- 15.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №11 (16 март)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Тормышыбызның кайбер күренешләренә карап-карап торасың да, нинди илдә яшибез соң без, дип гаҗәпкә каласың.
Балалар мәйданчыгы яныннан, үзалдына елмаеп, нәрсә турындадыр уйланып кына бер ир үтеп бара иде. Менә ул кесәсеннән сигарет кабы чыгарды. Полиэтилен тышын, ертып, җиргә ташлады. Сигарет алып авызына капты, шырпы сызып кабызды. Шырпыны, сүндереп тә тормыйча, аяк астына бәрде. Һәм, тәмәкесен порхыта-порхыта, ары китте. Аның хәрәкәтләре шундый ышанычлы иде, әйтерсең ул бик мөһим эш белән мәшгуль. Тирә-якта мәш килеп бала-чага уйнап йөри. Интеллигент киемле, мөлаем гына кеше. Аңа ачуланып та булмый… Мондый күренешкә кем генә тап булмаган икән.
Илнең иң зур башлыгы бервакыт: «Юл төзер өчен фәлән миллиард сум акча бүлеп бирелгән иде, юл да юк, акча да юк. Кайда акча?» – ди. Кемнән сорый ул моны? Чокыр-чакыр юлларда иза чигүче машина йөртүчеләрдәнме? Әллә инде, юньле нәрсә күрсәтмәсләрме икән дип, телевизор каршында утыручы мин исәрдәнме? Менә бит кайда икән балык башы! Иң югары даирәләрдә шундый хәлләр икән, юлга ташланган тәмәке төпчеге генә нәрсә инде. Без әнә шулай фикер йөртергә өйрәнгән. Кемдер гаепле, тик мин генә түгел… Ә бәлки, тәмәке төпчеген ташламаска өйрәнсәк, анда да тәртипләр үзгәрер иде?
Чаллыда шәһәр төзелә башлаган еллардан алып «Театр» дип аталган автобус тукталышы бар. Театр үзе шушы көнгә кадәр юк әле. Ул тукталыш янына инде йортлар төзелеп бетте, театрга урын да калмады. Баксаң, моның шулай булмыйча хәле дә юк икән. Дәүләт бюджетына күз салганыгыз юкмы? Мәдәнияткә каралган чыгымнар полиция чыгымнарыннан ун тапкырга ким икән анда! Бәлки, җинаятьчелекнең тамырын шушыннан эзләргәдер? Мәдәнияткә акча кызганасың икән, нишләп тәртипсезлек артмасын. Аны арттыручылар бит үз эшләрен яхшы белә. Алай гына да түгел, бу эш иң табышлы бизнес санала. Һәм моңа хөкүмәт бернинди комачаулык ясамый.
Күптән түгел бер ханым сөйләде. Аның әнисе ел саен олы кызы янына Америкага бара икән. Былтыр да барган. Әбигә – 86 яшь. Нью-Йорк аэропортына килеп төшә. Аңа әйтәләр: «Урыныгыздан кузгалмагыз, ханым, хәзер сезнең арттан килерләр». Карчык аптырашта: «Нәрсә бу, мине Әмрика кабул итмиме?» Инвалидлар коляскасына охшаган тәгәрмәчле кәнәфи белән бер ир килә. Карчык янында туктый һәм кәнәфигә күчеп утыруын сорый. Карчык баш тарта: нигә, мин бит әле үз аякларымда йөрим. Карчыкка бу кеше ошамады дип, икенчесен җибәрәләр. Тагын үгетләүләр. Карчык бернәрсә дә аңламый, ләкин, вакытны сузмас өчен, утыра. Аны, багажын алып таксига утыртып җибәргәнче, кадерләп, кәнәфидә йөртәләр…
Өч айдан әби Чаллыга әйләнеп кайта. Яз. Шәһәр читендә аның бакчасы бар. Карчык шунда барырга чыга: кишер, суган утыртырга вакыт. Шыгрым тулы автобуска кереп, кешеләр арасына кысыла. Шулвакыт бер ир, әшәке сүгенү сүзләре кыстырып: «Ә син, карт карга, кая барасың инде? – ди аңа. – Мич башында гына ятып булмыймы? Үләргә вакыт бит инде сиңа…»
Карчыкны яклап хет бер кеше сүз әйтсә икән! Автобустан төшү белән, карчык «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырта. Микроинфаркт…
Тагын бер күренешкә исем-акылым китә.
Табигатьнең ниндидер хатасы аркасында бала авыру туган. Аңа чит илдә ясала торган кыйммәтле операция генә ярдәм итә ала, ди табиблар. Һәм сабыйның әти-әнисе, кулларын сузып, мескенләнеп урамга чыга, үзләре кебек үк хәерчеләрдән теләнеп йөриләр: ярдәм итегез, зинһар, кем күпме булдыра ала… Хөкүмәт моны күрә, ләкин, күрә торып, баланың газап чигүен, аның үлә баруын күрмәмешкә салыша. Аның каравы шундый бюджет кабул ителә, анда хәрби чыгымнар илнең барлык башка чыгымнарыннан ун тапкыр артык!.. Бер баллистик ракета ничә баланы үтерә ала икән? Ә бит шул ук ракета ярдәмендә әлеге авыру балаларны коткарып калырга да булыр иде. Моның өчен нибары ракетаны эшләмәү җитә. Ә шулай да ул эшләнә. Һәм кешенең төп хокукы – Русия Конституциясендә акка кара белән чәпәп куелган яшәү хокукы – аяк астына салып таптала.
Шундый илдә яшибезмени соң без? Һәм кайчанга кадәр бу дәвам итәчәк?
Марс ЯҺУДИН,
Чаллы шәһәре

Комментарии