Имамны табу – полиция өчен намус эше

Имамны табу – полиция өчен намус эше

Русия ислам университетының элекке проректоры, дин әһелләре арасында шактый абруй казанган шәхес Сөләйман Зариповның һәм аның Гарәп Әмирлекләреннән килгән юлдашы Нәҗметдин шәехның югалуына 10 көн булды. Эзләү эшләре киң җәелдерелсә дә, хокук сакчыларына йөзләгән волонтер ярдәм итсә дә, нәтиҗәсе әлегә юк. Соңгы елларда Казанның Петровский бистәсе мәчетендә имамлык иткән хәзрәтнең машинасы гына табылган – ул Буада бер кибет янында сигнализациягә куелган килеш торган, анда бернинди дә шикле нәрсәләр, чит кешеләрнең бармак эзләре юк иде.

Әлеге хәлнең сәер булуы беренче көннәрдән үк күзгә ташланды. 7нче февраль көнне үзенең гарәп кунагы белән Мордовиядән Казанга кайткан юлда алар, өйлә намазы укырга дип, Буа районының Иске Суыксу авылы мәчетенә кереп чыктылар. Шуннан соң эзләре югалды, икесенең дә телефоннары сүнгән була.

Иң беренче булып әтиләренең югалуы турында Сөләйман хәзрәтнең балалары чаң суга. Социаль челтәрләрдә аны табарга ярдәм итүне сорап, мөрәҗәгатьләр чыга башлый. Өммәт вәкилләре арасында ул яшен тизлеге белән тарала. Нәкъ менә шуның ярдәмендә имамның «Тойота»сын тиз табалар.

Икенче көнне үк Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге ике кешенең хәбәрсез югалуына бәйле рәвештә «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен кузгаткан. (Андый очраклар өчен «кырыс» маддә куллану гадәти күренеш, чөнки бу хокук сакчыларына эзләнү эшләрен алып барырга зуррак мөмкинлекләр ача). Эзләүләргә полиция, прокуратура, федераль иминлек хезмәте дә кушыла.

Бүгенгә җинаять эшендә ни дәрәҗәдә алга китеш бар – билгесез. Якыннары һәм киң җәмәгатьчелеккә яңа мәгълүматлар җиткерергә, күрәсең, сагаялар. Югыйсә, Сөләйман һәм Нәҗметдин әфәнделәрнең соңгы сәгатьләрдә кем белән телефоннан аралашулары, урамнарда һәм трассада урнашкан камера язмаларын тикшерү күп вакыт сорамый. Волонтерлар кулына эләккән кайбер видеоязмаларда хәзрәтнең машинасы артыннан тагын ниндидер ике автомобильнең якын узуы гына күренә.

Күпләрдә югалган ирләрнең ни өчен төп юлдан читләшеп, Иске Суыксу мәчетендә тукталулары сорау тудырды. Баксаң, анда Сөләйман хәзрәтнең күптәнге танышы Линур Сабирҗанов имам булып тора икән. Журналистларга биргән әңгәмәсендә ул әлеге авылда биш мәчет барлыгын әйтте. Аныкы исә трассага иң якыны, өстәвенә тәһарәтханәсе булуы белән дә уңайлы. «Шуңа йә бездә, йә Буа мәдрәсәсендә тукталалар», – дип аңлатты Линур хәзрәт. Алар Буада Сөләйман Зариповны эзләү штабын булдырганнар. Егетләр, төркемнәргә бүленеп, Ульяновск, Саранск, Чабаксар юнәлешләрен карап тикшерә, андагы камера язмалары белән таныша. Шундый ук штаб Казанның Мәрҗәни мәчетендә дә оештырылды.

Сөләйман Зарипов элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакый командасыннан саналса да (ул Госман хәзрәтнең кыз туганына өйләнгән), Татарстан диния нәзарәтендәге үзгәртүләр аның өчен чагыштырмача тыныч узды, дин эшләреннән ул бөтенләй үк читләштерелмәде. Матбугатта соңгы елларда чыккан язмаларда Сөләйман Зарипов традицион ислам кыйммәтләрен яклаучы имам буларак телгә алына. Аның белән дини карашлар яки милек мәсьәләсендә конфликтка керүчеләр турында ул-бу ишетелмәде. Гомумән, тыныч холыклы, зыялы, итагатьле кеше дип сөйлиләр аның турында.

Юлдашына килгәндә, аны да Русиянең мөселман дин әһелләре күптәннән белә. Гарәп Әмирлекләренең «Дар әл-Бер» («Изгелек йорты») хәйрия фонды вәкиле буларак Нәҗметдин шәех 1990нчы еллардан бирле илебезнең төрле төбәкләрендә мәчет-мәдрәсәләр торгызырга, яңаларын төзергә булыша. Төмән өлкәсендә генә дә аның ярдәме белән 26 шундый объект булдырылган. Шулай ук Свердлау өлкәсе, Мордовиядә дә берничә мәчетне атарга була. Әлеге фондның Татарстанда да эшчәнлек алып баруы мәгълүм, шәех мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә берничә тапкыр очрашты. Оешма Русия хакимияте тарафыннан законсыз дип танылмаган.

Тормыш юлына килгәндә, Нәҗметдин әфәнде (Хуҗа Габде Наҗи Элдим) 1954нче елда Сүриядә туган. Берникадәр вакыт Төркиядә яшәп алганнан соң Гарәп Әмирлекләренә китә, анда хәрби хезмәттә була. Хәйрия эшләрен хәзер ул эшмәкәрлек белән бергә алып бара.

Интернеттагы мәгълүматларга караганда, «Изгелек йорты» фондына 1978нче елда нигез салына, штаб-фатиры Дубай шәһәрендә урнашкан. Әлеге вакыт эчендә хәйрия оешмасы мәгариф, мәдәният, медицина һәм гуманитар максатларда үз илләрендә һәм дөнья күләмендә 100 млн долларга якын акча тота. Төрле бәйрәмнәр, күргәзмәләр оештыралар, шәкертләрне, китапханәләрне китаплар белән тәэмин итәләр. Шул исәптән Кызыл Ярымай халыкара оешмасы белән дә уртак проектлары бар.

Ике дин әһеленең Русия Президенты Владимир Путинның Татарстанга килер алдыннан югалуы «яшерен хезмәт» вәкилләренең эше, дигән фаразлар йөри хәзер. Һәм, киресенчә, аларга тап төшерергә юнәлгән махсус провокация да булырга мөмкин, ди белгечләр. Моңарчы имамнарның серле төстә юк булуы Төньяк Кавказда, Дагыстанда гына күзәтелә иде…

Шунысы әһәмияткә ия: имам һәм чит ил химаячесе тарыган хәл Татарстан абруена тап төшерергә мөмкин. Моннан соң ислам дөньясы инвесторлары, сәясәтчеләре безгә нинди мөнәсәбәттә булачак? Үз имамнарын җинаятьчеләрдән саклый алмаган хакимияткә өммәт ничек карар? Сөләйман Зариповны эзләү сузылган саен, бу сораулар кискенләшә генә барыр кебек. Димәк, моңарчы да республика мәнфәгатьләрен яклап килгән хокук саклаучылар өчен хәзрәт белән гарәп шәехен табу – намус эше булып тора.

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии