр идем», – дип белдерүе яңа хакимиятнең киләчәктә полициянең көч куллануын хуплаячагына бер дәлил булды. Дума депутаты Илья Пономарев Песковның бу белдерүенә «Twitter»да аңлатмалар сорагач, Песков:«Омончыга тигән һәр кешенең бавырын асфальтка изеп сыларга кирәк», – дигән.
Менә бу ичмасам, жаргон?! Хакимият нишләргә җыена?! Бәлкем, мәйданга чыгарга җөрьәт иткәннәрне танк белән сытарга, изәргәдер…
ПРОВАКАТОР КЕМ СОҢ?
Кем ничектер, мәйданга хатыннары, гаиләсе белән чыккан оппозиция мондый чуалышларны оештыргандыр дип ышана алмыйм. Киләчәктә мәйданнарны тыю өчен тагын әллә нинди провокацияләр дә көтәргә булыр. Ләкин җенне кувшиннан бер чыгаргач, кире куып кертүе бик авыр. Бу протест акцияләренең зуррак мәйданнарга, канлы чуалышларга китерүе, Русия өчен сәяси вәзгыять катлауланырга мөмкин. Әлегә ил башлыкларының әдәпле сөйләме, оппозицияне аңларга тырышуы юк. Әмма бүген «Мочить», «Размазать об асфальт» кебек жаргоннар гына ишетелә. Хакимнәр әйбәтрәк яшәсә дә, алар яхшырак кешеләр булсалар да, гади халык күбрәк ич, аларның изелгән үпкә-бавырлары белән бөтен ил пычранып бетмәсме соң?! Белмим, әгәр Америкада Барак Обама яки аның берәр ярдәмчесе, үз халкы турында бавырын асфальтка изәргә кирәк дип әйтсә, аны анда нишләтерләр иде икән?! Америкада, үз гражданнарын яраталар шул. Бездә бүген халык түрәләргә яшәргә комачау итә кебек тоела миңа.
Песковтан аермалы буларак, оппозициянең авызын томалауның гуманлырак ысуллары да эзләнә. Хәзер митингларны оештыручылар, хилафлыклары өчен миллион ярым сум штрафка тартылырга мөмкин. Бердәм Русия фиркасе шундый тәкъдим белән чыкты. Ул чагында пикет-митинглар оештыру тагын да кыенлашыр. Әмма илгә тынычлык килмәс. Куркыту, янау, мыскыллау яхшыга илтми. Бүген дөрес юлны табарга була әле. Җәмгыятьне демократик юлга кертеп җибәрергә, коррупцияне авызлыкларга, илдә закон хакимлеген урнаштырырга гына кирәк. Башка юл юк. Теләмәсәң, мәҗбүр итәрләр. Яңадан тәхетенә кайткан Путин моны аңласа иде, дип кенә телик.
«Азатлык» радиосы ярдәмендә Сәйдулла КУТУШЕВ.
Вәзгыять куера ,

Комментарии