Халыкка файдасы – өч тиен

Халыкка файдасы – өч тиен

Галәмәт зур акчалар әйләнә безнең илдә. Түрәләрнең ни сөйләгәнен игътибар белән тыңлап утырсаң, гел миллиардлар хакында гына ишетәсең. Ә бит бу безнең 6 мең сум хезмәт хакы гына түгел, аларның нульләрен дә язарга кушсалар, язып бетереп булмас.

Менә соңгы арада Татарстанда «Смарт-сити» дигән ниндидер бер шәһәр-спутник төзү турында сөйлиләр. Проектның максаты булып «акыллы» технологияләр, социаль инфраструктура, энергиясаклагыч технологияләр һәм «яшел» зоналар булдыру тора. Анда экспортка эшләүче оешмалар, иминият һәм финанс ширкәтләре, бизнеска ярдәм итү, фәнни-тикшеренү үзәкләре урнашачак. Түрәләр, проект кысаларында югары технологик җитештерү һәм медицина өлкәсендәге продукция булдыру да күздә тотыла, дип вәгъдә итә. Казандагы «Смарт-сити»ны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Дабида урнашкан «Масдар-сити» шәһәрчегенә охшатып ясарга планлаштыралар.

Мондый төр проектлар Татарстанда моңарчы да булды. Әйтик, Казандагы «Химград», Алабугадагы махсус икътисадый зона, «КИП-Мастер» оешмалары, Югары Ослан районында төзелергә тиешле «Иннополис» шәһәрчеген тәкъдим иткәндә нәкъ шундый ук максатлар күздә тотылды. Соңгысы урнашкан гектарлар гади халыктан тартып алынган җирләрдән тора дигән сүзләр дә бар. Югары Ослан районыннан Эльмир Сабитов исемле эшмәкәр белән аралашырга туры килде. Ул Зөя буенда шәһәр кешесенә ял итү өчен база төзеп куйган. Аны заманча итеп «агротуризм хикмәте» дип әйтергә була. Умарталар да тота икән. Тик, бәхете озакка сузылмаган, үзенә дә белгертмичә җирләрен шул «Иннополис»ка сатканнар. Ә бит Эльмир аны 49 елга арендага алган булган. Аренда өчен аена 1 мең сум түләп торган булса, хәзер наношәһәрчек хакимияте аңа 3 миллионлык түләү кәгазе тоттырган. Бу кадәр акчаны каян алачагын ул күз алдына да китерми. Ә җирләрне, «Иннополис»ка арттырып сату өчен, иң элек «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе, Дәүләт Советы депутаты Равил Җиһаншин халыктан өч тиенгә тартып алган.

«Смарт-сити»га килсәк, аны сафка бастыру өчен 2,5 миллиард доллар кирәк булачак. Моны каян алачаклар дип беләсез? Әлбәттә, без түләгән салымнардан. Шундый ук система буенча Агросәнәгать паркы да төзелгән иде. Ә хәзер, әнә, халык анда йөрмәгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны пиар ясарга матбугат чараларын чакырган. Шулай итеп эшчәнлеген җәелдермәкче булалар. Халык акчасына торгызылган объектлар, беренчедән, кемгәдер арендадан яки башка юнәлеш буенча табыш бирә, икенчедән, аларның гади кеше өчен өч тиенлек файдасы да юк. Күпме генә проект эшләмәделәр бит, берәрегез җимешен татыдымы?

Хәзер Мәскәү белән Казанны тоташтыручы зур тизлекле магистраль төзү турында бәхәсләшәләр. Аның бәясе 1 триллион (!) сумга якын, ә берәү дә проектның уңышлы икәнлеген раслый алмый. Әйе, халык Русия башкаласына ничәдер сәгатьтә барып җитә алыр, әмма никадәр зур акчалар түгәргә җыеналар бит. Кече һәм урта бизнесны үстерәбез дигән сылтау белән төрледән-төрле проектларны тормышка ашырмакчылар безнең түрәләр, ә файдасы бармы соң аларның? Эшмәкәрләр еламый гына бит, салымнар артып бара, хакимият кыса диләр, кануннары эшләми, эшләсә дә кешечә түгел.

Әлеге проектлар ахыр чиктә нәрсәгә барып терәлгәнен үз күзләрем белән күргән вакыйга белән аңлатасым килә. Быел Лаеш районы Усад авылы янында «ICL-КПО ВС» дигән завод ачылган иде. Тантанада хәтта Рөстәм Нургалиевич үзе дә катнашты. Биредә Татарстанда беренчеләрдән булып ноутбуклар чыгарырга тиешләр. Хәзер чыгаралар, әмма ниндине? Шунда эшләүче хезмәткәр белән аралашып алган идем.

– Әйбәт икән, хәзер Татарстан үзе ноутбуклар чыгара инде.

– Безнеке түгел бит ул, бөтен детальләре Кытайдан кайтартыла аның, менә кара, әйдә складны күрсәтәм, – дип, мине алып китте теге егет.

Карасам, чыннан да, детальләрдә «Made in China» дигән язулар күземә чалынды. Менә сиңа мә! Бу бит Кытай заводы филиалы! Аны зурлап, Татарстанның беренче ноутбуклары дип язып чыкканнар иде. Өстәвенә, ул продукция кибетләргә дә, бер җиргә дә таратылмый. Аны фәкать дәүләт заказы нигезендә хөкүмәт оешмаларына бирәчәкләр.

Ул «IT-парк»ларны төзеделәр. Хәзер алар Казан үзәгендә адым саен очраган бизнес-үзәкләрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Эшмәкәрләр ул бинада арендага офис алган. Тиздән анда риэлтор агентлыклары барлыкка килсә, шаккатмассыз. Югары технологияләр сүзе астына яшеренгән сылтау хәзерге вакытта түрәләр өчен менә дигән аңлатма булып тора. Халыкка ни өчен бюджеттан берничә миллиард алуыңны әйтергә кирәк бит инде.

Бу вакытта исә хакимият социаль ведомстволарга бүленгән акчаларны кисә, әлегә аны 5%ка гына кыскарталар. Алга таба кабатланмас дип кем тәгаен әйтә ала? Бюджетта акча юк диләр, тик шул ук вакытта түрәләргә хезмәт хакын арттырырга ул һәрвакыт табыла. Бу юлы да шулай килеп чыкты. Русия икътисадый торгынлыкка терәлеп барганда, җитәкчеләр акчаны күбрәк ала башлаячак. Шулай ук төрле проектларга да ул табылып тора. Инвесторлар бирә дип әйтсәләр дә, «Смарт-сити» ише нәрсәләр төзелгәндә хөкүмәт «кесәсе» нечкәрә бара. Ахырдан шуны гына әйтәсем килә, хөрмәтле түрәләр, бәлки аппетитларыгызны бераз булса да тыярсыз, ә?!

Гафил КӘРИМОВ.

  Халыкка файдасы – өч тиен, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии