Кулакларны кайтарырга, мәктәп ишеге төбенә Росгвардияне куярга…

Кулакларны кайтарырга, мәктәп ишеге төбенә Росгвардияне куярга…

Игътибар иттегезме икән: соңгы вакытта депутатларның, эреле-ваклы чиновникларның тузга язмаган тәкъдимнәре, акылсыз сүз сөйләве ешайды. Дөрес, бу яңалык түгел анысы. Ләкин җәй-кыш алай ук күп булмый шикелле. Әллә хәзер көзге кискенләшү чоры инде, әллә Дәүләт Думасында «иң ахмак тәкъдим»гә конкурс игълан ителгән шунда…

Саратовта министр «3500 сумга да типтереп яшәп була» дип белдергән булса, Свердлауда чиновник Ольга Глацких яшьләргә «дәүләт сезгә бернәрсә дә тиеш түгел» диде, «ата-анагыз тапкан бит сезне – димәк, алар тиеш, дәүләт сезне табарга кушмаган» дип, ныклы дәлил дә китерде. Сүз уңаеннан, Саратов министрын эшеннән алдылар, Свердлаудагы чиновникны да әлегә вазыйфасыннан читләштерделәр. Бөтенләйгәме… әллә гафу итәрләрме. Глацких үзе «сез мине дөрес аңламагансыз» дип акланды.

Дөрес аңламыйбыз инде без. Ни галәмәттер инде ул. Аптырагач, ДәүДуманың мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышов халыкка чиновникларның сүзләрен аңлата торган махсус комиссия булдыру тәкъдиме белән чыкты. Халык белән җитәкчелек арасында упкын бик зур. Менә шул упкынның ике ягындагы ике ярны тоташтыра торган комиссия-күпер кирәк икән. Сезнең һәм безнең акчага яши торган тагын бер бюджет органы дип аңларга инде моны. Дөрес, Чернышов әфәнде күп кенә коллегалары кебек тәкъдимне һавага ыргытты да шуның белән бетте түгел. Яхшылап аңлатып күрсәтте ул, күренеп тора – әзерлекле. «Яңа комиссия булдыру ул әле анда 15 мең чиновникны утыртып кую дигән сүз түгел. Халыкка аңлатучы ролендә, мисал өчен, без ышана торган журналистлар була ала. Халык дөресен белергә тиеш», – дип белдерде ул. Бездә андый «аңлатучылар» бар инде. Тик, күрәсең, Песковлар, Киселевлар үзләре генә «аңлатып» өлгерми торгандыр. Сәер сүзләрне күбрәк ычкындыра башлады шул түрәләребез.

Менә, мәсәлән, соңгы вакытта булган хәлләр генә. Курган өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вадим Шумков та Свердлаудагы коллегасы Ольга Глацкихтан үрнәк алырга булган, ахрысы. Курган дәүләт университетында очрашу вакытында, бер студент Вадим әфәндедән: «Аз керемле студентларның стипендиясен арттыру күздә тотылмыймы?» дигән сорау биргән. Акча сораганны яратмыйлар инде бездә чиновниклар. Шумков та кызып киткән. Шул кызган баштан: «Мин үзем дә студент булдым, ләкин ярдәм сорау турында уй башыма да кереп карамады. Мин эшләп укыдым. Һәм моннан тәм таба идем. Чөнки мин ир-ат, ә ир-атка нәрсәдер сорау оят булырга тиеш», – дип әйтеп ташлаган, дип китерә аның сүзләрен «URA.RU». 1991нче елда Томск дәүләт университетының юриспруденция бүлегенә укырга кергән Шумков әфәнде, бәлки, эшләп укыгандыр да, чөнки ул заманда бу мөмкин булган әле. Ә хәзер югары уку йортларында балл системасы. Дәресеңне калдырсаң – баллыңны киметәләр, семестр ахырында баллың җитәрлек булмаса – куып чыгарырга да күп сорап тормыйлар. Шуңа күрә Курган университеты студентына айга 2400 сумга (җирле басмаларга ышансаң, университетта стипендия шуның хәтле. – Авт.) яшәргә кала инде. Хәер, Шумков бу хәлдән чыгу юлын күрсәткән үзе. «Урам җыештырырга кешеләр җитми. Моның өчен без түләргә әзер», – дип, студентка эш тәкъдим итәргә дә өлгергән.

Владимир Жириновскийның әйткән сүзләрен берәр язучы теркәп барамы икән ул? Барса, аның сүзләрен җим итеп алып, менә дигән юморескалар язып булыр иде бит! Тагын нинди мөгез чыгарган инде, дисезме? «Урыс дәүләтен» ныгыту өчен, төбәк башлыкларын «хуҗа», ягъни «хозяин» дип атарга тәкъдим итте (губернатор яки республика башлыгы дигән читтән кергән сүзләр безгә кирәкми!). Моның белән генә бетми: авыл җирлегендәге фермерларны – кулак, ир-атларны – барин, сударь, хатын-кызларны – барыня, сударыня дип атарга кирәк икән. Жириновскийның фикер сөрешен дәвам итсәң, «барин» дәрәҗәсенә җитеп бетмәгәннәр «холоп», ягъни кол дип аталасы микән? Ә кулакларның язмышы ничек булып беткәнен беләбез инде.

Шушы көннәрдә генә «Бердәм Русия» депутаты Сергей Вострецов, балигъ булмаган балалары килештерелмәгән урам чараларына чыкса, әти-әниләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Анысын ишетми калдылар, дип булса кирәк, тагын бер тәкъдимен яңгыратырга ашыкты: белем бирү оешмаларын Росгвардия хезмәткәрләре сакларга тиеш, диде. Мәктәптәге проблемаларның сәбәбен ачыклыйсы һәм аларның тамырын корытасы урында, ишек төбенә кораллы полиция бастырып куясы икән. Хәер, бу символик күренеш булачак инде: балалар кече яшьтән үк илнең полиция дәүләтенә әйләнүен күреп үссен! Президент Владимир Путин, 2018нче елга полиция хезмәткәрләре дә, аларга бюджеттан тотылган чыгымнар да кимиячәк, дигән иде (Росгвардия шуның өчен булдырылды түгелме соң инде?!), ләкин мәктәп саен бер хезмәткәр генә куя башласаң да, штатны тагын арттырырга туры килмәгәе. Йә террорчыларны ауларга тиешле Росгвардия мәктәп балаларын тикшерүгә генә кайтып калачак инде.

Менә без чиновникларны сүккән булабыз. Чынлыкта, аларның башлары бөтенләй үк эшләми түгел бит. Хәтта башы эшләми торган чиновник та теленә нәрсә килде шуны сөйләргә ярамаганлыгын белә. Саратов министры кебек элекке коллегалары тәҗрибәсеннән белә ул моны. Шулай да вакыт-вакыт әллә ниләр әйтеп куялар. Шик туа: әллә соң шушы юләр сүзләргә ышыкланып, бездән берәр җитди нәрсәне яшерергә, игътибарыбызны читкә юнәлтергә телиләрме? Без чын тырышып Жириновскийларны сүккән арада, тагын берәр «пенсия реформасы» кабул итеп куймагайлары…

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии