Сайлаулардан соң тормыш бармы?

Сайлаулардан соң тормыш бармы?

4 март сайлауларыннан соң шундый сорау бирәсе килә, чөнки безнең илдә тормыш ике периодка бүленә. Беренчесе сайлаулар алдыннан бирелгән әкияти вәгъдәләрне тыңлап колак сөенә торганы, икенчесе – вәгъдәләрнең онытылуы, чынбарлык…

Бүген коррупцияне җиңәргә вәгъдә бирә (без аны мин туганнан бирле җиңәбез бугай, ата-бабаларыбыз буыны да шуннан интеккән), пенсияләр артачак, хезмәт хаклары күтәреләчәк… Кыскасы, Русия халкы бөтенләй икенче тормыш белән яши башлаячак… Боларына әллә ни ышанып бетә алмыйм. Әмма яңа ел каникулларын 7нче гыйнварга кадәр кыскартып, май бәйрәмнәренә өстәргә теләве йөрәгемә сары май булып ятты. Юкса, күпме бәхәс купты шул мәсьәлә буенча. Түрәләрнең чит илләргә барып җәй күрер өчен үзләренә каникул ясаганы көн кебек ачык иде бит… Мондый озын-озак каникуллар бер илдә юк. Хәер, 7нче гыйнварга кадәрге ял да озын әле, русиялеләр өчен эчү бәйрәмнәре болай да җитәрлек…

Инде бәяләр, пенсияләр күләменә килсәк, 2012нче елның икенче яртысы бик авыр булачак. Торак-коммуналь бәяләрен сайлаулар уңаеннан күтәрелгән протест акциясен тынычландыру өчен генә җәйгә кадәр арттырмадылар. Димәк, җәйдән соң кыйммәтле яңа тормыш башланасы…

Дөрес, минималь күләмен быел минималь яшәү хакы белән тигезләргә җыеналар. Ул 2009нчы елда 2 мең 300 сумнан 4300гә күтәрелгән иде, ә 2011дә – 4600гә җиткерделәр. Быел шуңа тагын 2 мең өстәләсе, диләр. Моңа шатланыргамы соң? Минемчә, юк. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр өчен хөкүмәт өстәмә 55 млд сум табарга тиеш. Моңа салымнарны арттыру, социаль ташламаларны кыскарту хисабына ирешеләчәк. Салымнар бүген үк эшмәкәрлекне бугазлый. Ул түләнгән 100 сум хезмәт хакына өстәп бюджетка да 60–80 сум түли. Бу инде бизнес тагын да күләгәлерәк икътисадка кереп батачак дигән сүз. Эшмәкәр хезмәт хакын конвертта гына түләячәк.

ҖАЙЛАП БУЛА

Хезмәт хакларын көйләү буенча минем тәкъдимем бар, әмма аңа колак салучы булмас шул. Хезмәткәре 7–8 мең сумга йөргән вакытта директор һәм аның урынбасарлары, административ хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары 100әр мең сум белән хисаплана. Бу бюджет оешмаларында да шулай. Бездә 60–70 мең сум алучылар да бар. Әйтик, судьялар… Минималь хезмәт хакын түгел, максималь хезмәт хакын һәм пенсияләрнең чиген билгеләргә иде. Совет чорындагыча, мәсәлән, анда иң зур 120 сум иде. Путин моны эшләмәс шул. Түрәләр армиясе ярдәмендә илдә тотрыклылык тәэмин итеп була. Коррупционерлар демократия кертелмәсен өчен тырыша. Алар искечә яшәүдән бәхетле. Бүген көч структураларына да хезмәт хаклары күтәрелә. Димәк, алар да тормышларыннан разый. Димәк, алар да иске тәртипне сакларга булышачак…

Минем уйлавымча, 4нче марттан соң да тормыш ничек барган, шулай дәвам итәчәк. Русия өчен ахырзаман җитми әле, түзем бездә халык. 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алып минималь хезмәт хакы белән сөендерүче түрәгә «получка» саен рәхмәт әйтеп яшәргә күнеккән ул. Эшләтсеннәр генә, алайса, бөтенләй эшсез калуың ихтимал.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Сайлаулардан соң тормыш бармы? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии