Иске тунга ямау

Иске тунга ямау

Узган елның соңны көнендә Русия Премьер-министры Д. Медведев безне бик «сөендерде» – яңа әмерендә халыкка социаль ярдәмне бик нык кисте. Бу кемгә ничек китереп суккандыр, анысын үзенә кагылган кеше үзе генә белә. Шәхсән үземә кагылганнарын гына язып үтмәкче булам.

Минем тез астына шактый нык китереп бәрде бу. Эш шунда ки, мин 2016нчы елның сентябрендә эштән киткән идем. Хезмәт хакыннан мәхрүм калу бу заманда үзе бер кыен хәлгә төшү дигәнне аңлата. Ярый пенсия бар инде бераз. Очын-очка ялгап яшәп булыр иде анысы. Тик башка яклары бар шул. Мәсәлән, эшләп торганда юлга аена 280 сум акча бирәләр иде. Көн саен эшкә барып-кайтыр өчен бу акча җитмәсә дә, ярап куя иде шунда. Эшләмәүчеләргә 427 сум бирелде. Хикмәт шунда, ул 427 сум мин эштән китү белән «автомат» рәвештә бирелә башларга тиеш кебек. Ләкин мин, эшләмәсәм дә, декабрьгә кадәр эшләүче булып саналам икән һәм ул һаман да 280 сум булып кала. Декабрь аенда Медведев әфәнде ул 280 сумның да 100 сумын кисеп, 180 сумга гына калдырды. Кызык хәл булды бу. Эшләмәүчеләргә ул 448 сумга кадәр артты. Социаль яклау үзәгенә барган идем: «Берни эшли алмыйбыз, шундый яңа приказ», – диделәр. Ул гына да түгел, эшләгәндә пенсиям белән хезмәт хакым икесе бергә 30 меңнән артык, дип, фатирны җылыткан өчен бирелә торган субсидияне бирмәделәр. Ярар, шулай булсын да, ди. Эштән киткәч, субсидия булыр, дигәннәр иде. Ләкин ул булмады. Закон буенча, мин шулай ук 2016нчы елның 31нче декабренә кадәр эшләүче пенсионер булып саналам икән. Әйткәнемчә, мине генә көтеп торганнар, диярсең: «Бах! Медведев әмере!» Миңа тагын шымытыр! Тагын бардым социаль яклау бүлегенә. Алар тагын шул сүзне әйтә: «Берни эшли алмыйбыз. 2017нче елның апрелендә килерсез. Бу елның октябрендә, бәлки, субсидия булыр». Ягъни, ел буена миңа субсидия юк дигән сүз бу. Мондый хәлдә бер мин генә калмаганмындыр, дип уйлыйм. Хөкүмәтнең бу гамәлләре әлеге дә баягы шул ук иске тунга тагын да искерәк ямаулык салуны хәтерләтә.

P.S. Кызык хәл, инде 5 ай эшләмим һәм хезмәт хакы алмыйм. Ләкин барлык пособиеләрне кисәләр. Әкәмәт кыргый законнар бу илдә.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии