Яңа ел каникуллары нәтиҗәләре

Яңа ел каникуллары нәтиҗәләре

Яңа ел каникуллары һәркем өчен яхшы тәмамланмый. Башка айларга караганда, гыйнварда ел саен уртача 18 мең русияле күбрәк үлә икән. Артык үлем сәбәбе, нигездә, каникулларда чамасыз күләмдә спиртлы эчемлекләр куллану. Бу – алкоголь сәясәте һәм алкоголь үлеме проблемаларын өйрәнү өлкәсендә алдынгы русия эксперты Александр Немцов үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсе. (life.ru)

АЙНЫЙБЫЗ АХРЫСЫ…

Эксперт 2004нче елның гыйнварыннан 2016нчы елның декабренә кадәрге Росстатның үлем мәгълүматларын анализлаган. Бу вакыт эчендә Яңа ел бәйрәмнәре 13 тапкыр үткәрелде.

«Ел саен гыйнвар каникуллары нәтиҗәсендә 18 мең кешенең гомере өзелү – халык сәламәтлеге турында борчылырга һәм бу зыянны киметү өчен административ, бәлки, сәяси ресурсларның катнашын таләп итәргә тиеш», – ди Александр Немцов. Аның фикеренчә, Яңа ел белән Раштуа бәйрәмнәре арасындагы тоташ каникулны ике-өч көнлек эш графигы белән өзү – проблеманы киметергә ярдәм итәчәк.

Татарстанда да Яңа ел каникуллары вакытында алкоголь белән агуланучыларның табибларга мөрәҗәгатьләре башка көннәрдәгегә караганда дүрт тапкырга арта икән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насибуллина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдергән иде.

Ләкин, быелгы бәйрәм яллары вакытында ил күләмендә үзгә хәл күзәтелгән. Ягъни, алкоголь белән агуланган кешеләр саны 2021нче елда узган еллар белән чагыштырганда кимегән! Әлеге хәбәрне 6нчы гыйнварда Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко игълан итте.

«Каникулларда спиртлы эчемлекләр белән агулану сәбәпле, гражданнарның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә мөрәҗәгатьләре саны узган еллар белән чагыштырганда кимеде. Ләкин, бу күрсәткеч, эш көннәре белән чагыштырганда, югары булып кала», – диде Мурашко.

Акрынлап, без дә, илебез белән, айный башладыкмы әллә?

САЛЮТНЫҢ ЭЗЕ БИК ТИРӘН КАЛЫРГА МӨМКИН

Фейерверк һәм петардалар – Яңа елның үзгәрмәс атрибутлары. Һәм алар елдан-ел төрле күңелсез вакыйгаларга, хәвеф-хәтәргә дә китерә. Быелгы бәйрәм дә искәрмә булмады. Мәсәлән, Удмуртиядә дүрт кеше өчен яңа 2021нче ел гадәттән тыш хәл белән башланды. Пиротехниканы дөрес кулланмау ике баланы һәм ике олы кешене җәрәхәтләде. Әгәр аларның өчесе кечкенә җәрәхәтләр белән генә чикләнсә, бер олы кеше ел башын хастаханәдә үткәрәчәк.

Түбән Новгород өлкәсендә пиротехника аркасында өч янгын чыккан. Ике очракта, фейерверк башлангач, балконнарга ут каба, өченчесендә – котельный яна башлый. Пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында, тагын өч кеше җәрәхәтләнә. Интернет мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә, шулай ук, салют аттырабыз дип, уннан артык кеше җәрәхәтләнгән.

Казанда исә, Яңа ел фейервергы 4 кешене зарарлаган. Аларның икесе балалар.

Әлбәттә, бәйрәмдә пиротехника куллану бик матур, ләкин саклык чараларын үтәмичә, теләсә ничек салют аттыру – куркыныч та икәнлеген онытырга ярамый шул.

ТАУ ШУУ ГАЛӘМӘТЛӘРЕ…

Кышкы каникул вакытында Русиянең берничә төбәгендә яшәүчеләр өчен кабартылган төймәләрдә, ватрушкаларда, тау чаңгыларында җиһазландырылмаган таулардан шуу бик аяныч тәмамланды. Башкортстан, Татарстан, Новосибирск һәм Ярославль өлкәләрендә җитди җәрәхәтләнү һәм балалар үлеме очраклары булды.

Шулай итеп, 2021нче елның 9нчы гыйнварында Уфа шәһәренең Калининский районында 35 яшьлек әни кеше һәм аның бер ярым яшьлек кызы белән һәлакәт булды, дип хәбәр итә шәһәрнең гражданнар иминлеген тәэмин итү бүлеге.

Хатын-кыз баласы белән кабартылган төймәгә утырып, җиһазландырылмаган таудан шуалар. Нәтиҗәдә, икесен дә авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салалар.

Санкт-Петербургта ватрушкада шуганда, бәрелүдән бер кеше үлгән, өч кеше авыр җәрәхәтләр алган. Мәрхүм 27 яшьлек ир кеше булып чыга. Зыян күрүчеләрнең берсенә умыртка сөяге сыну диагнозы куелган.

Самара өлкәсендә дә тау шуганда бер ир-ат һәм ике хатын-кыз агачка бәрелеп, авыр җәрәхәтләр алган. Башта 22 яшьлек егет һәм 26 яшьлек кыз җәрәхәтләнә. Берничә сәгатьтән соң коткаручыларга чаңгычы белән булган тагын бер вакыйга турында хәбәр итәләр. 25 яшьлек кыз агачка бәрелә һәм аның умыртка сөяге җәрәхәтләнә.

Ярославль өлкәсенең Завольцкий районында, олыларсыз тимераякта шуучы кыз баланы ашыгыч ярдәм машинасы алып китә. Шул ук Ярославль өлкәсендә 5нче гыйнварда дүрт яшьлек бала боз тавында баш җәрәхәтләре ала. Аны да реанимациягә алып китәләр.

Новосибирск өлкәсендә тугыз яшьлек кыз кабартылган төймә белән тау шуганда үлде.

Татарстанда да 3нче гыйнвар көнне шундый бәхетсезлек очрагы теркәлә. Өч яшьлек кыз бала үлде. Яңа ел алдыннан ул Түбән Кама паркында шуганда агачка бәрелә.

Гомумән, Казанда, каникулларның беренче атнасында гына да, тау шуганда балалар җәрәхәтләнү сәбәпле, нейрохирургларга мөрәҗәгать итүнең 30 очрагы теркәлгән. Табиблар әйтүенчә, иң еш очрый торган җәрәхәтләрнең берсе – умыртка сөяге сыну.

Ә каникул дәвамында Балалар республика клиник хастаханәсенә булган мөрәҗәгатьләр 139, болар барысы да тау шуу галәмәтләре.

Саксызлык, сансызлык күрсәтеп, теләсә кайдан, теләсә ничек шуганда, зур куркыныч янавы турында кисәтеп, сөйләп торуга карамастан, кайбер ата-аналар тагын да алга китә. Амур өлкәсендә әти кеше 10 яшьлек улын кабартылган төймәгә утыртып, бозлыкта машинага тагып йөртергә була. Машина барганда икенче автомобиль белән бәрелешә. Бала тәгәрмәч астында кала. Бәхеткә, тән җәрәхәтләре алса да, бала исән.

Мәскәү урамнарының берсендә нәкъ шундый ук ысул белән, машинага тагып шудырганда, агачка бәрелгән яшүсмер әле дә хастаханәдә авыр хәлдә ята.

Югарыда мисалга китерелгән күңелсез, хәтта аяныч хәлләрне булдырмый калу – нинди ел килүгә бөтенләй бәйле түгелдер. Иң элек саклану чараларын күрү, ниндидер эш-гамәлне кылганчы, ахыры турында уйлау мөһим. Соңыннан, үз сансызлыгыңны елга сылтап йөрүдән ни мәгънә?..

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии