Тарих кабатланмасмы?

Тарих кабатланмасмы?

Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин Русиядәге төбәкләрне берләштерергә тәкъдим итте. Төбәкләрне эреләндерү мәсьәләсе 2017нче елда күтәрелгән иде. Марат Хөснулллин тәкъдиме гадәти сәяси уен гына түгел, ә ил язмышы өчен үтә дә куркыныч гамәл.

Бу илнең икътисадын күтәрү өчен эшләнә, имеш. Тик ярлы белән хәерчене кушып кына бай ясап булыр микән? Башта аның нәрсәгә китергәнен уйларга кирәк. Башка илләр, Русия кебек зур илләр белән чагыштырып карарга кирәк. АКШ – штатлар җыелмасыннан торган федераль республика. Русия – өлкәләрдән торган федераль дәүләт. Димәк, охшашлар. АКШ 1776нчы елда төзелгән. Шуннан бирле штатларны бүлгәләү дә, берләштерү дә булмаган. Ә илнең конституциясе 1787нче елда кабул ителгән. Шуннан бирле аңа үзгәреш кертүче юк. АКШтагы шундый система үзен аклыймы соң? Ул бүген дөньядагы чагыштырлык тиңе булмаган иң бай ил. Димәк, аклый. Халыкның да яшәү шартлары яхшырактыр. Чөнки Америкадан Русиягә эш эзләп килеп, монда яшәп калган кеше турында ишеткәнем юк. Ә Русиядән Америкага бик күпләр китә һәм шунда яшәп тә калалар.

Ә Русиядә? Патша булып властька кем килсә, шул үз конституциясен булдыра. Андый илдә демократия була алмый, эшлекле тәкъдимнәр кабул ителми, халык фикере исәпкә алынмый.

Ярый, дүрт-биш өлкәне берләштерделәр дә ди. Нәтиҗәсе нинди булырмы? Иң элек милли республикалар юкка чыгачак. Моның белән кайберәүләрнең күптәнге хыялы тормышка ашачак. Ә Русия баермы? Киресенчә, ярлыланачак. Чөнки бүгенге көндә Мәскәүгә иң күп акчаны алар бирә. Алга таба кем бирер? Ә Мәскәүгә акча күп кирәк.

Икенчедән, милли республикалар юкка чыгу белән, Русиянең бөтенлегенә гарантия дә нык кими. Илгә нинди президент киләсен кем белгән. Горбачевны да СССРны таркатыр, Ельцинны илне талатыр дип уйламаган идек. Президент 14 макроөлкәдә җитәкче итеп үз кешеләрен куячак. Ил язмышын шул кешеләр хәл итәчәк. Ул вакытта илне таркатырга планлаштыралар икән, моңа бер каршылык та булмаячак. Ә милли республикалар сакланганда андагы халык үз автономияләрен югалтмас өчен теләсә нәрсәгә барырга әзер һәм алар илне таратырга юл куймаячак.

Ә бәлки бу шуның өчен махсус эшләнәдер дә. Тик моны дәлилләп кенә булмый. Бер мәртәбә шулай булды ич. Өстәвенә АКШ та йоклап ятмаячак. СССРны таркатыр өчен йөзләрчә миллард долларны кызганмаган икән, хәзер дә кызганмас. Русияне географик картадан юкка чыгару аның күптәнге хыялы. Аннары бу зур өлкәдә бер зур шәһәр төзү дә каралган. Ә ул шәһәр кирәкме соң? Зур шәһәрләр болай да бар. Аны төзер өчен күпме акча кирәк булачак. Димәк, иң рентабельле зур предприятиеләрне сатачаклар. Шулай итеп, җитештерү тагын кими. Аннары бу инициатива кемнән соң? Илнең бүгенге икътисадын үстерә алмаган булдыксыз кешеләрдән. Әйдә, аларны губернаторлар, икътисад министрлары итеп куйсыннар да, алар хәзерге өлкәләрне баетып күрсәтсеннәр.

Әлеге тәкъдимне Казанда да җитәкче булып эшләгән, хәзер Мәскәүдә җитәкчелектә булган татар кешесе – Хөснуллин күтәрә икән, бу махсус шулай эшләнә. Ягъни, милли республикаларны бетерүне Мәскәү түгел, ә Татарстан кешеләре үзләре тели дияр өчен. Андый фикерләрне һәрвакыт татарлардан әйттерәләр ич.

Андый берләшүләр безнең ил тарихында күп булды. Тик илебез аннан мантымады. Алар зыян гына китерде. Хрущев заманында авылларны эреләндерәбез дип, күпме авылны тараттылар. Аңа карап авыллар зураймады. Дүрт-биш районны берләштереп, авыл хуҗалыгы идарәләре ясадылар. Илнең икътисады түбән тәгәри башлагач, аны тараттылар. 26 волостьне берләштергән Минзәлә өязен дә ике тапкыр Казан, ике тапкыр Оренбург, ике тапкыр Уфа губернасы составына кушканнар. Һәрберсеннән ярлыланып аерылган. Ил язмышы белән бәйле мәсьәләдә эксперимент үткәрү үтә куркыныч гамәл ул. Шуны да уйларга кирәк.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии