- 15.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Бу шигъри юлларны Осип Мандельштам Сталинга багышлаган, ләкин мин, аның беренче юлын тартып алып, плакатларга язып федераль һәм муниципаль хакимият органнары ишек каршына элеп куяр идем: «Без яшибез, аяк астында илне тоймыйча…»
Депутатлар үзләренә хезмәт хакларын тагын күтәрде. Гәрчә анда ЯРЛЫЛАР ҖЫЕЛМАСА ДА. Һәм мин лоббизм белән шөгыльләнмәүче, Кремль кушканнарны үтәмәүче, чынлап та депутатлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне бармак белән генә саный алам.
Депутатларның керемнәре турындагы декларацияләрен җентекләп тикшердем. Кайсы гына депутатны алма – миллионер, яисә яшерен миллионер. Иң гаҗәбе, бер генә төрле мәгълүматлар бирелми: кайда ничек, төрле саннар күрсәтелә. Мөгаен җырчы Иосиф Кобзон керемнәрен җырлап ала торгандыр, әмма Думада җырчылар икәү генә. Ә калганнар җәмәгать башлангычында җырлыймы? Кемдер укытучылык итә. Ләкин профессор, фәннәр докторының хезмәт хакы 20 мең сум. Бу гомуми керемгә йогынты ясый алмый. Илья Пономорев кына искәрмә булып тора. Ул 750 мең долларлык лекцияләр укырга өлгергән. Сүз уңаенда, бу сан аның декларациясендә күренми, бары тик прокурор тикшерүендә генә ачыкланган.
Үз вакытында Виктор Илюхин парламенттагы гадәтләр турында сөйләп, күпчелек депутатларның бухгалтериягә хезмәт хакы алырга да кермәүләрен искәрткән иде. Әгәр АКШта теге яки бу канунны алгару, ягъни лоббизм тыелган булса, бездә аның белән ачыктан ачык шөгыльләнергә мөмкин. Әйтик, депутат Алексей Чепкага хезмәт хакы артыннан ник кереп йөрергә, аның бит еллык кереме 239 миллион сум.
Менә тагын бер мисал. 1нче октябрьләр тирәсендә миңа депутат Владитмир Гридин кирәк булып чыкты. Аның еллык кереме 40 миллион сум. Элек ташкүмер магнаты иде. Миңа аның Прокопьевскидагы шахтер вакыйгасы буенча аңлатмасы кирәк булды. Шалтыратам, ул Думада юк.
– Кайчан була?
– 2нче ноябрьдән соң…
– Ә кайда ул, төбәктәме?
– Юк.
– Кайда?
– Сезгә барыбер түгелме?
– Соң, гафу итегез, көн саен кануннар тикшерелә, тавыш бирелә, депутатларның яллары күптән төгәлләнде, ни өчен сез МИНЕМ ХИСАПКА АСРАЛУЧЫ ДЕПУТАТның ай буе кайда икәнлеген әйтмисез, – дим.
– Мин моны сезгә әйтә алмыйм.
Алга таба аның авырулары санап кителде, Канар утраулары әйтелде, депутатның эш урынында булмавына башка сәбәпләр күрсәтелде. Депутат Гридин эшләмәгән 1 ае өчен дә хезмәт хакы алды. Ә хәзер ул 450 мең сум буласы…
Бүген депутатны тавыш бирү залына намусы яки заказчылар алдындагы бурычы гына китерә ала. Эшлиме ул, залда буламы, тавыш бирәме – беркем тикшерми. Күрәбез ич – телевизорда БУШ ЗАЛ. Күпләре өчен ярдәмчеләре утыра. Менә хәзер алар ярты миллион сумга якын ала башлыйсы. Бушлай фатир, бизнес класс самолетлар, машина, узган гасырның 70нче еллары дәрәҗәсендә калган бәягә Думадагы ашханә, вип-заллар аның өчен.
Дума алдагы елларга бюджет кабул итә. Һәм аны төп социаль статьялар буенча кисәләр. Сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь, социаль торак төзелеше өчен чыгымнар нык кыскартыла. Ана капиталы кыл өстендә. Әгәр элек депутатлар мондый геноцидка каршы тавыш бирә алсалар, хәзер аларның авызларын томаладылар һәм инде өстән кушылган теләсә нинди канун өлгесен яклаячак алар.
Хезмәт хакларындагы Русиядәге кебек аерма бер генә цивиль илдә дә юк. Хәтта депутатлар бу хезмәт хакына бөтенләй дә мохтаҗ да түгел. Бүген депутатлар кагылгысыз, буй җитмәслек кастага керде. Владимир Жириновский илдә уртача хезмәт хакы 24 мең сум дип ышана, ләкин бу алай түгел.
Мин күп йөрим. Кемеровога командировкам минем халык хуҗалыгының төп тармагы – ташкүмер сәнәгатенә күзләремне ачты. Җир астында забойда таш чабучы шахтерның хезмәт хакы 14–15 мең сумнан артмый. Шахталарны яклап депутат Гридин сүз әйтә аламы? Аның төбәге каскалар белән асфальтка шакый башласа, ул аларны яклармы?
Түбән Новгрод заводларындагы эшчеләрнең айлык акчасы 18 мең сум. Заводлар ябыла. Кешеләр эшсез кала. Боларны күрмәс өчен зур хезмәт хакы алырга кирәк.
Көзен депутатларны АЕРЫЛЫШУ ЭПИДЕМИЯСЕ чолгап алды. Хәзер депутатлар хәерче, аларның тир түгеп тапканнары хатын ягында, яисә ирендә калды. Димәк декларация биргәндә күрсәтерлек мал да юк.
Үз тармакларында ниләр булуына, анда ничек эшлиләр… моңа министрлар җаваплы. Ә депутатлар нәрсә өчен җаваплы соң? «Бердәм Русия» фиркасенең бер әгъзасы белән «Пусть говорят» телетапшыруын яздыру башланганчы, артта балалар турында сүз башладык. Аның нарасыйлары Канадада укый, күчемсез милке Европада, һәм ул үзенең киләчәген дә Русиядә күрми. Сөйләшү ахырында аяктан егарлык фразасын әйтеп салды: «БУ ИЛНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ЮК».
Менә сиңа, мә… Мин сиңа хезмәт хакы түләргә тиешле? Мондый карашлы, мондый позицияле депутат миңа кануннар яза, шул кануннар буенча жуликлар һәм караклар судан коры чыга… Миңа депутатлар халык белән властьны бәйләүче кечкенә генә звено кебек тоела иде. Ләкин, хәзер «Госдума» дип язылган шарны без тотып торган нечкә җеп кулыбыздан ычкынды. Һәм шар күкләргә очып китте. Инде безләргә күкләргә шаку мөмкин түгел. Ә андагыларга безнең проблемалар бик вак булып күренә. Монда илне ничек тоемлыйсың, ди …
Наталия МЕТЛИНА
http://nvdaily.ru/info/13169.html
12.11.13 ел.
Аяк астында илне тоймыйча...,

Комментарии