«Көтеп алынган» сайлаулар җитә...

«Көтеп алынган» сайлаулар җитә...

Бу атна азагында без барыбыз да «зарыгып» көтеп ала торган вакыйга – сайлаулар узачак. Совет чорыннан соң «демократик» илдә яши башлагач, ул сайлауларның «әһәмияте, мөһимлеге» гаять нык артты. Алар «бик дөрес һәм үтә дә гадел» итеп оештырыла башлады...

Бу җөмләләрдә нигәдер куштырнаклар эченә алынган сүзләр күп булды әле. Хәер, башкача мөмкин дә түгел бит. Чөнки безнең илдә сайлаулар турында, кем әйтмешли, йә бик яхшы итеп әйтергә, йә берни сөйләмәскә кирәк. Шуңа да Русия халкы тарафыннан «көтеп алынган» олы вакыйга – чираттагы сайлаулар алдыннан фәкать яхшы, уңай хәбәр-вакыйгаларга гына тукталасым килде. Дөрес, андыйларны алдан бик тырышып эзләргә кирәк шул әле. Төрле массакүләм мәгълүмат чараларында актарына торгач, бик мөһим дип әйтерлек берничә позитив хәбәрне таптым барыбер. Мөһим хәбәр дигәч, бик зур әһәмияткә ия булган ниндидер сәяси вакыйга турында, дип уйлыйсыздыр инде. Юк, халык өчен беренче чиратта тормыш-көнкүрешкә, яшәү дәрәҗәсенә кагылышлылары кызыклырак, фәлән төр товарларга бәяләр төшкән, хезмәт хаклары шуның чаклыга артасы, пенсияләрне 200 процентка индексацияләү көтелә, дигән кебекләре мөһимрәк бит. Шундый темага караган хәбәрләрне эзләдем дә. Һәм менә, төгәл хезмәт хаклары турында ук булмаса да, керемнәр арту турында позитив хәбәр: агымдагы елның беренче яртысында Русия олигархлары тагын 39,4 миллиард долларга баеганнар! Чып-чын, Bloomberg Billionaires Index (BBI) сайты шулай дип яза. Аеруча «Северсталь» хуҗасы Алексей Мордашов капиталын нык арттырган. Акча янчыгы ярты ел эчендә 6,1 миллиард долларга калынайган бит. Әйтәм аны быел тимер кинәт икеләтә-өчләтә кыйммәтләнде! Ләкин монда дөрес аңлап кабул итәргә кирәктер. Тимер хакларын Мордашов әфәнде үзе махсус арттырмагандыр инде. Ил җитәкчеләре аңлатканча, бездә бәяләрне базар көйли. Ә «Северсталь» хуҗасы базар кыйммәтләндерәсе товарларның хуҗасы булып чыккан. Очраклы рәвештә, әлбәттә. Берәр вакыт базар дигәннәре ит-сөт, ашлык хакларын да шулай икеләтә-өчләтә арттырып куйса, шәт, авыл халкы да баер әле.

Ә базар мөнәсәбәтләренең отышлы мизгелләренә шулай очраклы рәвештә туры килеп баючылар аз түгел. Тагын позитив мәгълүматлар бит: Русия гражданины Владимир Потаниның милке 33,4 миллиард доллар белән исәпләнә. Шулай ук, Леонид Михельсон ($ 30,6 млрд) һәм Владимир Лисин ($ 29,3 млрд) да байлык туплау ягыннан калышмыйлар. Алар илебезнең «горурлыгы» гына түгел, бөтен дөньяга билгеле олигархлар.

Безнең туган Татарстаныбыз да ул яктан артта калмый. Долларлы миллионерлар саны буенча республика Русия төбәкләре арасында беренче бишлеккә кергән! Яхшы бит инде. Алдынгы, димәк бу да уңай хәбәр. Тагын бер тапкыр басым ясыйм, сайлау алдыннан бары тик позитив мәгълүматларга гына тукталырга тырыштым. Шунлыктан, билгеле сәбәпләр аркасында, гади халык кереме, аларның хезмәт хаклары турында сүз куертып тормыйм.

Алай да, күңелдә сорау тудырган бер каршылыклы хәбәргә тукталырга булдым. Социаль-икътисади үсеш ягыннан ни өчендер Татарстанны төбәкләр арасында 18нче урынга гына калдырганнар. Монысы сәер, әлбәттә. Юкса, радио-телевизорларны кушсаң, «үзәк» гәҗитләрне укысаң, безнең гел муллыкта, бик әйбәт шартларда яшәвебез турында бәян ителә. Ә Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды үз тикшеренүләре нәтиҗәсенә нигезләнеп, тоткан да республикабызны 18нче урынга төшергән. Беренче өчлеккә Ямал-Ненец һәм Ненец автономияле округларын, Магадан өлкәсен керткәннәр. Алардан соң исемлектә Чукотка автономияле округы, Сахалин өлкәсе, Ханты-Мансийск, Мәскәү, Якутия, Мурманск өлкәсе һәм Коми Республикасы бара. Красноярск һәм Камчатка крайлары да рейтингта югарырак баскычта. Ә Татарстанда халык аларга караганда начаррак яши икән, ләбаса.

Тикшеренү вакытында авторлар Росстат мәгълүматларына таянып, төбәкләрдәге уртача хезмәт хакы, яшәү минимумы, региональ продукт күләменең икътисади актив һәм гомумхалык саны белән чагылышы кебек әһәмиятле күрсәткечләрне исәпкә алганнар. Нәтиҗәсе безнең өчен куанырлык түгел шул. Соңыннан Татарстан Президентының матбугат хезмәте әйбәт итеп җавап биргән үзе. «Әлеге тикшеренүне ясаган авторларның ысулларын анализламадык, алар өстенлекле түгел. Безнең өчен республикадагы тормыш сыйфатын күрсәтүче төп билге – халык фикере», – дигән. Вәт, монысы әйбәт! Ә халык фикере бездә гел уңай ул. Бөтен ил күләмендә шулай бит. Әйткәнемчә, телевизорны ач, бер начар, тискәре фикер ишетмәссең. Инде ул бәйсез фондлар, экспертлар ясаган төрле нәтиҗәләргә, бәйсез матбугатта язылган хәбәрләргә игътибар итмәскә тырышырга кирәктер. Керне эзләсәң, тырнак астыннан да табып була, диләр бит. Дөрес, илдә бераз кимчелекле, проблемалы яклар да бар анысы. Аларны түрәләр яшермиләр дә. Мисал өчен Татарстандагы урта һәм эре предприятиеләрдә айлык хезмәт хакын 100 мең сум һәм аннан күбрәк алучылар әлегә 4,4 процент кына икән. Ә Русиядә әлеге күрсәткеч 10 процент дип күрсәтелә. Аларның калганнары, бәлки, 90-99ар мең сум алалардыр? Аз гына акча җитмәү аркасында бөтен күрсәткеч бозыла. Анысы гына төзәтелер тиздән. Һич шигем юк. Әнә бит, ил халкының банкларга бурычы киләсе ел башында рекордлы күләмгә – бер триллион сумга җитәчәген белгәч, «ашыгыч» чаралар күрә башладылар инде. Ничек итепме? Беренчедән, узган атнада гына Русия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина банк кредитларының төп ставкасы тагын 0,25 процентка арттырылачагын хәбәр итте. Сүз уңаеннан, бу инде быел гына кредитларның бишенче тапкыр кыйммәтләнүе. Икенчедән, Русия хисап палатасы гражданнарга ташламалы ипотека кредитларын «гомергә бер генә тапкыр» бирергә дигән тәкъдим кертте. Нәтиҗәдә, халык өчен кредитлар алу кыенлаша. Ә кредит алучы кими икән, димәк бурычлылар да азая, дигән сүз. Менә шулай итеп халыкның банкларга бурычларын арттырмау юнәлешендә зур эш алып барыла.

Тулаем алганда, борчылырлык урын юк. Әби-бабайлар әйткәндәй, Аллага шөкер, дөньялар тыныч, ялангач та түгелбез. Шулай булгач, күтәренке күңел белән, булганы өчен дәүләтебезгә рәхмәт әйтеп, барыбыз да «көтеп алынган, гадел» сайлауларга барыйк. Түрәләребез ышандырганча, нәкъ менә шушы сайлаулардан соң илдә моңарчы булган бөтен кимчелекләр бетәчәк бит. Күптән түгел Мари Иле Дәүләт Советы депутаты Владимир Кожанов ветераннар белән очрашу вакытында: «Теләсә нинди власть ул Алладан. Аның белән бәхәсләшергә ярамый. Түрәләр алдында баш ияргә кирәк», – дип әйткән иде. Шул «бөек» сүзләрне истә тотып, тормышыбыздагы кимчелекләрне тудыручы «негатив элементларга» үч итеп, түрәләребез сүзен тыңлап, сайлап кайтыйк.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии