Пенсионерлар кирәкмиме?!

Пенсионерлар кирәкмиме?!

Язманың башы сәеррәк тоелса да,, сәбәбе бик җитди, җәмәгать. Җәмгыятьтә барган соңгы вакыйгалар этәрде язманың башын шулай исемләргә. Бөтен кеше белә, без татарлар, без булдырабыз. Татарлар булдыргач, билгеле булдыклы кешене бик тиз күреп алалар. Хәтердә, әле күптән түгел генә президентыбызны Мәскәүгә, премьер-министр итеп алмакчылар, дигән шау-шу бара иде. Ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлангач кына тынды. Ә булдыклы егет һәм кызларыбызны Мәскәү чүпләп кенә тора: Хөснуллин, Бариев, Нәбиуллина, Кабаева һәм башкалар. Инде Мәскәүдә булдыралар. Монда әле хәзер премьер-министр да татар түгелме икән дигән шик бар. Имеш, аның чын фамилиясе Аюпов булган, ул аны урысча Медведевка алыштырган икән. Бик мөмкин, чөнки булдырабызны аннан да шәбрәк булдыручы юк кебек. Менә ул чыннан да булдыра. 7нче октябрьдә халыкны тагын бер тапкыр шаккатырды. Ничек диярсез. Бик ансат итеп. Тотты да эшләүче пенсионерларның пенсияләренә индексация булмаячак, диде. Ә эшләмәүче пенсионерларныкын 4 процентка гына арттыралар икән. Шәп бит! Башта елына 500 мең сум керем алган пенсионерларның пенсиясенә индексация булмаячак дигән иде Аюпов-Медведев әфәнде. Ләкин ул сумма бик аз икән шул. Нибары 154 миллиард кына җыела. Шуңа күрә 40 миллион пенсионерның 40 процентына якыны эшли икән, менә аларның пенсиясен киссәң, ягъни индексацияләмәсәң, 2 триллион 600 миллиард сум килеп чыга икән! Менә кайда ул табыш! 154 миллиард кына түгел инде, бу йөзләрчә тапкыр күбрәк. Шәп эшлиме Аюповның башы? Һичшиксез башлы егет, башы да түгәрәк. Әйдә, нәрсә инде 12 проценттан артык инфляция, бәяләрнең котырып үсүе. Халыкны талап, бигрәк тә пенсионерның тиеннәрен тартып алып, казнаны баетырга исәпли премьер-министр әфәнде. Эшләмәүче пенсионерның пенсиясенә 4 процент биргәндә дә әллә ни артмый. Мәсәлән, 7-8 мең пенсия алучыныкы шул 300 сумнан артык булмаячак. Базарда 1 килограмм ит 400 сум торганда, аңа 800 грамм гына алып була. Димәк, мескен пенсионерга итле ашны төшендә генә күрергә кала, дигән сүз бу. Әйтик, эшләүче пенсионер 7-8 мең алып эшли. Пенсиясе белән бергә ул 15-16 мең сум булсын ди. 5-6 мең сумын фатирга түли, калган 9-10 мең сумына ипи-тоз, артык калса, сөт-катык алыр иде.

Аюпов әфәнденең үзен шундый хезмәт хакына һәм шундый пенсиягә яшәтеп карасаң, нишләр иде икән? Русиядә пенсионерга 9 мең җитә дип кем санап чыгаргандыр. Ләкин бу факт. Ул 9 мең сум урысча яшәү минимумы яки кәрҗин, дип атала. Пенсионер, урысча әйтсәң, не живет, а проживает, татарчасы яшәми, ә гомер уздыра булып чыга. Пенсионерның калган гомере дә период доживания, ягъни гомерне уздырып бетерү, дип атала. Аюпов әфәнде 40 миллион пенсионерларны киметү, юк итү өчен уйлап чыгардымы икән бу законын?

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии