Сугыш исе килә түгелме?

Сугыш исе килә түгелме?

Радио-телевидение тапшыруларында Украинага багышланганнарының тынып торганы юк. Инде Кырымлы да булдык. Шуңа да карамастан, Русия Украинаны гел гаепле итеп сөйләп тора. Әле алай гына да түгел, Украинаны тулысы белән Русиягә кушу турында да сөйләнгәннәре ишетелә. Радиодан яулап алу сугышлары турында ишеткәндә тәннәр чемердәп куя, куркыныч булып китә. Дөньяның бер илендә дә булмаганча, иксез-чиксез, эшкәртелми яткан үз җире, үз табигый байлыклары булган илгә чит җирләрне яулап алу сәясәте алып бару ни өчен кирәклеген аңлап булмый.

Быелның 4нче декабрендә «Комсомольcкая правда» радиотапшыруы иртәнге сәгать алтыдан сигезгә кадәр Жириновский катнашында алып барылды. Советлар Союзы составында булган милли республикаларның һәм Финляндия белән Польшаның Русиядән аерылып, бәйсез илләр булып яшәве дә аның тынычлыгын алып тора икән бит. Украинаны тулысы белән Русиягә кушып куюны ул бик ансат, уен эш кебек кенә саный икән. Радиотапшыруны алып баручы аңа мөрәҗәгать итеп, ике ил арасында сугыш башланып китсә, үзегез сугышка барасызмы, дип сорагач, «барам» дип җавап бирде. Аллам сакласын, сугыш башланса, аның кебек сугыш чыгаручыларның һәм аларның балаларының берсе дә сугышта үлеп каласылары килмичә, сугыш барышын чит илдән генә күзәтеп ятачаклар. Сугышта гади халыкның балалары кырылачак. Сугыш бит ул – акылсызлык, үтереш, байлыкны исраф итү, кайгы-хәсрәт. Халыкка сугыш кирәк түгел. Ул болай да туйган инде сугышлардан.

Шул ук тапшыруның дәвамы иртәнге сигездән тугызга кадәр булды. Анда ике хәрби – полковниклар Виктор Баранец һәм Михаил Тимошенко катнашты. Алар Украинага багышланган темага сөйләшеп, килгән сорауларга җавап бирделәр. Сорау бирүчеләрнең күбесе отставкадагы хәрбиләр булды бугай. Алар арасында берсе дә Украина белән сугыш башлауга каршы булмады. Сорау бирүченең икесе хатын-кыз булса да, алар да сугышка каршылык белдермәде. Кайсыдыр хәрби самолетның багына 100 тоннага кадәр ягулык сыюын әйткәч, аптырап та калдым. Шуның кадәр авырлык белән күккә күтәрелергә дә кирәк бит әле. Бер самолетны бер тапкыр очыртыр өчен шуның кадәр ягулык кирәк булгач, халык байлыгының кая киткәнен чамалап була.

Армиядәге тәртипләр турындагы сорау бер дә ошамады хәрбиләргә. Екатеринбург шәһәреннән берәү шалтыратып: «Гел сугыш, Украина турында сөйләшәсез, башка сүзегез юкмы әллә сезнең?» – дигән сорау да ошамады. Бу безнең эшебез, шуның өчен акча алабыз, дип җавап бирделәр.

Шул кадәр тырыша торгач, ике ил арасында сугыш башланып китсә, Аллам сакласын, Русия халкы бер дә каршылык күрсәтмәс кебек күренә. Куркыныч хәл түгелме бу? Сугыш бит ул уен эш түгел. Бу турыда Русия халкы нәрсә уйлый икән?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии