- 15.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
«Татарстан-2030: 15 елдан республика нинди булачак?» («Безнең гәҗит», №40, 7 октябрь, 2015) дигән мәкалә бик матур киләчәк турында язылган. Монда барысы да эшләнәчәк, булачак, үтәләчәк белән тасвирлана. Ә минемчә, боларны булдырыр өчен иң әһәмиятле ике шартның үтәлеше кирәк. Беренчесе – Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның тагы 15 ел хакимияттә булуы һәм икенчесе – Татарстанның 40-45 процент байлыгы үзендә калуы шарт. Бу безнең урыс дәүләтендә булырлык хәл түгел. Рөстәм Нургали улы властьтан киткәч, аның урынына кем килә, билгеле түгел. Шушы әйтелгән планнар үтәлмәсә дә, яңа килгән кеше җавап бирмәячәк. Андый җавап бирмәүче түрәләрне күп күрдек. Әфган сугышыннан яраланып яки психик яктан гарипләнеп кайтканнарны кайбер түрәләр эшкә дә алмады. Ә алар таләп итә башласалар, түрәләр, ачыктан-ачык: «Мин сине анда җибәрмәдем!» – дип чыгарып җибәрделәр.
Ярый әле элеккеге заманда бишьеллык планнар үтәлеп, халык та бердәм булып эшләде. СССР вакытында бер анекдот та бар иде. Биш көннән дөнья бетә, дип бөтен дөньяга хәбәр итәләр һәм бер зур самолеттан дөнья әйләнеп күзәтәләр икән, янәсе, бу хәбәрне кайсы ил ничек кабул иткән. Барлык бай илләрдә халык бәйрәм итә, алтынга да, акчага да игътибар итми, ә СССРда бөтен халык, бишьеллык планны биш көндә үтәргә дип, урамда байраклар тотып йөри, ди. Дөрестән дә шундый вакытлар бар иде, ә хәзер халыкның алай эшләргә дәрте дә, эше дә юк. Тагы шуны да онытмаска кирәк, безнең ил халкы иртәгәгә нәрсә буласын белми, әйтик, СССР гимнын тыңлап йокыга киттек, ГКЧП белән уяндык. Өч-дүрт көннән тагы СНГда уяндык. Шул бардактан әле дә айнып бетә алган юк.
Элек илнең бишьеллыкта нәрсәләр эшләргә, нинди шәһәрләр төзергә дигән планы бар иде, хәтта үткән гасырда Никита Хрущев: «Американы куып җитәбез һәм узып та китәбез», – дигән иде. Узуын узмасак та, күп нәрсә эшләнде. Әле хәзер дә ул төзеткән йортларда халык, рәхәтләнеп булмаса да, түбә астында яши. Шул елларда галәмгә Гагарин очты. Бу шулай чор өчен колак ишетмәгән үзгәреш.
Хәзер безнең ике өлкәдә генә план үтәлеше калды. Берсе –эшләмәгән гөнаһларың өчен полициядә төрле алымнар белән кул куйдыралар, ә икенчесе – юлларда 7-8 км саен радарлар куелган йә булмаса ДПС хезмәткәрләре үзләре качып тора. Менә безнең Әлмәт якларында 40-45 ел буена инде юлларны киңәйтмиләр дә, шул ремонт кына бара. Ә юл тулы нефтьчеләрнең КрАЗлары, Ураллар. Кайберләре аз гына үрдә дә 20-30 километрга калып, завод торбасыннан чыккан кадәр төтен чыгарып бара. Син аны узып кара… Киләчәктә Әлмәт – Казан арасын ике сәгатьтә узып булачак диелгән. Без элек тә ике-өч сәгатьтә барып җитә идек анысы, тик ул вакытта радарлар юк иде. Ә гаишникларның кай тирәләрдә торганын белә идек.
Аннары шунысы аңлашылмый: ул унбишьеллык проектны нишләп Питер галимнәре эшләде икән, ә үзебезнекеләр түгел? Үзебезнекеләр белеп бетермиләрме, әллә проект үтәлмәгән очракта, гаепләрен үз өсләренә алырга куркалар микән? Планнарның тагын бер өлеше татар теле турында. Петербург галимнәре, татарча сөйләшү артачак, дип, татарның күңеле булсынга гына язганнардыр. Җәмәгать, монысы инде чеп-чи ялган! Татар булгач, Татарстанда яшәгәч, монда татарча укыйлардыр, дип уйлыйлардыр. Балалар бакчалары, мәктәпләр – барысы да урысча бит. Унбиш елдан соң иң караңгы авылларда да татарча укулар булмаячак, чөнки ил түрәләре үзләренең 309нчы законнары белән 8 миллион татарның гына түгел, башка урыс булмаган халыкларның да, бер селтәнүдә кан да чыгармыйча, телен кистеләр. Мондый хәл Җир шарында беренче тапкыр кулланыла торгандыр. Ничек Илбашына моның өчен Нобель премиясе бирмәделәр икән? Аллаһы Тәгалә биргән ничәмә-ничә милләт телен кискән өчен. Югыйсә Русия конституциясендә акка кара белән язылган: «һәр халык үз телендә белем алырга хокуклы». Бу 309нчы карардан соң башка милләтләр көтеп торгандыр Татарстанның катгый сүзен, ләкин ул сүз булмады. Ни чәчсәң – шуны урырсың, ди халык. Илбашы Украинада да урыс теле статусы булдырмакчы иде, барып чыкмады.
Бер танышларыбыз балаларын бакчага бирергә куркып йөриләр, чөнки әбием, әнием, әтием дип матур итеп сөйләшүче бала анда ике айда үзенең телен онытып, якыннары пап, мам, дедушка, бабушкага әйләнәчәк. Һәм шуны да әйт әле син: ни өчендер бакча мөдирләре, мәктәп директорлары урыс милләтеннән һәм аларга хокук бирелгән. Алар татар группасы ачкан булалар үзләре, тик арасына ике-өч урыс баласын кыстыралар да, киләчәктә бөтен группа урысчага күчә. Минем бер тәкъдимем бар. Бездә икетеллелек әлегә юкка чыгарылмаган, мәктәп директорын, бакча мөдирен ике телне дә яхшы белүче татарларны куярга кирәк. Шулай ук төп ике телне яхшы белүче няняларны һәм тәрбиячеләрне. Татар телен үстерүдә күпкә отышлырак чара булыр иде бу. Уйлаган кешегә уйланырлык хәлләр бар монда.
Хәйдәр САБИТОВ.
Әлмәт шәһәре.

Комментарии