Милләт фаҗигасе

Милләт фаҗигасе

Без – яклаучысыз калган милләт, дип саныйм мин. Аерым шәхесләр татар халкының телен, динен, гомумән алганда, бердәйлеген яклап чыгалар чыгуын, әмма алар гына Русия Президенты каршында оештырылган махсус стратегик институтлар һәм үзәкләрнең, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының урыслаштыру буенча эшчәнлегенә каршы тора алмый.

Советлар берлеге заманында урыслаштыру процессын ничек булса да яшерә төшеп алып барсалар, бүген Русия хакимияте структуралары моны ачыктан-ачык башкара. Кызганыч, Татарстан җитәкчелеге татар теленә кагылышлы мәсьәләләрне ара-тирә кузгаткаласа да, ул ничектер бүтән, «мөһимрәк» дип саналган проблемаларны караганда, реплика формасында гына чагылып китә. Татар теленең дәүләт теле статусын республика җитәкчелеге тиешенчә яклый алмады, дип саныйм мин. «Алай дисәң, Татарстан Республикасы Президенты үзе башлап, татар балалар бакчалары ачып йөри. Шәхсән, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе каршында татар балалар бакчасын төзетеп ачты. Әллә безгә дә (Балык Бистәсенә. – Ф.Т.) Казаннан Президент килеп, район үзәгендә татар мәктәбе ачканны көтеп ятаргамы?» – дип язган Җәүдәт Вәлиев («Нигә министрны алдыйлар?», БГ, №24, 18 июнь, 2014). Мөхтәрәм Вәлиевкә шушы юл белән Балык Бистәсен татар телендә белем бирә торган мәктәпле итү хыялының өметсез икәнен Чаллы мисалында ачыклап бирергә туры килә. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә Рәфкать Алтынбаев мэр булып эшләгән 1989-1991нче елларда ачылган 16 татар мәктәбенең бүген 11е генә татар мәктәбе дип санала. Әмма хәзер, билгеле булганча, шуларның берсе дә татарча белем бирми. Әйе, аларда кайбер татар балаларына ата-аналар теләге буенча татар теле һәм уку дәресләре керә. Күрәсең, шуңа нигезләнеп, мәгариф хезмәткәрләре: «Барлык татар балаларының 50,5 проценты туган телдә белем һәм тәрбия ала», –дип хисап тота. Бу, урысча әйткәндә, әлеге мәсьәлә белән кызыксынучы кешенең «колагына токмач элү» күренеше инде. Шуның өстенә «Барлык белем учреждениеләре дә милли кадрлар белән тәэмин ителгән. Ата-аналарның теләге булган очракта укытуны татар телендә оештыруда бернинди кыенлыклар да юк, чөнки мәктәпләрдә барлык шартлар да тудырылган», – дип тә җибәргәннәр бит әле, минем бу хакта борчылып Татарстан Президентына юллаган хатыма җавап итеп. Минем хат Президент игътибарына лаек булмыйча, Аппаратның хатлар белән эшләү бүлегеннән Чаллы хакимиятенә җибәрелгән булган.

2011нче елда Чаллының 54нче татар гимназиясен тәмамлаганда, киләчәккә якты өметләр белән берүзе БДИны татар телендә биргән («Мин татарча имтихан бирдем!», БГ, №24, 22 июнь, 2011) Булат Газизовны Казан университетының татар теле бүлегенә кабул итмәделәр. Бу күренешнең, дөресрәге, татар теленә карата мәкерле, җимергеч система корылганын Татарстан җитәкчелеге алдан белергә һәм БДИны татар телендә биргән абитуриентларны вузларга кабул итү тәртибен тиешенчә оештырырга тиеш иде, дип саныйм.

Минемчә, БДИны урысча гына тапшырырга дип мәктәпләргә тагуның төп максаты булып татарларны татарча укый-яза белмәүче урыс телле кешегә әверелдереп, әдәби мирасыбыздан аеру һәм татарча иҗат итү сәләтеннән мәхрүм итү тора. Бүген Чаллының 2нче һәм 54нче татар гимназияләрендә дә татарча белем бирә торган бер генә класс та юк инде. Монысын Халыкара төрки яшьләр берлегенең шәрәфле президенты Тәлгать Әхмәдишин белән гимназияләргә баргач үзем белешкән идем. Татар мәктәпләре статусына ия булганнарының бүген берсе дә татарча укытмый. «Татар теле» дигән фәнне балаларга татарча укытуларын Чаллыда татар балаларының 50,5 проценты татарча укый, дип саныйлар, күрәсең. Объектив тикшерү юк – теләсә нинди отчет төзергә була. Шул ук вакытта, ник 100 проценты түгел соң, дигән сорау да туа. Безнең этник-мәдәни стратегия буенча үзәкләребез генә юк түгел, татар телендә белем бирүче югары уку йортларыбыз да, республика җитәкчелеге тарафыннан ныклы контроль дә юк.

Күреп торабыз, җитәкчеләребез зур оештыру сәләтенә ия. Әмма гамәлләре нинди олуг булып күренсә дә, хоккей, баскетбол, волейбол һәм футбол командалары отышлары белән бергә кушып санаганда да, татар халкының бердәй камил сыйфатлы милләт булып яшәешенә илтми. Бу ысуллар белән Татарстанны дөньяга таныта алган очракта да аны Русиянең бер провинциясе итеп кенә беләчәкләр – монда татар мәдәнияте, татар теле, гомумән, татарлык бөтенләй күренми.

Наил Нәбиуллин «Татар теленең төп мәсьәләсе»(«Безнең гәҗит», №47, 26 ноябрь, 2014) дигән язмада татар теленең яшәеше өчен иң мөһим 5 шартның үтәлеше зарури, дип саный. Минемчә, мөһимнән дә мөһимрәк 1нче һәм 2нче шартлардыр.

Соңгы елларда безнең республика җитәкчелеге ягыннан җитди каршылык тоймаганлыктан зәһәрләнә барган «Центр этнокультурной стратегии образования» дигән үзәкне җитәкләүче О.Артеменко Русиянең Дәүләт Думасына урыс телен бүтән халык балаларына да туган тел буларак тагу мөмкинлеге бирәчәк закон проекты керткән. Аның әйтүенчә, Татарстан белән Төньяк Осетия каршы төшмәсә, ул закон күптән гамәлгә керәсе иде икән.

«Безнең гәҗит»тә Наил Нәбиуллин (өстә әйтелгән язма) җитәрлек һәм аңлаешлы тәкъдимнәр биргән инде. Татарстан Президенты «Безнең гәҗит»не укыса, республикада татарча укыту «система»сының деградациягә дучар ителгәнен беләдер, дип уйлыйм. Бу җимергеч процесс төрле вакытта төрле тизлек белән 14-15 ел дәвам итә инде. Кайбер район үзәкләрендә татар мәктәпләре гомумән ачылмый калды.

Тиешле контроль булмагач, вәзгыять нык катлауланган. Шуңа күрә татар халкының мәктәпсез калып юкка чыгу афәтен Татарстанның мәгариф һәм фән министры гына туктата алмаячак, дип уйлыйм. Бәлки, Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов бу проблеманы хәл итүне үз контроленә алыр.

Милләт фаҗигасе, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии