- 14.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №9 (10 март)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Яһүд автоном өлкәсенең хокук саклау органнары законнарны үтәүгә бик җитди карый. Шушы көннәрдә биредә кызык кына бер суд процессы булды. 13 ел элек кылынган җинаять өчен Ставрополь өлкәсендә яшәүче бер колхозчыны хөкем иттеләр. Хәлләр болайрак була. Сергей Гулый исемле абзый автоном өлкәдәге бер хуҗалыкта комбайнчы булып эшли. Тик менә хезмәт хакын гына өч ел буе түләмиләр. Әле бит гаилә туендырасы да бар. Хәерчелектән тәмам гарык булган Сергей, комбайн бункерындагы ике тонна игенне сатып, бераз акча юнәтергә карар кыла. Эшелонлап урлаучыларны тотмыйлар, ә белер-белмәс колхоз малына кул сузучылар эзенә тиз төшәләр шул. Сергейны да эләктерәләр. Караклыкта гаеплиләр. Игенне дәүләткә кире кайтарып, эшне судка тапшыралар. Тик судтан повестка килми дә килми. Тормышлар авырлаша бара, Сергей Гулый, болай яшәп булмас дип, гаиләсе белән туган ягына – Ставрополь өлкәсенә күченеп китә дә бу вакыйгалар турында оныта…
Ул оныткан да бит, дәүләт Сергейның кырын эшен кичерә алмаган. 13 ел буе эзлиләр моны. Федераль эзләүгә бирәләр! Бирмәссең дә, бик куркыныч җинаятьче ич! Ике тонна иген урлаган, җитмәсә, урланган малны хуҗаларына кире кайтарган, аннан качып котылган. Мондый яман кешеләргә карата Русия Фемидасы аяусыз! Вак кешене сытарга кирәк бу илдә. Шулай итеп, Сергейны 13 ел узгач, Ставрополь өлкәсендә эзләп табалар, кулына богау салып, җәһәннәмгә, Яһүд автоном округына этап белән җибәрәләр. Әле ярый безнең суд гуманлы, кеше хәленә керә торган. Сергейга ике ел шартлы срок биреп, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан суд залында ук амнистия игълан итеп, иреккә чыгарып җибәрәләр. Шушы урында бичараның интегүләре бетте дип уйлыйсызмы? Юк, җәмәгать, ашыкмагыз. Ставрополь өлкәсе чиксез илебезнең бер читендә, Яһүд автоном округы исә икенче очында, Ерак Көнчыгышта. Берничә мең чакрым аерып тора аларны. Сергейны бирегә этап белән дәүләт чутыннан алып киләләр, ә инде суд шалт итеп карар чыгару белән, ирекле гражданин буларак, ул үз акчасына кайтып китәргә тиеш була. Гаиләсе Ставропольда бит. Ә юлга акча җитми. Әле ярый җирле телевидение бу үтә дә җитди һәм әһәмиятле процессны белеп алып, Сергей турында репортаж күрсәтә. Бер эшмәкәр, абзыйның хәленә кереп, тегеңә юллык акча биреп җибәрә.
Менә шулай, җәмәгать, законнар өстен булган, гадел илдә хөкем теләсә кайдан, теләсә кайчан эзләп таба ул! 13 ел элек Сергей колхозга теге ике тонна игенне кайтарган, ләкин гаепле икәнлеген барыбер исенә төшергәннәр. Федераль эзләүгә бирү, гаепләнүчене этаплау, фәлән кадәр кәгазь тутыру бюджетыбызга күпмегә төште икән? Күпме кешене эшле, окладлы, мәшәкатьле итә әнә шундый “җинаятьчеләр”.
Ә шул ук вакытта Санкт-Петербургта суд гаугалы карар чыгарып куйды. Берничә ел дәвамында туган тиешле кыз баланы көчләп торган бәндәгә алты ел шартлы срок бирделәр. Абый кеше туганнан-туган сеңелкәшен сабыйга 5 яшь чагында беренче тапкыр мыскыл иткән. Аннан, кешегә әйтсәң, үтерәм дип куркытып, әледән-әле пычрак гамәлләр кылып торган. Һәм шундый куркыныч җинаять өчен – бары тик шартлы срок кына…
Безнең ил колхозчылар белән көрәшүдә оста шул. Ә менә җитдирәк җинаятьләрне авызлыкларга көч җитми. Балаларны мыскыл итүчеләрне утырта алмыйлар. 2009 елның апрелендә Дәүләт Думасына утырып чыккан кешеләрне контрольдә тоту турындагы канун проекты кертелгән иде. Аның нигезендә, авыр җинаять кылучылар, шул исәптән педофилләр аерым исәпкә алына. Ләкин закон проекты проект булып кына кала бирә… Шул ук вакытта, балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләр 2003 елдан 24 тапкырга арткан.
Бу ике вакыйганы кабат күздән кичереп, бер нәтиҗәгә килергә мөмкин – илнең хөкем системасы тамырдан үзгәреш кичерергә тиеш. Ул, башка хезмәтләр кебек үк, планга, хисап саннарына кылынган. Елга фәлән кадәр эш каралып, фәлән кадәр хөкем чыгарылды дип, саннар белән “ялтырыйсы” бар. Әлбәттә инде, 13 ел элек караклыкта тотылган колхозчыны хөкем итү ансат, статистикага тагын бер суд утырышы өстәлде дигән сүз, судьяга артык баш ватып утырырга да кирәкми. Ә менә педофилләр белән авыррак. Гадәттә, бай, акчалы кешеләр ул, элемтәләре дә зур, алар белән тарткалашып утырып, кыйммәтле вакытыңны гына югалтасың. Шуңа күрә, суд залыннан ук борып чыгарып җибәрүең хәерлерәк. Эш кузгатмасалар, тагын дә әйбәтрәк… Без инде күптән планлы икътисадта яшәмибез кебек, ләкин ул планнардан беркая да китә алмадык. Тикшерү органнарында эшләүчеләрнең штраф салу планы бар, әйтик. Син оешма-предприятиеләрдә фәлән суммалык хилафлык табарга тиеш. Тапмасаң, хезмәт хакыңны кисәләр. Арттырып үтәсәң планны – премия түлиләр. Суд системасы да шулайрак. Барысы да план буенча яши. Саннар, күрсәткечләр артыннан куа. Һәм ул күрсәткеч артында төрле кешеләр, төрле язмышлар булуын беркем дә уйлап та бирми. Чөнки бу дәүләттә кеше турында кайгырту гадәте юк, җәмәгать…
Сәйдулла КУТУШЕВ
Комментарии