- 15.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №15 (16 апрель)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Кама Аланында атом станциясе төзелешен туктатканга инде чирек гасыр үткән. Күпләр безнең төбәктә афәтле төзелеш булганлыгын бүгенге көндә онытып та бетергән иде. Ләкин Русия хөкүмәтенең узган елның ноябрендә кабул ителгән 2084нче күрсәтмәсе нигезендә, илдә төзеләчәк тугыз яңа атом станциясе исемлегенә Кама Аланы АЭСы да кертелгән.
ХАЛЫК ТАЛӘБЕ ТАПТАЛМАДЫ УЛ ЧАКТА
Яшьләр, билгеле, Кама Аланы атом станциясен төзүне туктату белән бәйле вакыйгаларны белми. Без, өлкән буын вәкилләре, аны бик яхшы хәтерлибез.
Бер уйласаң, ничә миллиард сум (совет чоры акчасы белән!) исраф итеп яртылаш төзелгән шундый мөһим корылма төзелешен туктату мөмкин түгел кебек. Әмма фәнни нигезе һәм халыкның ныклы таләбе булганда, АЭС төзелеше дә туктатыла ала икән! Ул елларда фәнни нигез табылды. Халык үтенече буенча, СССРның үзәк фәнни-тикшеренү һәм шәһәрләр төзелешен проектлау институтыннан (ЦНИИП) бер төркем эксперт Кама Аланында атом станциясе төзелешен алга таба дәвам итәргә мөмкинме-юкмы икәнен җентекләп тикшереп, ТАССРның Югары Советына һәм Министрлар Советына үз фикерен җиткерде.
Коры сүз генә булмасын өчен, әйдәгез, шул чор документларына күз салабыз. Яңа гына телгә алган институтның һәм, шулай ук, СССР гражданнар төзелеше һәм архитектура дәүләт комитетының 1989нчы елның 20нче июлендәге 155-РП-89нчы документында Татарстан АЭСы урнаштырыла торган мәйданны махсус тикшерү нәтиҗәләре китерелә.
Түбән Кама төбәге үсешенең экология проблемаларына һәрьяклы бәяләмә бирергә кирәк булганлыктан, СССР үзәк фәнни-тикшеренү һәм шәһәрләр төзелешен проектлау институты белгечләре барлык фәнни, проектлау материалларын һәм урынга барып тикшерүләрне анализлагач, түбәндәге нәтиҗәне ясаганнар.
КУРКЫНЫЧ КОРЫЛМА
Беренчедән, Татарстан АЭСы төзелеше – мондый класслы объектларны урнаштыру өчен чиктән тыш начар булган һәм инженер-геологик, гидрогеологик, тектоник, социаль-экологик яктан катлаулы территориядә алып барыла.
Икенчедән, бу мәйданда атом станциясен эксплуатацияләү һич көтелмәгән социаль, авыр экологик нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: төбәкнең демографик, тарихи-мәдәни, социаль инфраструктурасы бозылу; гомуми экологик хәлнең кискенләшүе, Идел һәм Кама елгалары суының (Куйбышев сусаклагычы һ.б.) радиоактив яктан зарарлануы.
Өченчедән, АЭС төзелеше һәм аның санитар саклагычы зонасында Кама елгасының һәм, шулай ук, Чишмә елгасы дельтасының табигый байлыгы һәм халык тормышын тәэмин итүдә мөһим барлык төр ресурслары ягыннан уникаль булган өлеше юкка чыгачак, 250 гектар мәйданда уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләре файдаланудан төшереләчәк.
Дүртенчедән, Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнары халкын – мәдәни-этнографик кыйммәтләрен, социаль-тарихи традицияләрен бозу аша – мәҗбүри рәвештә урбанизацияләүнең тискәре факторы барлыкка киләчәк.
КАРАКЛЫК, ХУҖАСЫЗЛЫК…
Менә шулардан чыгып, СССР үзәк фәнни-тикшеренү һәм шәһәрләр төзелешен проектлау институтының экспертлар төркеме Татарстан АЭСы төзелешен, социаль-экологик һәм табигатьне саклау позициясеннән – нигезсез; бу төбәктә һәм Кама, Идел елгалары үзәнлегендә яшәүче халыкның иминлеген тәэмин итү күзлегеннән чыгып караганда, куркыныч дип саный.
Менә шулар санап үтелгәннән соң, әлеге документта совет чорында да һәм хәзерге вакытта да хаклыгы көндәй ачык булган карарга киленә. Аны, әлеге документтагыча, рус телендә китерәм: «Здравым и единственным решением этого вопроса является прекращение строительства Татарской АЭС».
Бу институт экспертлары АЭСның инде төзелгән корпусларын экологик яткан зыянсыз производствоны (суыткыч цехлары, балык комбинаты һ.б.) үстерүдә яки сәламәтләндерү-дәва үзәкләре буларак файдаланырга киңәш иткәннәр. Бу киңәшләр матур яңгырый һәм ул вакытта игътибарга бик лаеклы иделәр, әмма бернинди саклау чаралары күрелмәгәнгә, ул корпусларны өлгер адәмнәр, вәхшиләрчә ватып-җимереп, кемгә нинди төзелеш материаллары кирәк, кайсын кая ташып бетерделәр. Бүгенге көндә АЭС төзелә башлаган урынга карап торырга кызганыч – хәрабәләр генә калкып калды.
БИРЕДӘ ЯРАМЫЙ
СССР үзәк фәнни-тикшеренү һәм шәһәрләр төзелешен проектлау институтының экспертлары, Татарстан АЭСы төзелешенең чиктән тыш начар булган һәм инженер-геологик, гидрогеологик, тектоник, социаль-экологик яктан катлаулы территориядә алып барылуына дәлил итеп, СССРның космогеологик картасы фрагментын һәм үз тикшеренүләре барышын чагылдырган белешмәне теркәгәннәр.
Әлеге картадан һәм СССР фәннәр академиясенең геология, геофизика, геохимия һәм тау токымнары бүлекләре комиссиясе, Нефть геологиясе министрлыгы, Казан дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт университеты белгечләре мәгълүматыннан күренгәнчә, Кама Аланында төзелә торган АЭСның җирнең хәрәкәтчән тектоник ярыклары күп булган зонада урнашканлыгы ачыкланган. Шулай ук, АЭС төзелеше мәйданчыгындагы грунт тотрыксыз, шуучан булганлыктан һәм башка параметрлары белән дә катгый рәвештә туры килмәгәнлектән, әлеге документта искәртелгәнчә, АЭС биналарының фундаментын һәм «нулевой циклын» салганда, «пришлось отсыпать мощную гравелисто-галечную «подушку»…
Әгәр дә АЭС төзелеп бетеп, сафка баса калса, анда кечкенә авария булганда да Урта һәм Түбән Идел буе үзәнлегендә яшәүчеләрнең, Чистай, Куйбышев, Ульяновск, Саратов һ.б. шәһәр халкының зыян күрәчәген дә исәпкә алырга киңәш иткәннәр ул экспертлар.
Менә шуларны һәм бу язмада телгә алынмаган сәбәпләрне күз алдына китергәч, безгә Кама Аланындагы ташландык атом станциясен яңадан торгызу кирәкме соң, дип уйлыйсың. Югарыдагы күрсәтмәләрне карусыз үтәүче һәм үз чикле мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга гадәтләнгән чиновниклар, моны бик кирәкле гамәл, эшне кичекмәстән башларга кирәк, диярләр. Ә гади халык? Балалары, оныклары һәм бу төбәкнең киләчәге турында уйлаган кешеләр ике олы елга буенда, химия предприятиеләре тупланган һәм әле анда, әле монда җир тетрәп торган урында атом станциясе төзүне җинаятькә тиңләрләр. Кушканны үтәмәсәләр, кәнәфиләреннән очачак чиновниклар да, үз балалары-оныклары сәламәтлеге өчен борчылучы халык та үзенчә хаклы. Ә ничек итеп алтын урталыкны табарга соң?
АЛЬТЕРНАТИВ ЭНЕРГИЯГӘ ИГЪТИБАР ЮК
Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыятендәгеләр сүзенә караганда, атом электр станциясенә альтернатив буларак җил белән эшли торган электр станцияләренең потенциаль көче Түбән Кама ГЭСы мөмкинлекләреннән 27 мәртәбә артыграк икән. Шулай булгач, нигә соң җил белән эшли торган электр станцияләре төземәскә?! Сер түгел бит, Русия хөкүмәтенең 2084нче карары белән, безнең илдә 2030нчы елга кадәр шундый 16 электр станциясе төзү күздә тотылса да, нигәдер аларның берсе дә Татарстанда түгел, ә илнең башка төбәкләрендә…
Бу язманы әзерләгәндә кулланылган документлар архивта саклана. Шәһәребезнең һәм Татарстанның хөрмәтле җитәкчеләре СССР үзәк фәнни-тикшеренү һәм шәһәрләр төзелешен проектлау институты эксперт-галимнәренең Кама Аланында атом станциясе төзүне туктату зарурлыгы турындагы тикшерү нәтиҗәләрен архивтан алырлар һәм Мәскәү чиновникларына җиткерерләр дип ышанам.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН.
Түбән Кама шәһәре.

Комментарии