Өстәгеләр белән астагылар килешми

Өстәгеләр белән астагылар килешми

Кызык илдә яшибез. Кем ничектер, мин үзем сул колагым кычытса аны сулы белән, уңын – уңы белән кашыйм. Тик миңа Русиядә сул кулакны уң кул белән баш артыннан әйләндереп кашыйлар сыман тоела. Парламентларга да шундый сәләтләре булган депутатлар гына үтә. Шундый сәләтле түрәләрдән торган фильтр исемлекне иләк аша үткәрә. Һәм халык, кемне сайлаганын да белми, уптым илаһи сайлап куя. Хәер, сайлаулар үзләре дә мең кат сер артына качкан. Балаларыбызга гаделлек орлыклары сеңдереп, патриотлар тәрбияләргә тиешле укытучылар, сайлау комиссияләрендә эшләп, карар үти, тиешле процентларны тәэмин итә. Бу яңалык түгел. Моны һәркем белә. Әмма уен дәвам итә. Тик озаккамы? Үзенең колагын дөрес итеп, кыска юл белән кашымавы аркасында дәүләт, хөкүмәт үз үлемен үзе үк якынайтмый микән?! Халык сүзен ишетмәүче чукракка әйләнеп, чоңгылында тончыгу язмышы көтмиме аны? Мине шул сораулар борчый. Һәм әлбәттә, бу хакта уйлана белмәгән, үзгәрергә теләмәгән дәүләт юкка чыгарга мөмкин. Бүген Ленин тәгълиматы актуаль: «Өстәгеләр искечә идарә итә алмый, астагылар искечә яшәргә теләми». Моңа дәлил – сәясәтчеләрнең соңгы ахмак кануннары һәм халыкның нәфрәте.

Яңа ел алдыннан гына ашык-пошык кабул ителгән «Антимагнитский» законы илдә соңгы вакытта дилбегәләрне тагын да ныгыту аркасында сүнеп баручы оппозициягә яңа көч бирде. Социаль челтәрләрдә бу канунга «хәсисләр кануны» («закон подлецов») дигән исем бирелде. Русиянең хокук яклаучылары, сәясәтчеләр, җәмәгать вәкилләре, гади кешеләр бу канунны кабул итмәскә таләп итеп Русия президентына һәм депутатларга мөрәҗәгатьләр белән чыкса да, законны 19 декабрьдә Русия Дәүләт Думасы кабул итте, аннан Федерация шурасы раслады һәм Президент имзалады. Русиянең ятим балаларын АКШ ватандашларына асрамага бирүне тыйган ашыгыч канун аркасында Русиядәге ятимнәр гаиләле булудан мәхрүм каласы.

13 гыйнварда Мәскәүдә «хәсисләр канунын» көчтән чыгарырга, аны кабул иткән Думаны таратырга таләп иткән үтте. Оештыручылар белдерүенчә, анда кимендә 50 мең кеше катнашкан. Көч структуралары 9 мең тирәсе кешене санаган.

Әлеге йөрешкә 600гә якын шигарь (плакат) әзерләнгән. Анда «Хәсисләр кануны»н әзерләү һәм кабул итүдә катнашкан депутатлар, сенаторлар, президентның кеше хокуклары шурасы вәкилләренең рәсемнәре ясалган. Аларны соңыннан махсус әзерләнгән чүп савытларына ташладылар.

Әлеге законга каршы чыгучыларны бала сатучылар, дип атаучылар да булды. Хәтта «Бердәм Русия» фиркасенең генераль секретаре урынбасары Андрей Исаев бу йөрештә катнашучыларның чыраен хәтерләп калырга һәм алардан үч алырга да чакырды. Ягъни репрессияләр вәгъдә итте. Ләкин Исаев әфәнде ялгыша, кискен чаралар каршылыкны авызлыклый алмый.

Инде бу хакта язгаладык та. Русиядәге коррупцияне фаш итәргә теләгән юрист Магнитскийның төрмәдә җәзаланып үтерелүендә шикләнелүче кешеләрне АКШка кертүне тыю кануны бик озак кабул ителде. Әлеге җинаять эше тикшерелсен, чаралар күрелсен, дип күпме сәяси белдерүләр яңгырады. Ә без үзебез беләбез, сез үзегезнекен тикшерегез, дип үпкәләп утырдык. Югыйсә, коррупционерларны яклыйсы түгел, ачыклыйсы, демократик гаделлек урнаштыруны таләп итүче АКШ сенаторларына рәхмәт әйтәсе генә иде. Ә безнең сәясәтчеләребез ятим балаларны корбан итте. Янәсе, соңгы 20 елда АКШта 19 бала һәлак булган. Шул ук вакытта Русиядә асрамага алынган балалар гаиләләрендә мең ярым бала һәлак булган. Ә 8 мең бала кире ятимнәр йортларына кайтарылган. Бу сан төгәл түгел. Ятимнәребезне АКШтан яклаучылар бу статистиканы күрмәмешкә салыша. «Бердәм Русия» фиркасендә ятимнәрне башка илләргә дә җибәрмәү турында баш ваталар дигән хәбәрләр бар. Янәсе, үзебез кайгыртабыз. Килешәм, әнә Кирилл атакай ятимнәрне җирләргә махсус җир сорап алды. Зирадлары да бар инде, димәк.

Ятимнәребезне Америкага асрамага бирүне тыеп без нигә ирештек? Ятимнәр йортларындагы шартлар яхшырырмы? Мин ышана алмыйм. Өстәмә финанс ярдәме тәгаенләнсә дә, ул акчаларның күпме өлеше генә ятимнәр тормышын яхшырту өчен барып җитәр икән?! Магнитский үлемендә гаеплеләрне яклап калган шул ук системаны коручылар аны урлап бетерәчәк.

Шушындый ахмак кануннар кабул итүче думаны таратуны таләп итеп 100 меңләп имза да җыелган. Әмма Дәүләт Думасы аны карамады, бездә депутатларыбызны тарату өчен 100 мең пүчтәк ахыры. Киләчәктә мондый имзалар миллионлап җыелмас дип кем әйтә ала?! Әгәр хакимият халык сүзен ишетми, үзен генә кайгыртып яшәсә, һичшиксез урам йөрешләре дә булыр, протестлар, имзалар да артыр.

Гомумән, серле илдә яшибез без. Серләр үзебездә, Татарстаныбызда да тулып ята. Узган елгы терактлар сере дә мең кат бик астында. Хәер эш бара. Тик нинди эш, ничек? Монысы гына караңгы. Әнә ТР Тикшерү комитеты әле яңа гына мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкупны үтерүче кешенең табылуы ләкин аның инде үтерелгән булуы турында хәбәр итте. Үтерүне башкаручы булып 35 яшьлек Роберт Вәлиев санала. Аның гәүдәсе 2012 елның октябрендә Химиклар урамында булган махсус операция вакытында табылган иде. машинасын кем шартлатуы, бу эшләрне кем оештыруы турында әйтелми. Озакламый бу гамәлне башкаручының да инде үтерелгән булуы бик ихтимал. Мәет беркайчан да акланмый да, тавыш гауга да чыгармый бит ул. «ВК» язуынча, имеш, бар җинаятьчеләр чит илдә һәм аларны эзләү белән Интерпол шөгыльләнә. Тик аларның кем икәнлекләрен белмибез әле. Кыскасы, үтерүче бар – утыртырга кеше юк!

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Өстәгеләр белән астагылар килешми, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии