Җиңү һәм җиңелү теориясе: милли паникерлар, дезертирлар һәм мародерлар

Җиңү һәм җиңелү теориясе: милли паникерлар, дезертирлар һәм мародерлар

Милләт турында сүз барганда көрәш сүзе кулланыла. Көрәш дибез икән, без инде хәзер җиңелеп барабыз – тел мәсьәләсендә дә, мәдәнияттә дә.

Җиңүнең генә аталары күп, җиңелү һәрвакыт ятим бала, дигән Америка президенты Кеннеди. 90нчы еллардагы күтәрелешкә күпләр үзенең катнашы бар дип санаса, хәзерге артка чигенүне беркемнең дә үз өстенә аласы килми. Җиңелгән вакытта гаеплене эзлиләр күбрәк…

Һәм җиңелгән вакытта өч төркем кешеләр барлыкка килә – паникерлар, дезертирлар һәм мародерлар.

Чагыштыру өчен: 41нче елда Совет армиясе чигенә. Барлыкка килә паникерлар – без инде бетәбез, җиңеләбез дип коткы таратучылар. Барлыкка килә дезертирлар – үзен саклау өчен дошман ягына чыгучылар. Һәм инде мародерлар – таркаулыктан файдаланып, кесәләрен калынайтучылар.

45нче елда вәзгыять 180 процентка үзгәрә. Немец генералларының мемуарларын укып карасаң, шул ук күренешнең Германиядә күзәтелгәнен күреп була. Паникерлар барлыкка килә, дезертирлар, мародерлар.

Җиңгән армиядә бу кешеләр була алмый. Җиңеләбез дип коткы таратучы була алмый бит инде җиңеп барганда. Дошман ягына чыгуның мәгънәсе юк – чөнки ул җиңелгәч, син барыбер үзеңнекеләр кулына эләгәсең. Мародерлар була ала анысы, әмма җиңеп барган армия, теләсә, бу күренешкә каршы көрәшә ала.

Үзен саклап калырга теләгән теләсә кайсы армия шушы күренешләргә каршы көрәшергә тиеш. Бу төркем кешеләр гадәти җинаятьчеләргә караганда да куркынычрак, чөнки алар халыкның көрәшкә рухын сындыра. Шуңа күрә паникер, мародер һәм дезертирларны сугыш вакытында судсыз-нисез атканнар.

Без дә җиңелеп барабыз. Шуңа күрә шушы өч төркем кешеләр бездә дә барлыкка килде.

Беренчесе – милли паникерлар. «Без бетәбез, без милләтнең соңгы буыны, бездән соң татарча сөйләшүчеләр булмаячак. Киләчәк буын татарча белмәячәк, балалар руслаша, әдәбиятны укырлык/өйрәнерлек кешеләр булмаячак», – ди алар. Әле сүзләрен дәлилләп әйтергә тырышалар – менә, Гаяз Исхакый язган 200 елдан бетәбез дип, күпчелек өлешен яшәдек, тагын әз генә яшәсәк, барыбыз да бетәбез.

Милли паникерлар милләтнең алга таба яшәвенә рухны сындыра. Яшь кеше уйлый – перспектива булмагач, нигә татарча иҗат итәргә? Менә өлкән яшьтәге абый әйтә: милләт бетә икән… Минем язганнар да әрәмгә калачак… Беркемнең дә руслар әйтмешли «унитазга эшлисе» килми. Бу яшь кеше русча иҗат итүгә күчә.

Исхакыйның «Инкыйраз» әсәрен белер-белмәс укырга тәкъдим итүчеләр тәмам үзәккә үтте. Андагы «бетәбез» дигән өлешен генә алалар бит. Ә китап бөтенләй башка нәрсә турында. Никләр генә язгандыр инде аны Гаяз бабакай. Кирәксә, кирәкмәсә, шуны байрак итеп күтәрәләр – менә без бетәчәкбез. «Бетәбез» дип торган өлкә белән ничек яшьләрне кызыксындырып булсын? Кемнең кирәкмәгән эш белән шөгыльләнәсе килсен?

Икенче төркем – милли дезертирлар. Татарча сөйләшүнең бер файдасы юк дип балаларын махсус рәвештә рус телле итеп сөйләшергә өйрәтүчеләр шушы төркемгә керә. Болар инде милләт беткәнче үк аннан йөз чөерүчеләр. Ул өлкән буында да бар. Безнең музыкантларыбызның, җырчыларыбызның бүтән милләт вәкиле булып язылырга омтылуы да шуның күрсәткече. Әле генә язучылар берлеге дә, Мәскәүгә барып, паровоз алдыннан йөгереп, язылып кайтмакчы иде. Милләт бетмәгән, ә болар бетәргә гариза язып куйганнар.

Дезертир армия җиңелгәнче үк дошман ягына чыга. Дезертир белә – дошман җиңә калса, аның кирәген бирәчәкләр! Шуңа күрә ул дошманга караганда да явызрак итеп үз халкына каршы көрәшә башлый. Татар теле тегенди-мондый, аны өйрәнүдән файда юк, менә без татар теленнән бер файда күрмәдек, гомеребез заяга узды, балаларыбыз кеше булсын! Максатлары шундый – бөтен кеше дезертир булсын. Бөтен кеше дезертир булса, аны гаепләүдән туктаячаклар бит.

Өченче төркем – милли мародерлар. Болар инде милли өлкәләрдә эшлибез дигән булып, милләт өчен түгел, кесәләрен калынайту турында уйлаучылар. Мәсәлән, кешенең милләткә әйтеп бетергесез файда китерү мөмкинлеге бар, ә ул еллар буе шул вазифасында хезмәт хакы алып кына утыра, аңа милләтең ни, башкасы ни – барыбер, акчадан башка берни кирәкми. Яки инде дәүләт биргән тиеннәрне үзенә йолкып алып, милләт пәрдәсе артында «галочка» өчен чара уздырып йөрүчеләр ул милли мародерлар. Милләт-милләт дип авыз чайкап, бернинди нәтиҗәсез чаралар уздырып, кесәләрен калынайтучылар. Әле алар үзләрен шулкадәр шәп кеше итеп күрсәтә.

Дәүләтнең тел өчен бүлеп биргән барлы-юклы акчасын шул мародерлар үз максатларына файдалана. Кеше күреп тора – менә, милләт өчен дигән булып кешеләр ничек итеп акча эшли… Шундыйларны күрә дә, эшләргә һәм яшәргә рухы сына калган кешенең. Туктале, мин милләт өчен дип чабып йөрим, кияргә ыштаным да юк, ә менә бу җегет еллар буе ялтырап йөри, милләт дигән булып чара уздыра, шәп Мерседес-Аудига утырды, грант арты грант ала, ник миңа йөрергә соң? – дип уйлый. Үзе дә кул селти.

Паникерлар да, дезертирлар да, мародерлар да үзләренең җинаять эшләвен аңлый. Шуңа да алар, әйтик, сугыш вакытында качкан, каршылык күрсәткән.

Хәзер дә шулай. Паникерга коткы таратма дип, дезертирга качма дип, мародерга урлама дип әйтсәң, алар кара тавыш чыгара. Үзеңне гаепле итеп калдырырга тырышачаклар. Чөнки алар үзләренең дөрес эшләмәвен, гаепле икәнен белә. Гаебен төртеп күрсәткәнне кабул итә алмый.

Бу күренешләргә каршы ничек көрәшергә?

Аларны фаш итәргә кирәк, билгеле. Әмма фаш итеп кенә бу күренешләрне юк итеп булмый. Аның кадәр энергия, көч берәүдә дә юк. Бик күп санлы дезертирларга, мародерларга, паникерларга каршы көрәшсәң, бөтен гомерең үтеп китүе бар, ә алга китеш булмаячак…

Бу күренешләргә каршы көрәшү өчен милли идеология кирәк.

Ә ул юк бездә, кызганыч. Дөресрәге, милли идеология була ала, әмма аны күтәреп алып халыкка тәкъдим итүче һәм халыкны шул рәвешчә ияртеп алып китә алучы юк. Дәүләт дәрәҗәсендә шуны кирәксенүче юк. Бәлки бардыр да, әмма куркалар… Мәскәү ни әйтер диләрдер.

Милли идеология бар. Татарның үз дәүләте булган. Без – дәүләтле халык. Бу әйбер безнең геннарда бар. Кайчандыр дәүләте булган халыкның генетик хәтерендә саклана ул. Поляклар, чехлар – шуның мисалы. Дәүләтсез калган бу халыклар гасырлардан соң да үз дәүләтләрен булдыра алды. Чөнки аларның күңелендә шушы милли идеология яшәп килгән. Кыргызлар, казахлар, эстоннар…

Милли идеология булдырыр алдыннан милли паникерлар, милли дезертирлар һәм милли мародерларның милләткә зур зыян китергәнен танырга/аңларга кирәк.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ

Комментарии