- 14.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №41 (15 октябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
9нчы октябрьдә Русия Дәүләт Думасында беренче укылышта «О компенсации за нарушение права на судопроизводство в разумный срок или права на исполнение судебного акта в разумный срок» исемле канун кабул ителде. Аны матбугатта һәм интернетта «Ротенберг кануны» дип тә атадылар. Исеме озын һәм нәрсә турында икәне аңлашылып бетмәгәнлектән, «великий, могучий» телдә язылган бу сүзләрне татарчага тәрҗемә итмичә генә шәрехләргә булдым.
Күптән түгел Италиянең Русиягә санкциясе белән бәйләп, эшкуар Аркадий Ротенбергның ул илдә урнашкан өч вилласы һәм бер фатирына мәхкәмә карары белән арест салынды. Аның ул милкен 30 миллион евро дип бәялиләр. Озак та үтмәде, Дәүләт Думасының «Бердәм Русия» фиркасе депутаты Владимир Поневежский парламент карамагына «Ротенберг кануны» проектын кертте. Канунның беренче укылышында 233 депутат кирәк дип тавыш бирде, 202е – каршы булды. Канунны бары тик «Бердәм Русия» фиркасе депутатлары гына яклады, КПРФ, ЛДПР, «Гадел Русия» фиркаләре канунга каршы. Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев та канунны тәнкыйтьләп, аның капиталны чит илгә чыгаруга булышачагын ассызыклады. Ә менә РФ Министрлар Кабинетының фикере җәен әлеге канунга каршы иде, хәзер исә хөкүмәт карашының кинәт кенә яхшы якка үзгәргәнлеге мәгълүм булды. Бу канун бәхәсле булды: Дәүләт Думасында оппозицион дип саналган, тик соңгы елларда «оппозицион» булганлыкларын «онытып» җибәргән КПРФ, ЛДПР һәм «Гадел Русия» кинәт кенә шул сыйфатларын искә төшереп, «Ротенберг кануны»на каршылык белдерде. Канун турында ЛДПР депутаты Сергей Иванов: «Русиялеләрне сәер яклау», – дип әйтте. Шуңадыр да бәлкем, канунның икенче укылышын мөмкин кадәр сузып, аңа яңадан кайту вакытын 30 көннән дип билгеләделәр. Рәсми сәбәп буларак, Поневежскийга канунда булган хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирәләр. Чынлыкта исә, минемчә, депутатлар арасында канунга каршы булмасыннар өчен аңлату эшләре үткәрергә дип «тайм-аут» алынадыр. Канунга каршы системадан тыш оппозиция: «Канун дәүләт идарәсенә якын булган кешеләрне яклый», – дип белдерде. «Яблоко» фиркасе Дәүләт Думасы каршында: «Сезнең олигархларның чит илдәге йортларын тартып алдылар – сез аларга акча җыешыгыз!» шигаре астында пикет оештырды.
Аркадий Ротенберг үзе: «Мин сәясәт белән шөгыльләнмим, ул канунның кабул ителешенә катнашым юк», – дип белдерде. «Ротенберг кануны» берничә ай дәвамында әзерләнгән һәм халыкара мәхкәмәгә Украина дәүләте гаризаларыннан Кырымдагы Русия гражданнарының хокукларын яклар өчен чыгарыла дип белдерелә иде. Тик шул ук вакытта канун Италиядәге Ротенбергның хокукларын яклау өчен дә яраклы булып чыга. Кыскасы, халыкны да «кайгыртабыз», үзебезнең байларны да онытмыйбыз.
Аңлавымча, канунның төп мәгънәсе шунда: әгәр дә, әйтик, Европа Берлегенең санкцияләре аркасында мәхкәмә карары белән синең милкең вә финанс активларыңа арест салган булсалар, син Русиянең мәхкәмәсенә бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итеп, Финанс министрлыгыннан ул активлар күләмендә милек яки акчаны кайтаруны таләп итә аласың. Соңыннан, акча югалтуларны кайтарыр өчен, Русия дәүләте чит илләр белән үзе мәхкәмә эшләрен башлаячак. «Компенсация күләме гариза биргән кешенең югалтулар күләменә тигез» дип әйтелә канунда. Поневежский Русия парламентындагы чыгышында: «Әлеге канун проекты күпчелек Русия гражданнары һәм юридик затларына үзләренең конституцион хокукларын Русиядән читтә дә дәүләт тарафыннан яклауга ярдәм итәчәк», – дип белдерде.
Дәүләт Думасында оппозицион фиркаләр вәкилләре, канун барыбер кабул ителәчәк, дип саный. Дөрес фаразлыйлардыр, хәзер икенче сорау борчый – башка дәүләтләрнең мәхкәмәләре тарафыннан арест куелган милекне кайтару өчен акча кайдан алыначак?! Бюджеттан, әлбәттә. Илдә намуслы һәм намуссыз ысуллар белән туплаган мөлкәтләрен чит илләргә урнаштырган олиграх-байларның матди хәлен чит илдә милек җыю түгел, үз илендә дә очын-очка ялгап көн күрүче гражданнар тәэмин итәчәк. Өстәвенә әле нефть бәясе төшә, рубль көчсезләнә, бәяләр үсә, икътисадның, йомшак итеп әйткәндә, җиңел булмаган чагы.
Нефть бәясенең бер мичкәсе 90 доллардан да аска китте. Русиянең 2015нче елга бюджеты нефтьнең бер барреле 96 доллар дип исәпләнгән булган. Күптән түгел Европа Шурасы Иранның иң зур дәүләти танкерлар ширкәтенә карата санкцияләрен гамәлдән чыгарды. Моңа кадәр Бөекбритания хөкүмәте дә Иранның биш ширкәтеннән санкцияләрен алды. Болардан чыгып, Иран дөньяга, шул исәптән Европага күп күләмдә нефть һәм газ тәкъдим итәргә мөмкин дип фаразларга була. Димәк, нефть тагын да арзанаерга мөмкин һәм табигый казылма чимал энәсендә утырган Русиягә бик авырга туры килүе бар. Әйткәнемчә, ашамлыкларга бәяләр инде арта башлады. Алга таба дәүләт халыкка азмы-күпме файда китерүче социаль программаларны да киметеп яки туктатып куймагае. Беренче чиратта мәгариф, медицина һәм төрле социаль ярдәм программаларына зыян килүе ихтимал. Күптән түгел Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы: «Ана капиталы программасын туктатырга һәм шуның белән елына 300 миллиард сумны дәүләт бюджеты өчен саклап калырга», – дип тәкъдим итте. Әлеге министрлык фикеренчә, ана капиталы демографик проблеманы хәл итми, балалар санын арттырмый, ә бары тик ата-аналарның бала тудыру ниятен һәм аны тормышка ашыру вакытын тизләтүне генә стимуллаштыра.
Икътисадый киеренкелек чорында Дәүләт Думасында Ротенберг канунын күтәреп чыгулары аңлашылып бетми. Олигархлар формаль рәвештә канунга каршы булуларын белдерәләр, ә менә «Бердәм Русия» фиркасе депутатлары канунны этә-төртә тиз генә гамәлгә кертү өчен тырыша. Ришвәтчелек белән актив көрәш алып баручы «гөнаһсыз» депутатларыбызның чит илләрдә үзләренең дә хатыннары исеменә яздырылган милке юк түгел, күрәсең… Кемгә кирәк бу канун һәм кемнәр файдасына ул?
Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии