- 16.02.2021
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2021, №06 (17 февраль)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Гап-гади, тик даими яңгырап торучы сорау ул: дөрестән дә, Русиядә кемгә яшәргә рәхәт? Әлеге сорауның җавабы турында бер тапкыр булса да уйланып карамаган кеше сирәктер. Инде 1860-1870нче елларда ук рус шагыйре Николай Некрасов бу сорауга хәтта зур гына поэма багышлый. Гасырярым вакыт узылган, ә сорау хәзер дә актуальлеген югалтмый. Дөресрәге, аның җавабы вакыт узган саен әһәмиятлерәк, кызыклырак була бара кебек.
Шул вакыт аралыгында Русия тарихында нинди генә тетрәнүләр, сугышлар булмаган да, җәмгыять нинди генә үзгәрешләрне үтмәгән бит: крепостьной крестьяннар белән җир биләүчеләр; капиталистлар белән яллы эшчеләр; барысын да «тигезләгән» социалистик җәмгыять һәм… яңадан капитализм. Нигездә, иҗтимагый формациядәге һәрбер үзгәреш «халык мәнфәгатьләреннән чыгып», «бәхетле тормыш, якты киләчәк» өчен дип ясалган һәм ясала. Тик, «бәхетле тормыш, якты киләчәк»не һаман халык чын мәгънәсендә татып карый алганы юк әле.
Инде бүгенге чорга килгәндә, Русиядә кем рәхәт яши соң? «Намуслы, гадел кеше» дип әйтер идем, кычкырып көләрләр дип куркам. Икмәк үстерүче, ил табынының муллыгын баетучы дисәм дә, ялгыш булыр. Төзүче, токарь, укытучы, табип, язучы да түгел. Дөрес, алар арасында да рәхәт яшәүчеләр юк түгел анысы. Бу очракта рәхәт яшәү белән бәхетле яшәүне бутамаска кирәктер. Чөнки һәр бәхетле дә рәхәт яши дигән сүз түгел әле ул. Ә менә һәр рәхәт яшәүче бәхетлеме икән? Мөгаен алай да түгелдер.
Кем икән соң ул Русиядә рәхәт яшәүче? Әлеге сорауга җавап эзләп уйлана торгач, шундый бер закончалыкка тап булдым. Бик гади генә билгеләргә мөмкин икән бит ул рәхәт яшәүчеләрне. Кем хәзерге тормыш формасыннан канәгать, аны төрле юллар белән сакларга тырыша, шул рәхәт яши. Ә кем ниндидер үзгәрешләр көтә, димәк, ул инде рәхәт яшәми. Ләкин бу шартлы бүленешкә тегеләре яхшылар, болары начарлар дип, яки «безнекеләр» һәм «сезнекеләр» дип карау да дөрес булмас. Һәр якның үз проблемалары җыела инде ул. Кемдер «бүгенге көн дә үтте, иртәгә ничек ачтан үлмәскә?» дип борчылса, икенче берәү биржада бәяләр уйнау аркасында көн эчендә миллионлаган долларлык милкен югалтырга мөмкин. Әле шушы көннәрдә генә интернет челтәрендә укып куандым: «Норникель» хуҗасы Владимир Потанин байлык күләме буенча Русия эшмәкәрләре арасында рекорд куйган. Аның мөлкәте 30 миллиард доллар дип бәяләнгән. Менә бит, эшли белгәч! Әллә аның проблемалары юк дисезме? Бар әлбәттә. Мәсәлән узган елның май аенда Норильскида ягулык агызып табигатькә зур зыян салу нәтиҗәсендә, компаниягә 146 миллиард сум күләмендә штраф салынды. Ә Потанин әфәнде тырышкач штрафны да түли, үз кесәсен дә калынайта. Ләкин, аңа карата сорау ачык кала әле – Владимир Потанин рәхәт яшәүчеме икән Русиядә, әллә бик үк түгелме?
Гомумән, андый байларның Русиядә рәхәт яшәүләре сорау астындадыр ул. Чөнки байлыкны көрәп алудан тыш, алга таба аны ничек сакларга дип чәчләре агара аларның. Шуңа көн-төн ачы тир түгеп эшлиләр һәм яңа уңышларга ирешәләр. Мисал өчен, «Роснефть» хуҗасы Игорь Сечин да бу көннәрдә Президент алдында мактанды. Янәсе узган елда табышка эшләгән дөньядагы бердәнбер эре нефть компаниясе булган алар. «Роснефть»нең саф табышы 147 миллиард сум тәшкил иткән. Бу бит әле үзләренә түләгән галәмәт зур хезмәт хаклары һәм премияләрдән тыш калганы… Шул чаклы акчалар белән идарә итү зур стресс бит ул. Шуңа күрә, миңа калса, Сечинга да бу илдә яшәү рәхәт түгелдер.
Аптыраган инде, Русиядә яшәргә кемгә генә рәхәт икән соң? Тормыштан канәгать калып, үзгәрешләргә омтылмаучылар бармы? Мин шәхсән андыйларны белмим. Хәтта Президент та гел «яхшырак тормышка, камиллеккә омтылыйк» дип, үзгәрешләргә өндәп тора. Сенаторлар, депутатлар да шул фикердә.
Депутатлар дигәннән, әле соңгы күргән бер яңалык аеруча таң калдырды мине. Дәүләт Думасы депутатлары Александр Хинштейн, Василий Пискарев һәм Вячеслав Никонов яңа закон проекты әзерләгәннәр. Аның нигезендә Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләренең балаларына югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр бирү планлаштырыла. Бу полиция хезмәткәрләренең, Росгвардиячеләрнең абруйларын тагын да арттыру дигән сүз инде.
Менә бит дәүләтебез ничек кайгырта алар турында! Илдә балансны саклау өчен бик кирәк шул алар. Аеруча соңгы вакытларда көч структурасы хезмәтләренең актуальлеге арта баруы күз алдында.
Әгәр бу закон проекты кабул ителсә, бердәм дәүләт имтиханнарында тигез күләмдә балл җыйган игенче, төзүче, укытучы яки табип баласы калып торачак, ә Эчке эшләр министрлыгы яисә Росгвардия хезмәткәрләренеке уку йортына беренче чиратта кереп китәргә тиеш була инде.
Ярар, борчылмыйк, шулай булсын! Димәк көч структурасы хезмәтләре бүгенге көндә Русия өчен табипларга, игенчеләргә һәм башкаларга караганда кирәгрәк. Соңрак, берәр вакыт андый өстенлекләрне башкаларга да бирерләр әле бәлки. Ул очракта аларга да Русиядә яшәү рәхәткә әйләнер. Ә хәзергә, һәрберебезгә яхшыга өметләнергә кала. Николай Некрасов язган чордан бирле – гасырярым вакытта сорауга анык җавап табылмаган икән, тагын бераз түзәргә була инде. Кайчан да булса барыбер килер ул «рәхәт тормыш!»
Раиф ГЫЙМАДИЕВ
Комментарии