- 15.02.2022
- Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
- Выпуск: 2022, №06 (16 февраль)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
«Лес рубят – щепки летят», ди урыслар. Камилә Вәлиева менә шулай, мәҗбүри рәвештә, зур сәясәттә балта селтәп уйнаган абзыйларның кул астына эләкте. Монда аның 15 яшьлек үсмер кыз булуы, әле бөтен гомере алда икәне дә беркемне кызыксындырмый. Абзыйлар юрган тартыша, ә аның авырлыгы бу балага төшә дип беркем дә уйламый. Көнбатыш Европа – АКШ белән Русиянең тарткалашу мәйданы Сүриядән Украинага күчте, аннан – Олимпиадага.
БАШТА КАМИЛӘ ТУРЫНДА
Аны гаепләп язучылар да пәйда булды. Беренчедән, монда Русиянең спорт ведомстволары, аның тренерлары, кызны әзерләүчеләр гаепле. Иң начары – ул кулланган триметазидин спортчының физик күрсәткечләрен яхшыртмый, көчне арттыра торган әйбер түгел. Ләкин тыелган препарат санала, йөрәкне ныгыту максатыннан кулланыла. Димәк, бу препаратны куллану бөтенләй зыянлы һәм куркыныч. Кызга аны биргән кешеләрне хөкем итәргә кирәк. Алар аның медален куркыныч астына куйдылар, аны нинди хурлыклы хәлдә калдырдылар, әле сәламәтлегенә дә зыян салынгандыр – ул бит йөрәк авырулары вакытында кулланыла торган дару.
15 яшьлек кыз каян белсен инде нинди препаратлар кулланганын? Нәрсә биргәннәр, шуны куллангандыр. Аның фикерләре әллә ул тренерларны кызыксындыра?
Камилә Вәлиеваның бөтен биографиясенә тап төшәчәк, ул бөтен спорт белешмәләренә допинг куллану очрагы кебек кереп калачак, кызның гомере буе дәвам итәчәк «кара сакалы» булачак.
Ә кем аны бу хәлгә китерде? Ул кыз инде ничәнче төнен үткәрә шундый борчуда, күз алдына китерергә дә куркыныч. Калдыралармы медалеңне, тартып алачаклармы? Шуны уйлап йокларга ятарга, торырга тиеш.
Олимпиаданы үткәрүче илләр, дөньяның спортын контрольдә тотучылар диик, шулай ук уйнап утыралар. Алар башта Камиләнең җиңгәнен көтте, һәм шунда гына анализлар әзер булган. Юкса, иртәрәк тә анализ нәтиҗәләрен күрсәтә алырлар иде. Ул очракта Русия ярышларга Камиләне түгел, башка кызларны чыгарган булыр иде. Юк. Тегеләр башта Русия халкына: «Шәп безнең кыз!» – дип куанырга мөмкинлек бирделәр. Аннары шалт – вәт сезнең кызыгыз ялганчы, хәрәмләп җиңде, имеш. Шундый һөҗүм. Спортчы яшүсмер кызның хис-тойгылары монда берничек тә исәпкә алынмый, билгеле. Капкорсак, гафу итегез, карт-коры пеләш башлы абзыйлар сәясәттә уйный, алар бу үсмер кыз бала дигәнне аңлый торган кешеләр түгел. Акча, акча, акча...
Камилә тирәсендәге шау-шудан хәзер һәркайсы файдалана гына. Берсе дә чынлап хәл итик дими, чын гаеплеләрне атаучылар бик аз. Инде җен чыга: бер протоиерей Камилә белән сөйләштем, дип яза. «Отеческий разговор» булды, ди. Беткәнмени аңа Анна белән Щербаковалар? Ул православ кызымыни? Кая барып тыгыла инде анысы тагын. Вәт ул РПЦдан башка берничек тә булмый инде, аларга да барырга кирәк. Аларына да пиар кирәк.
Русиянең спорт ведомстволары да акча санаудан башкага ярамый. Патриотизм, дип кычкыралар ич. Патриотизмнары 9нчы майда Георгий тасмасын тагып шапырынып йөрүдән узмый. Безнең ил шундый, дип мактаналар, ә үзләрендә бернинди горурлык һәм теләктәшлек хисе күренми. Илне байраксыз, гимнсыз чыгыш ясарга мәҗбүр иттеләр, болар шуны йотты, бардылар, катнашалар. Инде дә тагын бер тапкыр шартлатып артларына тибәләр, шуны йоталар. «Ә сез шулаймыни!» – дип, медальләрен битләренә атып, «үзегез уйнагыз» – дип кайтып китәрлек горурлык юк. Горурлык юк, чөнки әпәт-тәки – акча, акча, акча... Аларга патриотизм да кирәкми, теләктәшлек тә юк. Берсен-берсе ашарга торалар барысы да. Анда да сәясәт.
АННАРЫ, КУЛЛАРЫ ПЫЧРАК...
Кызга тыелган препаратлар ашатканнар, ә инде гөнаһың бар икән, тавышың да әкрен чыга шул.
Камилә безнең кыз булгач, безгә якын инде. Яклыйбыз билгеле, аның бит гаебе юк. Әмма үсмер булса да, аңлагандыр – бу спорт түгел. Бу – сәясәт. Ә сәясәт ул гел пычрак була. Һәм, менә бездә җүнсезләр ул, ә демократик илләрдә әйбәт, дип әйтә торган да түгел. Туктатыгыз Җир шарын, мин төшеп калам, дип әйтсәң генә. Көнбатыш илләрендә дә, ни кызганыч, чынлап торып үз сүзен әйтә ала торган нык сәясәтчеләр юк. Яки үзенең кем икәнен онытып барган саташкан бабайлар, яки ниндидер чүпрәк ир кисәкләре. Эрдоган бар әле ярый, шартлатып сүзен әйтә, горурлык уята алырлык сәясәтче, шуңа аннан безнекеләр дә шөлләп тора. Менә ул Макроннан он да юк, йон да юк. Шуңа да сәясәтләре юрган астында гына – гөнаһсыз баланы файдаланып, һөҗүм ясыйлар. Карагыз, Русия нишли? 15 яшьлек баланы агулыйлар җиңү өчен, янәсе.
Кайсы як хаклы дип әйтеп булмый монда. Күзеңне йомып, колакны томалап читкә китәсе генә килә... Әмма анда бит безнең Камилә. Китеп тә булмый.
Камилә белән булган хәлнең параллеле Украинада күренә кебек миңа. Украина да шул урман кискәндә очкан йомычка халәтендә. Камилә берүзе, ә монда аның кебек шартлардагы дистә миллионлаган кеше. Туплар атмый (аткалый да анысы), әмма сугыш инде бара дияргә була. Ничә айлар Украина сугыш көтә. Менә башлана, менә башлана, дигән шартларда яши тулы бер ил халкы. Кеше ничек яшәргә, эшләргә тиеш шундый шартларда, ничек берәр үсеш була алсын ул илдә? Инде көздән бирле сугышның даталарын ничә тапкыр төгәл әйттеләр – көзен башлана, кар төшкәч Русия бәреп керә, Олимпиада башлангач, унбишенче февральгә кадәр, егермесенә кадәр... чит илләр үзләренең илчелекләрен эвакуацияли, Украинага самолетлар килүне чиклиләр. Сугыш башлану алдыннан була торган әйберләр бит инде болар.
Менә шундый шартларда яшәтәләр тулы бер ил халкын. Һәм моның очы-кырые күренми. Күз алдына китерсәң, бик тә авыр күренеш. Зур илләр сәясәте арасында калган Украинаның моны хәл итә алырлык сәясәтчеләре дә күренми. Андый чакларда – чигенү булганда бөтен кеше бер-берсен гаепләүчән. Чөнки җиңелгәндә гел гаеплеләрне эзлиләр. Җиңгәндә генә ул батырлар арта. Украинада өстәвенә президентларын да бик санга сукмыйлар, үзе дә әлегә кадәр рестораннарда менюны фотога төшереп йөрде. Вакцинация үткән әби-бабайларга кәрәзле телефон бүләк итәм, дигән карар кабул итә. Әйтерсең лә иң кирәкле әйбер ил өчен. «Урман кискәндә йомычкалар оча», беренче максат – йомычка роленнән чыгу икәнен белми инде күрәсең. Мөстәкыйльлекләре бар, ә үзләре шуннан файдалана алмыйлар.
Камиләгә генә түгел, безгә дә зур сабак инде бу очрак. Мөстәкыйль түгел икәнсең, сине файдаланачаклар. Беркем дә беркемне яратмый. Үзең нык була алсаң гына, синең белән исәпләшәчәкләр. Юк икән – пеләш башлы абзыйлар кулында уенчыкка әйләнәсең. Телисеңме, теләмисеңме, әйләнергә туры киләчәк.
Камиләне яклыйк! Телдә, фикердә, эштә. Иң караңгы төн таң алдыннан була, дип юатыйк та үзебезне, киләчәккә сабак алыйк. Алай эшләргә кирәк, болай эшләргә кирәк дип планнар корыйк. Беркем дә беркемне яратмый икәнне исәпкә алып...
Рәмис ЛАТЫЙПОВ
РЕДАКЦИЯДӘН: Камилә ярышларда катнашуын дәвам итә. Ләкин җиңә калса, бүләкләү тантанасы булмаячак. Аның организмында табылган препаратны бабасы кулланганы беленде. Ул ничектер Камиләгә дә күчкән. Бәлкем ул бабасы кулланган стаканнан эчкәндер. Газетабызны нәшриятка әзерләгән көнне шул мәгълүм булды.
Комментарии