Декабрь ни күрсәтер?

Декабрь ни күрсәтер?

Уз­ган як­шәм­бе­дә Ру­си­я­нең 12 тө­бә­ген­дә җир­ле пар­ла­мент де­пу­тат­лар­ын сай­ла­ды­лар. Ба­ры­сын­да да ди­яр­лек “Бер­дәм Ру­си­я” җи­ңеп чык­кан. Шул ук ва­кыт­та, ха­ки­ми­ят пар­ти­я­се­нең кай­бер у­рын­нар­да үз кө­чен ю­гал­та ба­ру­ы да күз­гә таш­ла­на. Бу – де­кабрь­дә у­за­сы Ду­ма сай­лау­ла­ры ал­дын­нан соң­гы ре­пе­ти­ци­я и­де. Ки­лә­чәк­тә нин­ди пар­ла­мент кө­тә­се? Без­нең яз­мыш­ны хәл и­тү­че за­кон­нар ө­чен кем­нәр та­выш би­рер?

Русиядә сәясәт кызыксыз һәм бер үк төрле нәрсәгә әйләнә бара. Телевизорны кабызсаң, анда һәр кич саен “тандем”ның бүген нинди “батырлыклар” кылуы турында сөйлиләр. Президент белән премьер-министр, ниндидер үтә җитди кыяфәт чыгарып, халыкны борчыган чираттагы проблеманы хәл итү юлларын күрсәтә. Алдан өйрәнелгән кебек яңгыраучы текстлар, үтә җитдилектә ниндидер ясалмалык бар. Мин чит ил җитәкчеләре чыгышын безнекеләр белән чагыштырам. Нигәдер, әйтик, Барак Обама президент төсле сөйли, ә безнекеләр – үзешчәннәр театрында текстны ятлап бетерә алмаган артист кебек…

Шушы көннәрдә “Коммерсантъ-Власть” журналында танылган журналист Олег Кашинның “Алар ялыктырды” дигән материалы басылып чыкты. Хәтерләсәгез, узган ел Кашинны Химки урманы турында язганы өчен, ныклап кыйнаганнар иде. Хәер, сүз ул хакта түгел. Үзенең соңгы мәкаләсендә журналист Путинны Брежнев белән чагыштыра. Торгынлыкка ишарәдән тыш, ул Русиядә сәясәтнең телевизион шоу-тамашага әверелүен әйтә. “Күз алдына китерегез, хакимияттә түгел, Леонид Ильич Брежнев, ди. Мәскәү ГУМында Брежневны яклаучы яшьләр хәрәкәте вәкиле булган модель-туташ “Леняны телим!” дигән язу төшерелгән эчке кием сата. Урман янгыннары елында МГУның журфак факультеты кызлары, ярымшәрә килеш эротик календарьгә фотога төшеп, аның астына: “Урманнарны сүндердегез, Леонид Ильич, ә мин әле дә янам” дигән юллар язалар. Леонид Ильич үзен, чыннан да, яраталар, телиләр дип уйлый. Халык исә эчтән генә сүгенә, сәяси анекдотлар сөйли һәм түземсезлек белән “лафетлар куышын” көтә”, – дип яза ул.

Кашин теле белән әйтсәк, “лафетлар куышы” башланды инде. Владимир Путин лидер булган “Бердәм Русия” якшәмбе сайлауларында, 2007 ел белән чагыштырганда, күпкә начаррак нәтиҗәләр күрсәтте. Ике төбәктә “аюлар” 40 процент тавыш та җыя алмаган, дүртесендә 50 процентка җитмәгәннәр. Бары тик Дагыстан, Тамбов өлкәсе һәм Чукоткада гына күрсәткечләр 65-71 процент чамасы. Күрше Киров өлкәсен алсак, андагы парламентка “Бердәм Русия”дән – 27, Коммунистлар партиясеннән – 10, “Гадел Русия”дән – 6, ЛДПРдан 5 кандидат үткән. Кайбер күзәтүчеләр әйткәнчә, мондый хәл сайлаучыларның ил күләмендәге симпатияләренә якын. Әгәр административ ресурс һәм ялганлау булмаса, хакимият партиясе 40 процент чамасы гына тавыш җыя алыр иде. Декабрьдә әлеге алымнар кулланылмый калмас, билгеле. Һәм “аюлар”ның сайлаучылары 60 проценттан артып китсә, гаҗәпләнерлек урын юк. Хакимият югары күрсәткечкә ирешү өчен, барлык мөмкинлекләрне дә кулланыр дип уйларга кирәк. Чөнки картада – партиянең генә түгел, ә аның лидеры Владимир Путинның да дәрәҗәсе.

Якшәмбедәге тавыш бирү нәтиҗәләрен артык күпертми генә бәяләде Путин. “Декабрьдәге Дума сайлауларында партия исемлеген җитәкләячәксезме?” – дигән сорауга, “Әле бу мәсьәлә хәл ителмәгән”, – диде. Исемлеккә “паравоз” хәлендә керүе икеле дип уйларга кирәк. “Бердәм Русия” рейтингын югалткан мәлдә, Путинга аңа иярү файдага түгел. Алда – Президент сайлаулары да бар бит. Премьер-министр анда, һичшиксез, катнашачак. Бу хактагы сорауларга тәгаен җавап бирмәсә дә, ил җитәкчелегенә яңадан кайту теләге белән януын яшерә алмый. Бу аның һәрбер эш-гамәленнән күренә.

Русия халкы бүген авыр тормышта яши. Борынгы Римда “ипи һәм тамаша” дигән лозунг булган. Зур бәйрәмнәр уңаеннан гладиатор сугышлары оештырып, император халыкка икмәк тараткан. Безнең илдә тамаша җитәрлек. Ләкин премьер-министрның самолетта урман янгынын сүндереп йөрүен күреп хозурланган кешеләр, кибеткә кергәч, шап итеп җиргә төшә. Ел башыннан нык үсте. Азык-төлеккә хакны берничек тә авызлыклый алмыйлар. Ач халыкка модернизация төсле акыллы төшенчәләр кирәкми. Халыкның ашыйсы килә. Ә азык-төлек, шул ук икмәк һәм бәрәңге кыйммәтләнә икән, гаепне үзен хакимият партиясе дип күкрәк кагучылардан эзлиләр.

Хәер, бүгенге сәяси аренадагы башка партияләрдән дә әллә ни өмет итәсе юк. “Гадел Русия” башлыгы Сергей Мироновның Казанга килгәч чыгышын ишеткәч шаккаттым. Аңа гадел булмаган законнарның Федерация Советы тарафыннан раслануын, Мироновның моңа тыныч кына карап утыруын әйттеләр. “Мин, “Гадел Русия” лидеры буларак, әлеге законнар белән килешмим. Ләкин Федерация Советы рәисе буларак, аларны имзалау – минем хезмәт вазифам. Мин аларны расларга мәҗбүрмен”, – диде ул. Соң, сез имзалаган законнар намусыгызга каршы килә икән, нигә сенатта утырырга? Принципиаль булып, дәүләт хезмәтеннән баш тартырга ярамыймыни?

Коммунистлар партиясенең төп проблемасы – узган гасырда калу. Игътибар итегез, аларның Геннадий Зюгановтан кала лидер булырлык бер генә кешесе дә юк. Яшьләр бөтенләй күренми. Мондый хәл Зюгановның үзенә генә отышлы. Партия аның гомеренә җитәрлек, аннан соң ни булса, шул булсын. Киләсе Президент сайлауларына КПРФ инде ничәнче тапкыр Зюгановны тәкъдим итәр, мөгаен. Болай, катнаштык дип тамга салыр өчен. Чөнки җиңмәячәге билгеле. Ә харизматик, халыкны үзенә каратырдай яшь лидерлар юк. Компартиядә барысы да совет системасындагыча – генсек гомерлек. Ләкин хәзер заманалар башка шул.

ЛДПРда да шул ук хәл. Ул, гомумән, бернинди идеологиягә дә корылмаган, аның төп өстенлеге – Жириновский фигурасы. Шуңа күрә декабрьдә дәррәү кубып тавыш бирерлек альтернатив көч булмаячак дип беләм. Идарә ителүче демократия шартларында сайлауларда идарә ителүче партияләр катнашачак. Ә андый очракта кемнең күпме тавыш җыюы да әһәмиятле түгел…

Сәйдулла КУТУШЕВ

Декабрь ни күрсәтер?, 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии