Авызыңны ипләп ач, әни – утыртмасыннар!

Авызыңны ипләп ач, әни – утыртмасыннар!

«Балаларыбызны тартып алмагыз!». Шул сүзләр белән хатын-кызлар 8нче декабрь көнне Казанның Дан скверына «Аналар митингына» җыелды. Башкалабыздагы әниләрнең мондый күтәрелеш серләренә төшенү өчен, чарада без дә катнашып кайттык.

Казанның Җиңү проспекты метро станциясе янында урнашкан Дан скверы янына халык җыелып беткәндә, сәгать көндезге 12 тулып киткән иде. Ял көне булуга карамастан, халык шактый (мәгълүмат чараларында артык яңгыраш тапмаган митингка да иллеләп кеше җыелсын әле!). Бирегә килүнең төп сәбәпләре: опека органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция бүлекчәләренең башбаштаклыгы һәм, иң мөһиме, гаиләдә көч куллану турында закон проектына кертелгән төзәтмәләр. Иң борчыганы – ахыргысы. Яңа закон буенча, ата-ана баласына карата көч кулланган очракта, гаепләнүче дип табылганы баласы янында яши алмаячак. Ул яшәү урыныннан китәргә мәҗбүр була. Бу очракта ата-ананы йорт алар исемендә булу да коткармый.

– Бүген һәр кеше тормышында булган иң кыйммәтле нәрсәне – гаиләне юкка чыгаруга юнәлдерелгән закон проектлары кабул итәләр. Бу – баланы анасыннан аеру дигән сүз. Дәүләт гаиләгә ярдәм итәр урынга, аны бетерүгә кереште, – дип башлады сүзен митингны оештыручы «Сул фронт» хәрәкәте активисты Евгения Исламова. Сүз уңаеннан, митинг килештерелгән иде.

Оештыручыларның бөтен җирдә дә гомуми сүз сөйләүләренә ияләнгән инде. Кем яки нәрсә яклы булсалар да, матур сүз куерта беләләр. Шуңа күрә чын судларда опека органнарының законсыз гамәлләре белән очрашкан гаиләләр белән танышу күпкә кызыклырак булыр. Хәер, митингта катнашучыларның күбесе – шундый органнардан зыян күргәннәр. Мәсәлән, Диләрә Гайсинаны гына алыйк. Бу ана инде өч ел буе «дәүләт» белән көрәшә.

Диләрә ханым – ике бала анасы. Аның кулы астында 15 яшьлек кызы һәм 9 яшьлек улы үсә. Ләкин инде өч ел гаиләне Совет районының опека бүлеге хезмәткәрләре эзәрлекли. Аларның бу адымын ана Русия һәм Татарстан президентларына авария хәлендәге йорттан күчермәүләре турында хат язудан, дип белдерә.

– 2013нче ел азагында фатирны яшәргә яраксыз дип таптылар, ә 2014нче елның гыйнварында янгын чыкты, шуңа күрә анда калу мөмкин хәл түгел иде, – дип сөйләде Диләрә Гайсина. – Безне маневр фондына күчерделәр, ягъни билгеле бер вакытка яшәү җире булдырдылар. Әмма 2017нче елда Казан башкарма комитеты дәгъвасы буенча, суд безне урамга куып чыгарды – йортсыз калдык. Шул вакыттан бирле күченеп йөрибез, чөнки план буенча йортыбызны 2021нче елда гына күчерү планлаштырыла. Шул ук вакытта Совет районы хакимиятенең опека бүлегендә балаларымны миннән тартып алуның төп сәбәбе яшәү шартларының начар булуында дип атаганнар иде.

Ана сүзләренә караганда, ул бәйрәмнәр оештыручы булып эшли. Шуңа күрә яшәү урынын үзгәртә, балаларын да үзе белән алып йөри. Аның бу адымнарын опека бүлекчәләреннән качу дип тапканнар. Ләкин быел, октябрь аенда, Гайсина судта җиңүгә ирешкән. Әмма проблема моның белән генә чишелмәгән.

– Проблема торак булмау белән генә бәйле. Әллә кайчан фатир бирәсе урынга, минем исемгә елга берничә беркетмә тутыралар. Янәсе, мин ата-ана вазыйфаларын үтәмим икән. Соңгы беркетмәне бер атна элек тутырдылар. Бергә эшләүче иптәшемне 112 номерына шалтыратып, ялган сөйләргә этәргәннәр. Имештер, минем 9 яшьлек улыма куркыныч яный. Ә малаем дәресләрдән соң, гел минем эш урыныма килеп, мине көтә иде. Урамда туңып тормасын өчен, аңа ачкыч та бирә идем. Шул көнне эшем күп булды, аның янына тиз генә килә алмадым. Баланың үзе генә икәнен күреп, теркәп куйдылар. Түрәләр бик начар кыланалар: без әле дә арендалаган торак өчен дә, янып беткән фатир өчен дә түләп торырга мәҗбүр.

2018нче елда ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән Екатерина Сафина да опека органнарыннан канәгать түгеллеген белдерде:

– Миңа яла ягып, ике кызымны тартып алдылар. Фатирга түләмим, балаларымны карамыйм, алар чүплектән-чүплеккә йөри, акылга зәгыйфь икән, янәсе! Ана хокукыннан мәхрүм иттеләр, ләкин минем әнием бар. Ул кызларымның – әбисе. Ул үз исеменнән опеканы рәсмиләштерү өчен Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенә мөрәҗәгать иткән иде. Анда торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычларыгызны түләсәгез, балаларыгызны кайтарырбыз дип җавап биргәннәр. Бу балалар белән сәүдә итү түгелмени? Димәк, кызларымның һәркайсын 50 мең сумга бәяләгәннәр булып чыга!

Аналарның һәр сүзләре дә дөреслеккә туры килә дип әйтеп булмый. Моны дәүләт органнары үзләре дә хәл итә алмый, ләкин һәр ананың да дөреслеккә омтылуы күренә. Яңа кабул ителгән закон проекты аларны бөтенләй кайгыга батыра да инде. Ниндидер бер аңлашылмаучанлык яки яла ягу аркасында, ана баласын бөтенләй дә күрмәскә мөмкин бит. Үзен гаиләнең традицион кыйммәтләрен һәм гражданнарның конституциячел хокукларын көчләп цифрлаштырудан саклау буенча иҗтимагый комитет координаторы итеп таныштырган Николай Мишустин да шул ук фикердә.

– Бу закон нигезендә «гаилә» сүзе юкка чыгачак, гаилә көчләү чыганагына әйләнәчәк. Гаилә бөтен дәүләттән дә иртәрәк барлыкка килгән. Гаилә – ул башлык һәм хакимиятнең беренче чыганагы. Балалар яисә гаиләнең теләсә кайсы әгъзасы ананың яки атаның ачудан ялгыш чыгып киткән һәр дорфа сүзе, яисә качырып калган акчасы өчен дә аңа карата гариза яза ала һәм аны йортсыз калдыру мөмкинлегенә ия булып чыга түгелме? Ул кеше бомжга әвереләчәк. Ләкин йортына да якын бара алмый, чөнки 100 метрга якынлашса, аны төрмәгә утыртачаклар, – ди ул. Дөрестән дә, закон буенча гаиләдә көч кулланучы, кыерсытылган «корбаны» янына 50 метрдан да якынрак килә алмый. Бу канунга көлеп караучылар күп. Социаль челтәрләрдә «демографияне арттырабыз дип хыялланган дәүләт, киресенчә, гаиләләрне чистарта», диючеләр бар. «Бу закон нигезләмәләре гаилә кыйммәтләренә яный һәм Конституциягә каршы килә бит», дип санаучылар да шактый. Хәер, ияләнергә вакыт. Акны караны аера белмәгән дәүләттә халык «ура» кычкырырлык бер генә закон да юк шул әлегә.

Рәйдә НИГМӘТҖАНОВА

Комментарии